Сынмадык, сыгылмадык (гыйбрәт)
Быел 10 мартта миңа 95 яшь тулды. Бу көнне котлау сүзләрен бик күп ишеттем. Әмма дә ләкин ил башлыгы Владимир Путиннан котлау телеграммасы алуымны соңгы сулышымача онытасым юк. Мин – укытучылар гаиләсеннән. Энем Илдус, сеңелләрем Мәдинә, Ясминә, Флюра – укытучылар. Әтиебез Кәримҗан Әшрәфҗанов-Фазлуллин да Әрә-Тугай авылында башлангыч мәктәп мөдире һәм бер үк вакытта укытучы да иде.
Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, мине Норлат районындагы Олы Ачасыр мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрделәр. 1940-1941 уку елын тыныч кына укытып чыктык. Әмма безнең кебек яшь кызларны да фронтка җибәрә башладылар. Миңа да Норлат хәрби комиссариатыннан фронтка китәргә дигән хәбәр килде. Мәктәптә укыту эшен ташлап, өйләребезгә юл кирәк-яраклары алып килергә кайтып киттек. Билгеле, әти-әни, туганнар өчен бу авыр хәбәр иде. Алар юлга хәзерләп, азмы-күпме икмәк киптереп, әти колхоздан ат алып, мине Ачасырдагы фатирым хуҗасы Хәтимә Гайнуллиналарга китереп куйды. Көтмәгәндә-уйламаганда, бер көнне безне фронтка алмаска дигән хәбәр китерделәр, укытучылык эшен дәвам итәргә рөхсәт бирделәр. 1942 елның 14 августында район мәгариф бүлеге мине Күгеш авылы мәктәбенә татар теле укытучысы һәм завуч итеп күчерде. Бу елларда анда мәктәп директоры булып Ибраһим абый Әмирханов эшли иде. Аны 1943 елның 9 апрелендә сугышка алып киттеләр, район мәгариф бүлеге аның урынына мине билгеләде.
Мәктәбебез ике сменада эшләде. Колхоз идарәсе рәисе Шәңгәрәй абый янына барып, ул мәрхүм инде, укучыларга кайнар аш пешерәсе иде дип, бәрәңге сорадык. Шәмсенур апа тозсыз бәрәңге шулпасы пешерде. Укучы балалар, ата-аналар шуңа бик канәгать, риза булдылар. Чөнки гаиләләрдә төрле үлән ашы, черек бәрәңгедән “матык” кына пешерәләр иде. Икмәк, тоз, шикәр һәм башка азык-төлек турында уйлаган да булмады.
Мәктәптә укыту эше белән бергә, дәресләр тәмамлангач, йортлар буенча йөреп, фронтка җылы киемнәр, танк, самолетлар төзү өчен акча җыю, авыл кешеләренә сугыш барышын аңлатып тору, төннәрен колхоз кырында, склад янында эшләп, фронтка икмәк хәзерләүдә катнашу да безгә – укытучыларга йөкләнгән иде.
Сугыш елларында без мәктәбебездә барыбыз да бердәм булып, бик тырышып эшләдек, укуларның өзелүенә юл куймадык. Район мәгариф бүлеге миңа рәхмәт белдерде. Рәхмәт хаты әле бүген дә мәктәп музеенда саклана.
...Шулай бер көнне мин бер сыйныфта ата-аналар киңәшмәсе үткәреп алуны планлаштырган идем. Шул ук көнне кичен авыл клубында күңел ачу (бездә аны “вечер” дип йөртәләр) билгеләнгән икән. Икеләнеп тормастан, тальян гармунымны кыстырып, клубка ашыктым. Кул чабып каршыладылар, соңыннан рәхмәт әйтеп озаттылар. Шундый афәтле елларда да ял кичәләрен үткәрүгә мин беркайчан да каршы килми, авылыбызның тол хатыннарын, картларны-карчыкларны, төрле сәбәпләр белән сугышка алынмый калган ир-атларны бик азга гына булса да кайгы-сагышлардан бушанып торырга, ял иттереп алырга тырыша идем. Укучыларга гап-гади бер дәрес бирүче генә булып калу турындагы уйлар минем башыма да килми иде. Укучылар күңелендә эз калдырырлык дәресләр бирү өстенә ничаклы иҗтимагый эшләр башкарырга, лекция-докладлар, әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрергә, нихәтле концерт-спектакльләр куярга туры килә иде безгә!
Туган авылым Әрә-Тугайның тарихы еракларга барып тоташа. Аның күренекле шәхесләре арасында ярты гасырдан артык гомерен аң-белем бирүгә багышлаган орденлы педагог, җәмәгать эшлеклесе – әтием Кәримҗан Әшрәфҗанов-Фазлуллин да бар. Авылдашлары аны бүген дә хөрмәтләп искә алалар. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында каты яраланып, авылга 1918 елда гына әйләнеп кайта. 30 яше дә тулырга өлгермәгән әтиебезне мәгариф органы җитәкчеләре һәрдаим күз уңында тоталар. 1928 елда, ягъни миңа 5 яшь булганда ул Чуашстанның Кармыш авылына укытучы итеп билгеләнә. Биредә җидееллык “ШКМ” мәктәбен оештыра, укыту-тәрбия эшләрен җайга сала, ә инде 5 елдан соң туган авылына әйләнеп кайта, башлангыч мәктәп мөдире һәм укытучысы булып гомеренең азагына кадәр эшли. 1969 елда ул бакыйлыкка күчте.
Бертуган абыйсы Казан дәүләт педагогия институты профессоры, педагогия фәннәре академиясенең татарлардан беренче әгъза-мөхбире Мөхәммәт Фазлуллин киңәше белән әтиебез Әрә-Тугай авылы тарихын язды. Бертуган энем Илгизәр Фазлуллин, аны әдәби яктан эшкәртеп һәм редакцияләп, шул тарихтан “Без кара тактадан ничек файдалана башладык” дигән өзекне 1977 елда “Совет мәктәбе” журналының 11 нче санында бастырып чыгарды. Танылган журналист, күп санлы җырлар авторы буларак, ул үзенең “Әти сүзе” дигән шигыре белән дә безне шатландырган иде.
Шуны әйтәсем килә: башыннан сугыш михнәтләрен кичергән буын кешеләренең күбесе тыныч кына картаерга күнекмәгән. Менә мин дә бүгенге имин таңнар белән илһамланып, шигырьләр, җырлар, истәлекләр иҗат итәм, ерактагы яшьлек дусларым белән хатлар алышып, хәбәрләшеп яшим. Моннан берничә ел элек “Мин картайдым, димәгез” дип исемләнгән шигырьләр, истәлекләр җыентыгым басылып чыкты.
“...Хәзер дә әле авылда берәр яңалык булса, вакыйганың иң түрендә Әминә апа булыр. Инде күптән лаеклы ялда булса да, аның яшь булып калуына искитәрлек. Гомер буе авылдашлары белән мәш килеп аралашып яшәгән Әминә апаның һәркемгә әйтер сүзе бар. Яшьләрнең генә түгел, өлкәннәр дә аның сүзен, төпле киңәшләрен ишетәселәре килә. Яңа мәчет ачыламы, изге чишмәне яңарталармы, яшьләр өйләнешәме, бала дөньяга аваз саламы – бу тантаналарны Әминә ападан башка күз алдына хәтта китереп тә булмый. Һәм һәрбер чыгышын ул шигъри бәйләмгә салып үрә”, – дип язган укучыларым китапның кереш сүзендә.
“Остазым Әминә апа” дип эндәшүчеләр арасында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Урта Шөн авылында яшәүче халык мәгарифе отличнигы, әдәбият, иҗат белән бик якыннан кызыксынып торучы Дамира ханым Әмирханова да бар. Ул – Ибраһим абыйның кызы. “Әминә апаның, – дип язган иде ул бер язмасында, – туган ягыбызның матур табигате турындагы шигырьләре балачагыма алып кайтты, иҗаттагы акыллы киңәшләре яшьләрне матур итеп яши белергә, өлкәннәрне узган гомер белән горурланырга өйрәтә...“
Әминә Фазлуллина.
Яшел Үзән районы, Айдар авылы
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев