Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тел дә кирәк, көй дә кирәк

Парламентыбызның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьә­ләләр комитетының һәр утырышы, гадәттә, күп кеше катнашында зур бүлмәдә уза. Чөнки көн тәртибендәге мәсьәләләр бик әһә­миятле булып, алар хакында һәрвакыт зурдан кубып сөйләшергә туры килә. 13 мартта узган утырышта күтәрелгән бер мәсьәлә дә шундыйларның берсе иде. Татарстанда бүген музыка сәнгате ни хәлдә? Ул үсештәме? Үссә, кайсы якка, ни рәвешле үсә? Утырышта катнашучылар шуның ише сорауларга җавап табарга тырышты.

Мәдәният министрының бе­ренче урынбасары Эльвира Ка­малованы рәхәтләнеп тыңла­дык. Без Россия төбәкләре ара­сында музыка сәнгате үсеше буен­ча әйдәп баручы икәнбез. Музыкаль тәрбия эше дә әйбәт куелган, иҗат берлекләре, сән­гать оешмалары, театрлар гөр­ләп эшли. Берсеннән-берсе  ма­тур конкурслар, фестивальләр уза, Татарстан музыка сәнгате дөнья сәхнәсенә чыга... Министр урынбасары сөйләгәннәрдә дө­ге бөртеге хәтле дә арттыру юк. Һәр сүзенә кул чабып утырыр­лык. Әмма комитет утырышына министрлык хисабын тыңларга түгел, музыка сәнгате үсеше ал­дында торган мәсьәләләрне ур­тага салып сөйләшергә җыел­ган­нар иде бит. СССР вакытында без тормыш дәрәҗәсен 1913 нче ел – ачлык елы белән чагыш­тыра идек, хәзер Россия төбәк­ләре арасында күкрәк сугабыз. Һәм шул рәвешле үз-үзебездән канәгать булып яши бирәбез. Россия һәм Татарстан Компо­зиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтмешли: “Сүз дә юк, Мәдәният министрлыгы, иҗат берлекләре, мәдәният оеш­малары әйбәт эшли, тик менә тагын да яхшырак эшлисе килә бит”. Ә моның өчен шарт­лар бармы соң? Дөрес, хөкүмәт төрле чаралар өчен акча кыз­ганмый. Ә менә, мәсәлән, Ком­позиторлар берлегенә автор­ларга гонорар түләү өчен елына нибары 1,5 миллион сум акча бирелә икән. Профессиональ музыка, профессиональ сәнгать әсәре хәзер шалкан бәясе генә тора микәнни?

 
Утырышта музыкаль белем бирү системасының камиллеге хакында да сүз булды. Әмма, ничек кенә рухланып сөйләсәк тә, ка­мил­лекнең чиге булырга тиеш түгел­леге турында онытып җибәрмибез микән.

 
Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин СССР заманында илдә елына меңләгән музыка мәктәпләре ачылуын юкка гына искә төшермәгәндер. Бүген исә алар да оптимальләштерүгә дучар ителеп йә берләштерелделәр, йә ябылдылар. Кайбер белгечләр әй­түенчә, белем бирү учреждение­ләре муниципаль берәмлекләр карамагына кертелгәч, укыту системасы да тиешле таләпләргә җавап бирми башлады.


Балалар музыка мәктәпләре – музыка культурасын үстерүнең беренче баскычы. Әле дә хәтерлим, СССР вакытында район үзәклә­рендә генә түгел, зуррак авылларда да музыка мәктәпләре ачылган иде. Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова да үзе укыган мәк­тәптә һәр сыйныфның яртысы музыкаль белем алуын искә төшерде. Бу урында мин милли музыка белән тәрбияләү мәсьәләсе хакында бер-ике сүз әйтергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки комитет утырышында чыгыш ясаучылар нәкъ менә милли музыка сәнгатен үстерү турында зурдан кубып сөйләмәделәр. Дө­рес, комитет рәисе Разил Вәлиев утырыш башында ук телсез милләт була алмаган кебек, милли музыкасыз да милләт була алмый, дигән фикер әйткән иде. Милли музы­каның кешедә зәвык, милли хис тәрбияләүдә нинди урын тотканы турында фәлсәфә сатарга җыен­мыйм. Үзен хөрмәт иткән халык милли музыкаль культураны үстерү турында беркайчан да онытмый. Белүемчә, мәсәлән, япон балаларын өч яшьтән башлап милли музыка коралларында уйнарга өйрәтә­ләр. Милли музыкаль тәрбия өчен мәктәп программаларында махсус дәресләр бар. Яңа гына интернетта бер кызыклы гына мәгълүматка тап булдым: Казан дәүләт медицина университеты профессоры Альбир Хәсәнов әйтүенчә, бала карында чакта ук теләсә кайсы милләт анасы Моцартны, Чайковскийны һәм татар белән япон көйләрен тыңларга тиеш. Мондый аналарның балалары акыллы, тәрбияле булып үсә. Дөнья классиклары аңлашыла инде, ә менә галим ни өчен япон, татар көйләрен телгә алды икән? Хикмәт әлеге халыклар музыкасында уртак аһәңнәр барлыгында микән?


Уемча, галим, мөгаен, Тукаебыз әйткән “җан рәхәте булган” музыканы күз алдында тотадыр. Утырышта катнашкан Римма Ратникова әй­түенчә, бүгенге яшьләр “попса”да гына яши. Ә “попса”, ягъни популяр музыка үзе нәрсә соң ул? Аның тамырында бераз булса да миллилек чалымнары бармы?
Һәр милләтнең музыка сәнгате, музыка культурасы элек-электән яшәп килгән традицияләргә нигез­лә­неп үсәргә тиеш түгелме, дим мин.


Комитет утырышында бу хакта бер-ике сүз белән генә әйтеп киттеләр үзе. Рәшит Кәлимуллин Октябрь революциясеннән соң музыка сәнгате Европага авышты, диде. Без Европага рус музыкасы аша авыштык. Ә бит тамырларыбыз Шәрыкта. Хәтта безнең эстрадабыз да – Европа һәм рус эстрадасының провинциаль варианты, сукырларча күчермәсе. Инде “Үзгәреш җиле” дигән проект башлап карадык. Президентыбыз, рәхмәт төшкере, аңа шактый гына акча да бирде. “Үз­гәреш җиле”н Разил Вәлиев йорт салуны түбә ябудан башлау белән чагыштырды. Үзеннән-үзе “Ә нигезе кайда?” дигән сорау туа. Бүген татар музыкасы да кризис кичерә. Бу кризис күптән башланды инде. Милли симфония, милли операларыбыздан башлап җыр-романс­лар­га хәтле торгынлык кичерә кебек.


Утырышта музыка дөньясын яхшы белеп язучы журналистлар әзерләргә кирәк дигән фикер дә әйтелде. Бик дөрес, мин дә бу язмага шикләнеп тотындым. Үзем язам, үзем фикерләрем дөрес микән, мине наданлыкта гаепләмәсләр микән дип борчылам. Шул ук вакытта фикерләрем белән килешмәүчеләр үз сүзләрен әйтер дип тә өметләнәм. Шөкер, “ВТ”да мәдәният-сәнгатькә зур урын бирелә, абруйлы бел­геч­ләр фикере аша мәсьәләнең асылын укучыларыбызга җиткерә барабыз. Ә менә радио-телевидение­гә килгәндә, Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйт­меш­ли, нәрсә күрәбез, нәрсә ише­тәбез? Эфир “йолдызлар” дип аталучы үзешчәннәр белән чуарланды. Бу хакта бер җөмлә белән мә­дә­ният министры урынбасары Эльвира Камалова да әйтеп үтте. Әйе, эш­ләребез күп, әмма аларны тиешен­чә күрсәтә-ишеттерә белмибез. Музыкаль тәрбия бирүдә мөмкин­лек­ләрдән файдаланып бетерә алмыйбыз. Э.Камалова хисап тотканда узган ел дәүләт концерт оешмалары 834 чара уздырды, аларны 505 мең 498 кеше тамаша кылды дигән иде. Ә бит тамашачылар санын массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, радио-телевидение аша бик күпкә арттырып булыр иде. Бүгенге “музыкаль продукция”нең сыйфаты турында да уйланыр нәрсәләр күп. Беркөнне телеви­дение­дән “танылган җырлар авторы һәм башкаручы” (исемен әйт­мим) турында тапшыру карадым. Экран героена, бер уйлаганда, рәхмәт әйтергә була, махсус музыкаль белеме булмавын, шагыйрь түгел икәнлеген дә яшермәде ул. Әмма җырлар чыгара, аларны сатып гомер итә, димәк, башкаручылар табыла дигән сүз. Мәдәният-сәнгать өлкәсен үзешчәннәр сарып алды, җыр, музыка сәнгате чиста бизнеска әйләнде. Шуңа күрә утырышта катнашкан профессионал­лар­ның нигә классикларыбызның җыр-көйләре ни радио, ни телевидение аша сирәк тапшырыла дип өзгәләнүләрен аңлап була.


Без бер тиенгә ярамаган җыр-көйләр турында еш фикер алышабыз. Әмма безгә: “Ошамаса карама, тыңлама”, – диләр. Кешене рухи яктан баетырга тиешле музыка сәнгатендә “базар мөнәсәбәт­лә­ре”н бераз көйләп булмый микәнни соң ул? Без халыкта нинди зәвык тәрбиялибез? Ялгышмасам, бөек фәйләсуф Гегельнең: “Кеше ике мәртәбә туа. Беренчесе – физиологик яктан, икенчесе – рухи яктан”, – дигәнрәк фикере бар. Мин нота белмәгән кешенең композитор исемен күтәреп йөрүенә аптырыйм. Аптырагач, бәлки, белем алырга мөмкинчелеге генә булмагандыр, дип үземне юатып та куям. Җырны җыр итүгә “зур өлеш керт­кән” шагыйрьләр турында әйтеп тә торасы юк. Бу хакта язмый торам, “меҗ-меҗ карт”ка әйләнгән бу димәсеннәр. Ә менә халык иҗатына мөнәсәбәт турында бер-ике кәлимә сүз әйтү кирәктер. Шөкер, бездә илендә-җирендә танылган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле бар. Әмма аның җитәкчесе Айдар Фәйзрах­манов әйтүенчә, милли музыканы пропагандалаучы бу ансамбльгә бюджеттан елына нибары 6 млн сум акча бирелә. Шушы 6 миллионга киенсенме, уен кораллары алсын-яңартсынмы, дөнья­ның төр­ле илләренә гастрольләргә чыксынмы? Шөкер, ансамбль чыгымнарын чакыручы як күтәрә икән. Димәк, чит мәмләкәтләрдә яшәүче халыкны милли музыка кызыксындыра дигән сүз.
Безгә әле милли уен коралларыбызны да барларга, зур сәх­нәләргә чыгарырга кирәк. Гармун тартып кына җырлап-биеп йөреп булмый. Башкорт кардәшләр курайдан “культ” ясады һәм курайда уйнау серләренә сәнгать уку йортларында өйрәтәләр.


Әле күптән түгел бездә дә курай “бум”ы башланган иде. Хәтерлим, Казан музыка мәктәпләренең бер­сендә укытучылар Ренат Мөхет­динов, Алмаз Имаев зур бер бәй­рәмгә 300 курайчы чыгардылар. Тик бу бер кирәксез шаукым булып кына калды. Сүз курай турында гына түгел, үзебездә нинди милли уен кораллары барлыгын да белмибез.


Комитет утырышында милли опера, музыкаль театр турында да шактый сүзләр булды. Римма Ратникова музыка сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуларны дәвам итәргә, бәлки, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрергә кирәктер дигән фикер дә әйткән иде. Бер яздым да үтте, бер сөйләдем дә бетте булып калмасын иде ул. Үз теле, үз көе булмаган халык дөньяда таныла алмый.


Татарстанда музыка сәнгатен үстерү мәсьәләләре турында парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин Пре­зидентка мөрәҗәгать иткән булган. Инде музыка сәнгатен үс­терү концепциясен эшләячәкләр. Димәк, әле бу мәсьәлә телдән төшмәс, фикер алышулар дәвам итәр. Киләсе җыеннарның берсе нәкъ менә милли музыка сәнгатенә багышланса, шәп булыр иде.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев