Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теге яшел мич

Без эшкә килгәнче, җыештыручы Мәйсәрә апа автор­лар белән “эш йөртә”. Кем килә? Кем китә? — ул барсын да белеп тора. Бер көнне ул миңа:

— Сине бик каты эзләп килделәр, кулъязма турысын­да,— ди.

 

— Кем?—дим.

— Язучы инде, —ди Мәйсәрә апа.—Исеме ничек сон әле? Оныттым инде.

— Туфан абыймы?

— Юк, Туфан озынрак.

— Нияз Акмалмы?

— Юк, ул ябыграк.

— Зәки Зәйнуллин түгелме?

— Һе, нишләп Зәки булсын! Зәки алып гәүдәле ич. Ә бу — кыскарак.

— Әллә берәр яшь язучымы?

— Юк ла, моның чәче агарган, урта яшьтәрәк.

— Ярар, баш катырмыйк, Мәйсәрә апа. Тагын килер, — дигән идем, апабыз:

— Ул сиңа сручны шылтыратырга кушты. Мин аңа вәгъдә бирдем, тапшырырмын, сручны шылтыратыр, дидем. Әйдә, ал телефон трүпкәсен!

— Кая, кемгә шылтыратыйм соң? — дим аптырап.

— Хәтеремнән чыкты инде. Кем соң әле? Син аны үзең дә беләсең инде. Теге бит инде, теге… Әй, тот та шылтырат инде!

— Һай, Мәйсәрә апа, нәрсә яза соң ул, ичмасам шуны исеңә төшер! — дим.

— Теге бит инде, яшел мичтән интервью ала бит инде!

Ниһаять, таптык. Мәйсәрә апа “У зеленого камина” дигән телевизион тапшыруларның авторы Әхәт Мушинский турында әйтә икән.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев