Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ӘСИРЛЕКНЕҢ АЧЫ ГАЗАБЫ

Саба районында күп кешеләргә яхшы таныш булган, үз фәненнән тирәнтен белем биргән, яраткан укытучыбыз Галим Валиевичка багышлыйм бу язмамны.

    Җәй. Үзем көннең матурлыгына сокланам, ә үзем гүя классташларым белән карлыган куагыннан эре-эре бөртекле кара карлыганнар җыйныйбыз. Шунда ук карлыган куаклары кырыенда безне күзәтеп басып торучы яраткан укытучыбыз, бакчачы Мөхәммәтгалим абыйны күрәм. Үзе елмаеп нәрсәдер әйтә, сөйли, ә кисәк-кисәк куллары белән ишарәләп нәрсәдер аңлатырга да тели. Нәрсә әйтергә теләгәнен ишетергә теләп янына барыйм дисәм, ул каядыр күздән югалды, юкка да чыкты. Шул мизгелдә мин йокымнан уянып киттем. Үзем уяндым, ә күземне ачарга да куркам, төшемнең дәвамын күрәсем килә. Бу төш кайдан керде миңа, ә бәлкем укытучыбыз Мөхәммәтгалим абый Вәлиевның: “Менә, укучым, Саба мәктәбендә кайчандыр авыр заманаларда без дә укыткан идек, безнең кебек ветеранны да искә алыгыз. Безнең кебек ветераннар да катнашты бит, булдыра алганча  үз көчләрен куйдылар мәктәбебезнең төпле нигезен төзүдә” – диеп, үзләрен дә онытмаска өндәве булгандыр. Әйе, Мөхәммәтгалим Валиев шикелле Бөек Ватан сугышында катнашкан яраткан укытучылар күп эшләде, төпле белем бирде  без укыган елларда.

    Күпләрнең яраткан укытучысы, бакчачы Мөхәммәтгалим абый күңелгә баш миенең нечкә җепселләре арасына кереп урнашты, истән чыкмады. Ә аның язмышын, тормыш юлын белүче кеше Сабада булмагандыр, мөгаен. Бу Саба якларына кайдан килеп чыккан, төп чыгышы кайдан булуын, ничек яшәвен, тормышында нинди сикәлтәле юл узуын бик тә беләсе килә иде. Күп эзләдем үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешенең тарихын белүчене. Интернеттан Наил исемле улы барлыгын белеп, аның белән ничек булса да очрашырга теләвемне яздым. Улы да әтисенә охшаган ачык, сүзгә юмарт, төпле кеше булып чыкты. Без аның белән килешенгәнчә очраштык һәм  каршымда күпләрнең яраткан яшь вакыттагы укытучысы Мөхәммәтгалим абыйга ике тамчы су кебек охшаган улы Наил басып тора иде. Мин очрашуыбызның сәбәбен аңлаткач, бик үтенгәч, ул әтисенең тормышын сөйләргә булды.

   ...1909 елның матур көзендә Лениногорск өязе Иске Шөгер авылында эшче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул.  Исемен Мөхәммәтгалим дип кушалар. Әтисе бетон эшкәртү заводында эшли.  Мөхәммәтгалимгә бер яшь тулганда әнисе дә эшкә чыга, чөнки ишле гаиләне бер әтисе хезмәтенә генә туендыру авырлаша. Җитмәсә илдә ашамлыклар бәяләре  күтәрелә. Гаиләдә киңәшләшкәч, әтисенең туган ягы Мөслим районы Табын авылына күчеп кайтырга карар итәләр. Анда кечкенә Мөхәммәтгалимнең әби-бабасы, туганнары да яши. Малай укырга керә, белмәгәннәрен, авыр бирелгән фәннәрне апалары һәм  абыйлары Мөхәммәтша белән Шәйми өйрәтә. Мөхәммәтгалим гарәп телен үзләштерә башлый һәм яшүсмер яшендә аны “су кебек” эчә. Илдә революция җилләре исә башлагач, әтисен армиягә алалар. Тормыш авырая, ләкин әби-бабай, әнисенең тырышлыгы белән гаилә ач булмый әле. Бер елдан яраланып сугыштан әтиләре кайта. Озак та үтми илдә, гражданнар сугышы куба. Аларның күз алларында кемнәр генә сугышмый: бер карасаң “кызыллар”, икенче карасаң “аклар”. Өлкәннәрнең кисәтүенә дә карамастан, Мөхәммәтгалим дә абыйлары белән кача-поса чын сугыш карарга бара. Ак чехлардан калган гильзалар җыйнап кайталар. Әтиләре аларны күргәч, улларын бик каты орыша һәм авыл читендә, матурлыгына мәдхия җырлана торган күлләрдә урнашкан утрауларга алып китә. Малайлар утрауда урнашкан балыкчылар алачыгында балык тотып, өйдән бирелгән икмәкне ашап яшиләр. Шулай итеп, әти кеше улларын үлемнән саклап кала.

    Ләкин бу сугыш мәһшәрнең беренче баскычы гына икәнлеген алар ул елларда тоемлый алмыйлар әле. Аннан соң тагын бер афәт, ачлык килә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев