Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Төнлә зират аша йөрим димә...

...Кышкы озын төннәр башлангач, әби-чәбиләр бәйләмнәрен алып, кич утырырга йөри башлыйлар. Әти шактый вакытын сәфәрдә үткәргәнлектән, алар күбрәк бездә җыелалар иде. Башта безнең өчен һич кызыксыз көнкүреш вак-төяге хакында гына сөйләшәләр: кемнең сыеры бозаулаган, кемнең сарыгы ничә бәти китергән...

 Ә түгәрәк  өстәл тирәли тезелеп утырып, парлары бөркеп торган самавырдан  тәмле итеп чәй эчкәндә әбиләр без аңлап бетермәгән төрле хәлләргә күчәләр. Табынны  җыештыруга, иң кызыклы, шул ук вакытта иң куркыныч вакыйгаларга чират җитә. Бик ерактан, урманлы яклардан килен булып төшкән күрше әбиебез авызыннан ишеткән вакыйга күңелемдә аеруча уелып калган. Гадәттәгечә:   – Без бәләкәй чакларда, – дип, җайлабрак утырып, бәйләмен читкә куеп башлаган иде ул сүзен. – Олы малны әлеге кебек көндез түгел, кояш батып, көн караңгылангач суялар иде. Безнең авылдан биш чакрым ераклыктагы Наратлы авылында әнинең абыйсы яши иде. Шул абый: "Фәлән көнне мал суябыз", – дип әти белән әнине алдан ук кисәтеп китте. Чакырылган көн җиткәч, карт әти әткәйгә бетмәс-төкәнмәс киңәшләрен яудырды.   – Сез, балам, көн кичкә авышканны көтеп ятмагыз, төшкелектә үк кузгалыгыз. Кайтканда, якынрак дип, иске зират яныннан йөри күрмәгез, урау юлдан кайтыгыз. Сакланганны гына саклармын дигән Ходай!   Наратлыга бик тиз барып җиттек. Әтиләр эшне тәмамлагач юлга чыгар алдыннан тамак туйдырып, чәй  эчкәнче беренче әтәчләр дә кычкырды. Әнинең абыйсы, җиңги һәм ерак әби белән ерак бабай, бер  атнадан кунакка килергә кушып, кат-кат чакырып озатып калдылар (ул вакытта табын ашын малны сую белән түгел, бәлки ит "суынгач", бер  атнадан гына үткәрәләр, табагы белән ит пешереп сыйлыйлар иде).   Әти, әнинең ай-ваена карамыйча, туры юлдан, ягъни иске зират яныннан  гына элдертергә исәпләде.   – Төн көн кебек яп-якты, әнә ай нинди зурайган. Албастыны караңгыда гына чыга диләр. Соңгы елларда бөтенләй күренгәне юк әле, – дигән булды ул.   Башта барысы да әйбәт, тыныч кебек иде. Иске зиратка килеп җиткәндә дә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Ләкин  зират эченә кергәч, ат тагын да кызурак чабарга тотынды, пошкырып-пошкырып куйды. Инде чыктык дигәндә, үзәк өзгеч бер аваз ишетелде. Коточкыч шомлы иде ул. Җәһәннәмнән килгән тавыш дигәннәре  шундый буладыр. Өчебез дә сискәнеп киттек. Ат та куркуыннан сузып кешнәп җибәрде. Берзаман зиратның урманга терәлгән ягында агачлар шартлап сынды, куаклар арасыннан, ырылдый-ырылдый, бер җан иясе килеп чыкты. Нәрсә дип тә атап булмый аны! Җиде-сигез айлык бозау кадәр бар, башы үгезнеке чаклы, озын йоннары җиргә сөйрәлә. Безнең арттан кушаяклап чабарга тотынды бу. Күзләре ай яктысында кызыл ут кебек яна. Ике озын азау теше авызыннан чыгып тора. Мескен атны куасы да юк, бөтен көченә чаба. Әмма теге хәшәрәт, акрынлап булса да, безгә якынлашып килә. Әни минем йөземне капларга тырыша, ләкин мин албастыдан күзләремне ала алмыйм. Әни белгәннәрен укына, Ходайдан ярдәм сорый. Авыл башына килеп кергәндә ике арада ун адымлап кына калгандыр, мөгаен. Албастының кызыл күзләрен генә түгел, сасы исен дә тойдым шикелле. Нәрсәдән өреккәндер, бәхетебезгә, ул  кинәт кенә туктады да, айга карап, башын чайкый-чайкый үкереп җибәрде. Шул мәлне йөрәгем тибүдән туктадымы дип торам. Чәчләр үрә торды  дигәннәренең дә дөреслегенә ышандым. Албасты акрын гына борылды да янә иске  зират  ягына юл алды.   Ничек кайтып җиткәнебезне белмим, котым алынган иде. Төн таңга авышса да, ярты авыл җыелды – албастының тавышы барысын да уяткан иде. Аның кыяфәтен бер атнасыз сөйләп аңлата алмадым. Әти, арты белән утырганлыктан, бик күреп бетермәгән. Ә айгырыбыз, бахыркай, иртәнгә җан бирде. Картәти, кешеләр җыеп,  атны ярып карадылар, йөрәк пәрдәсе киңәйгән, диделәр.   – Менә шулай, албасты белән дә очрашырга туры килде миңа, – дип, хикәясен тәмамлады күрше әби.   – Бер атнадан кунакка бардыгызмы соң? – дип кызыксынды карт әни. Күрше әби, син нәрсә дигәндәй, кулын селтәде.   – Кая ул, бер атнадан түгел, йөрәгебез җитеп бер елдан чак бара алдык. Тора-бара албасты үзе юкка чыкты. Кемнәрдер өнен тапканнар икән, дип тә сөйләде. Белмим, үзем күрмәгәч, әйтә алмыйм...

Кифая ХӘКИМОВА, Башкортстан, Дүртөйле

"Татарстан яшьләре" .

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев