Сыныкка сылтау…
“Сыныкка сылтау табыла”, — дигән мәкаль бар. Бүгенге зәвыксызлыкның, әхлаксызлыкның, телсезлекнең төп сәбәбе – ана телебездә язылган, әдәби телдә иҗат ителгән әсәрләр икән бит!.. Кичерегез, мәрхүм Әмирхан ага, Аяз абый, Мөхәммәт абый кебек олпат әдипләребез!
“Әйтелмәгән васыять”, “Җомга көн кич белән”, “Торналар төшкән җирдә” шикелле, исемнәре үк тел очында җырлап торган әсәрләрегез белән сез татар укучысын китаптан да, матбугаттан да читләштергәнсез; җанны айкап-айкап ала торган җөмләләрегезне укып аңларлык түгел икән лә. Узган гасырда ничәшәр мең тираж белән чыккан китапларыгызны кулдан-кулга йөртеп укыганнар да аңламагандыр …
“Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар… Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә…” Гафу итегез, татар кешесе мондый җөмләне аңламый! Татарча белә ул, нишләп белмәсен, авыл һәм аның тамырлары исән чагында, татарча белүчеләр алга таба да булачак!
Тик татарча белүчеләр – алар, нигездә, авылда яшәп, бүген дә телне саклап торучылар – журналист егетебез әйткәнчә, “ниндидер катлаулы сүзтезмәләрдә башын катырасы килмәгәннәр русча укый” икән бит! Чөнки рус әдипләре сезнең шикелле бөдрә-бөдрә җөмләләр язып кеше башын тинтерәтми, шуңа күрә бүген безнең татарча белгән татарларыбыз олысы-кечесе егылып рус әдәбиятын укый икән.
Яки… кайда ничә кеше үлгән, кайсы артист иртән нәрсә ашаган, ничә сумлык эчке күлмәк киеп йоклаган – аңа менә шушындый гади, кеше аңларлык телдә, чыктым аркылы күпер рәвешендә язылган язмалар бирегез!.. Бүген кайбер татар журналистлары, “бөек” милләт вәкилләреннән үрнәк алыпмы, грим бүлмәсендә кием алыштырган артистлар арасында диктофон тотып, аларның сөйләшкәнен яздыра, меңнәр “егылып укымалы” шедеврлар тудыра! Менә ул – ул чын матбугат, менә ул халыкны, акчага, малга сәҗдә кылудан аерып, китапка тартырлык чын әдәбият…
Тулы бер милләтне шулкадәр надан, шулкадәр түбән зәвыклы дип бәялисез икән, әйдәгез соң, сез тәкъдим иткән “әдәбиятны” тагын да ныграк югары күтәрик. Эстрада сәхнәсендә маймыл шикелле әрле-бирле сикерә, көтүдәге сарыкларны кугандай, “киттек!” дип кычкыра белгәннәрне, залда утырган хатын-кыз затын “апашкалар” дип зурлаган җырчыларны йолдызлар биеклегенә менгердек бит әле, әдәбиятны гына менгермәскә…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев