Тагын балтырган турында
Әле яңарак кына Россия шәһәрләре буйлап машинада сәяхәт кылган идек. Юл буенда зур-зур биләмәләрне яулап алган балтырганны күреп шаккаттым. Хәер, ерак барасы түгел. Республикабызда да шул ук хәл. Хәтерегездәдер, бу хакта “Ватаным Татарстан”да да шактый язылды.
Әйтергә кирәк, Мәскәү өлкәсендә чара күрә башлаганнар икән инде. Әгәр шәхси бакчада балтырган үссә, тиздән штраф түләтергә мөмкиннәр. Әлбәттә, бу әле – бары тик закон проекты һәм аны Мәскәү өлкәсендә генә кертергә җыеналар. Татарстанда да бу проблеманы хәл итү турында Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләшкәннәр. Тик халыкның ни дәрәҗәдә битараф икәнен чамаласаң, балтырганның зыяны турында гел искә төшереп тору да артык булмастыр, мөгаен. Нәрсәсе белән куркыныч соң ул Сосновский балтырганы һәм ни өчен аңа мондый игътибар бирелә?
Узган гасырның 70нче елларында бу культураны СССР территориясендә махсус чәчеп үстергәннәр. Терлек азыгы буларак мондый зур, талымсыз үсемлек совет аграрийларының игътибарын җәлеп иткән. Әмма нәтиҗәсе уңай булмаган. Өстәвенә бу үсемлекнең кеше өчен куркыныч булганлыгы ачыкланган. Сосновский балтырганына кергән эфир майлары һәм кумарин тән тиресенә эләксә, пешкән җәрәхәт калдырырга мөмкин. Иң кызыгы, бу җәрәхәтләр берничә көннән соң гына пәйда була. Һәм бары тик 3-6 айдан соң гына тире өстеннән юкка чыгалар. Кайбер очракларда үсемлек нерв системасының һәм йөрәк мускулының эшчәнлеген бозучы токсикологик агулануга да китерергә мөмкин. Ә балтырган суы күзләргә эләккән очракта хәтта сукыраюга да китерә ала.
Россия галимнәре Сосновский балтырганын Россия Федерациясендәге иң куркыныч хайваннар һәм үсемлекләр исемлегенә керткән. Белгечләр әйтүенчә, бу чүп үләннең табигый дошманы булмаганлыктан, ул яңа биләмәләрне бик тиз яулап ала. Россиянең кайбер төбәкләрендә бу проблема белән инде берничә елдан бирле көрәшәләр. Әмма әлегә ниндидер саллы нәтиҗәләргә ирешкәннәре генә юк. Татарстан Республикасына килгәндә исә 2015 елда Сосновский балтырганы үскән авыл хуҗалыгы җирләре 69,5 гектар булган, хәзерге вакытта бу сан 84 гектарга җиткән. Чүп үләнне юк итәргә кирәк икәнлеге көн кебек ачык, әмма кем һәм ничек көрәшергә тиеш? Бу сорауга җавап юк. Закон буенча, бу – җирле үзидарә органнары бурычы. Әмма финанс мәсьәләсе хәл ителми торып, бу хакта уйлыйсы да юк. Ә балтырганның фантастик яшәү сәләтен истә тотсаң, аңа каршы көрәш тиз арада һәм даими рәвештә алып барылырга тиеш.
Шунысы куркыныч: күп кенә кеше бу ак чәчәкле, матур, биеклеге 2-3 метрга кадәр җиткән үсемлекнең куркыныч икәнлеген белми дә. Бигрәк тә кечкенә балалар мондый әкияти “зонтиклы урман”да уйнарга ярата. Россиядә үлем очраклары да теркәлгән. Шуңа күрә балтырганга каршы көрәшү белән беррәттән халык арасында мәгълүмати эш тә алып бару бик мөһим.
Сосновский балтырганы белән “очрашкан” очракта, аның агулы йогынтысын киметү ысулларын белү яхшы булыр иде. Беренчедән, тән тиресен сабынлы яки содалы су белән юарга кирәк. Икенчедән, балтырган суы эләккән урыннарга пешкәннән сөртә торган махсус крем сыларга. Өченчедән, тирене кояш нурларыннан яшерергә. Дүртенчедән, аллергия симптомнары булган очракта, антигистамин препаратларын кулланырга. Шулай да, кыска вакыт эчендә квалификацияле ярдәм алу өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com | ramboldheiner
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев