Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сугыш ветераны Хәбибрахман Кәримов фотолары күргәзмәсе. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышлана

Әтисе турында Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рәшит Кәримов истәлекләре:

“Минем әти, Хәбибрахман Кәлимулла  улы  Кәримов 1921  елда  Байлар Сабасында туган. Гаиләдә өлкән малай буларак,  14  яшеннән  хезмәт  юлын  башлый. Саба  һәм  Теләче районнарында  киномеханик эшен башкара. 1940 елда Кызыл Армия  сафларына  алына  һәм 1948  елны демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышын Тула шәһәрендә каршылый һәм Германиягә кадәр  барып җитә. “За отвагу”, “За оборону  Москвы”, “За взятие Кенигсберга”, “За  победу над Германией” һәм башка  сугышчан  медальләр белән  бүләкләнә.

Туган ягына кайткач, Сабада яшелчә киптерү заводында, янгын сүндерү частендә, типографиядә, инкубатор-кошчылык  станциясендә  җитәкче  урыннарда  эшли.  Күп җәмәгать  вазифаларын башкара.  1981елда  лаеклы   ялга  чыга. 1989 елда  вафат була  һәм  Саба зиратында  җирләнә.  Хәбибрахман  Кәримов  1950 елларда   фотография белән  кызыксына башлый.  Ул аның гомерлек  мавыгуы булып әверелә.  Әлеге  чорда  бу эш белән шөгыльләнүчеләр  аз булу  сәбәпле,  район тормышының   күп  мизгелләре Хәбибрахман  Кәримов  фотографияләре  белән  истә  кала.  Шулай ук ул заманда  район газетасы битләрендә дә  аның  фотохезмәтләре  еш күренде.  Мин, аның улы буларак,  йорт архивында  сакланган  кайбер   фоторәсемнәрне күргәзмәгә куям. Монда бит кемнеңдер әти-әниләре, туганнары бер мизгелгә мәңгеләштерелгән”.

1. Ветераннар очрашуы. Сулда – Нәҗип Әлмөхәммәтов (Саба, 1914-1984).

2. Янгын   сүндерү  хезмәткәрләре. Сулда –  Ибраһим Әлмөхәммәтов,  уңда начальник Х.Кәримов. 1950нче  еллар.

3. Сабантуйда (инкубатор станциясе арты). Сулдан район газетасы редакторы Хөснулла Шәфигуллин,  язучы Мәгъсум Хуҗин,  “Сельхозтехника” район берләшмәсе  управляющие Фәргать Шаһвәлиев,  халык  судьясы Җиһанша  Мөбарәкшин.

4. Композитор-баянчы  Фәрит Хатыйпов. (Саба  мәдәният йортында  эшләгән чагы. 1960 еллар уртасы).

5. Район активы (Саба  мәдәният  йорты бинасы артында) 1960 еллар.

6. Район эчке эшләр  бүлеге  коллективы.  Сулдан өченче утыра начальник  Т.Хафизов. 1950 еллар ахыры.

7. Саба Сабантуе  күренешләре. 1950 еллар  ахыры.

8. Хәзерге сөт-май заводы  арты. 1950 еллар.

9. Эзмә Сабантуе мәйданы. Уңда  – көрәшче Муллагали Нәбиев. 1970 еллар.

10. Сабаның 1958 елдагы Пролетар урамы (хәзерге Татарстан  урамы).

11. Район башкарма  комитеты рәисләре Саба Сабантуенда. Сулдан Рафаэль Йосыпов,  Хөснулла Гасыймов, Габделхак Мәүлин.

12. 1960-1970 елларда шушы күчмә трибунадан  сөйлиләр  иде (хәзерге мәчет каршы).

13. Сабаның  үзәк  урамы. Анда мин (Рәшит Кәримов) туганнан туган абыем Риф Вблиев белән.  Ул 12 яшеннән  алып пенсиягә чыкканчы “Сельхозтехника” район берләшмәсендә  эшләде.  Арткы планда Дәүләт банкының  Саба бүлекчәсе  бинасы. 1955 ел.

14.  9 Май – Җиңү  көне демонстрациясе. Арткы планда төзелеп   килүче район элемтә бүлекчәсе бинасы. 1970 еллар  ахыры.

15. 1 Май бәйрәме демонстрациясе  колонналары.

16. Сабаның  үзәк  урамы. 80нче  еллар.

17.  9 Майда сугыш ветераннары очрашуы. Сулдан Х.Кәримов. Г.Гаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X