Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

СЫЙФАТЛЫ БЕЛЕМ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ

Күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар”, – дип язган. Мәктәп елларыннан хәтергә уелып калган шушы гыйбарә бүген дә һәр иртәдә мәктәпкә озата. Тик элегрәк үзебезне белем бирүче укытучы дип санасак, бүген гамәлгә кергән Федераль дәүләт стандартлары безнең мәктәпкә килүебезнең максатына да яңалык кертә.

Дәүләт  стандартлары заман укытучысыннан предметны яхшылап белү белән бергә, үзендә башка бик күп төрле компетенцияләрне формалаштыруны таләп итә. Шулар арасында дәүләт  стандартларын, укыту процессының методикасын, заманча укыту технологияләрен  белү мөһим урын ала. Белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандарты укытучылар алдына заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Гимназиянең педагогик коллективы өчен “2016-2020 елларда “Мәгарифне үстерү” максатчан программасын тормышка ашыруда катнашу – мөһим инновацион чараларның берсе.

  2016 елда республиканың төньяк-көнбатыш районнары мәктәпләренә “Белем бирү сыйфатын бәяләү системасын өйрәтү” инновацион проекты белән Россиянең 100 мәктәбе арасыннан  гимназиябез “Мәгарифне үстерү”  максатчан программасының ачык конкурсында җиңү яулап, федераль  дәүләт грантына ия булды. 2017 елдан “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Байлар Сабасы гимназиясе, инновацион эшчәнлек таләпләренә туры килердәй сыйфатлы белем бирүне күздә тотып, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтының стажировка мәйданчыгы функциясен башкара. Инновацион белем бирү тәҗрибәсен алга таба да уртаклашу буенча гимназия үсеш үзәгенә әйләнде.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк: педагогик инновация бары тик иҗади процесста гына үсә ала. Кабул ителгән традицияләр белән беррәттән, укытучы-новатор үзенә индивидуаль  йөзен, кабатланмас эш стилен сакларга һәм үстерергә тиеш, чөнки фән өчен нәтиҗә генә түгел, ә ул нәтиҗәгә ирешү юлында кулланылган алымнар аеруча мөһим. Бүген гимназия укытучылары үз предметлары кысаларында гына түгел, ә предметларга бәйләнешләрне мөмкин кадәр тирәнрәк һәм камилрәк үстерергә тырышалар.

  “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы укытучыларга яңа биеклекләр яуларга һәм үз эш тәҗрибәләрен федералькүләм дәрәҗәдә күрсәтү, уртаклашу мөмкин­леге тудырды. Гимназия директоры  Айгөл Хәнә­фие­­ва  җитәкчелегендә Фә­ри­дә  Сөнгатуллина,  Ләй­лә Мөбарәкшина, Алсу Хә­сәнова составындагы тью­тор төркеме Киров һәм Орен­бург  өлкәләре, Тыва республикасының  төрле шә­һәр һәм районнары белән оештырылган хезмәттәшлеге - моның ачык мисалы. Киң аудиториядә  Рафыйга Газиянова,  Мөршидә Хәлилова, Гөлнар Хисамова, Лилия Нуриева,  Айсылу Ганиева, Эльвира Галимова, Алина Исынбаева, Миләүшә Рәхимова   күрсәткән дәресләр, мастер-класслар бу юнәлештә үзләреннән зур методик һәм дидактик өлеш кертәләр.

  Россия Федерациясе субъектлары мәгариф хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек төрле формада дәвам итә. Мәсәлән, 2017 елда гимназия укытучылары Римат Гарифуллин, Айсылу Ганиева, Илсинә Сәйфиева бөтенроссия фәнни педагогик конференция-вебинарда дәүләт имтиханнарына әзерлек темасын яктыртып, уңышлы чыгыш ясадылар. 2018 елда  гимназия базасында Мәгарифне үстерү институты белән берлектә  төбәкара семинар-киңәшмә оештырылып, анда Красноярск, Башкортстан, Чечня, Бүрәтия, Тыва, Хакасия, Удмурт республикаларыннан, Мәскәү, Киров, Самара, Воронеж өлкәләреннән 106 укытучы катнашты.

 Коллективның бердәм хез­мәт нәтиҗәләре дә куандыра. Гимназия коллективы “2016-2019 елларда “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  Мак­тау грамотасы белән бүләкләнде.

  Оркестр дирижёрсыз булмаган кебек, әлбәттә, оста җитәкчедән башка бу уңышларга ирешеп булмас иде. Гимназия директоры Айгөл Хәнәфиеваның коллектив белән җитәкчелектә югары һөнәри осталык күрсәтеп эш итүе казанышларыбызда ачык чагыла. 2018 елда республика күләмендә “Иң яхшы мәктәп директоры” исеменә лаек булуы  –  аның ун еллык җитәкчелек эшенең югары күрсәткече.

 Гимназия укытучылары, “Мәгарифне үстерү инс­титуты»ның стажировка мәйданчыгы  эшчәнлеге кы­саларында, методик хез­мәттәшлек аша бәяләп бетергесез тәҗрибә туплап, һәръяктан камилләшүгә ире­шәләр.

Фәридә Сөнгатуллина,

директор урынбасары,

Мөршидә Хәлилова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев