Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тукай рухы кайта күңелгә

26 апрельдә татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февраленнән игълан ителгән. Татар теле – иң матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Матурлыгы әдипләребез иҗат­ларында да, халкыбыз моңнарында да ачык чагыла. Бү­генге сәхифәбез дә районыбыз каләмсөярләре иҗат­ла­рына багышлана.

Миннегөл Манихова, Саба:

Тукай туган көнне мәктәп елларыннан ук зур бәйрәм дип кабул итеп, балачактан шагыйрьнең шигырьләрен ятлап үстек. Бүген өлкән яшьтә булсам да, шигырьләре һаман да күңелдә яши. Үземнең дә татар телен онытып, бозып сөйләү турында шигырьләрем бар. Туган тел – бик олы сүз, бала үз телендә сөйләшеп үссә генә, ана теленең бөтен матурлыгын тоя ала.

Яшисең йөрәкләрдә

Язның иң дәртле аенда
Тукай туган дөньяга-
Җыры һаман йөрәкләрдә,
Үзе безнең арада.

Кыска гына гомереннән
Күпме хәзинә калган-
Шундый тормышта да ул
Ничек соң яза алган?!

Бер"Туган тел"шигырендә дә
Күпме тирән мәгънә бар!-
Телен-динен бутаучыга
Гыйбрәт алырлык алар…

Ничә йөз еллардан соң да
Онытылмассың, Тукай.
Алтын мирасларың барлап,
Зурлап яшәрбез шулай...

Кабул булсын иде безнең
Иң изге теләкләр дә...
Үлмәдең ,Тукай ,яшисең,
Син --безнең йөрәкләрдә!..

 

Фәһим Бикмиев, Төбәк авылы:

Быелгы туган тел көне аеруча тантаналы шартларда -- Президентыбыз тарафыннан игълан ителгән Туган телләр елы кысаларында билгеләп үтелә. Туган тел – һәр кешенең җанында, йөрәгендә булырга тиеш. Мин озак еллар укытучы булып эшләгәнлектән, иң элек күзем элмә такталардагы хаталарга төшә. Быел республика күләмендә элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс игълан ителүен бик хуплыйм. Кайбер биналар каршында эленеп торучы язуларның фәкать рус телендә генә булуы борчуга сала. Туган телем язмышы өчен җан атучы кеше буларак, сәхнәләрдә, концерт афишаларында Гали һәм Галия Вәлиевалар дип игълан итүләре белән һич килешә алмыйм. Иң беренче хатын-кыз әйтелергә – Галия һәм Гали Вәлиевлар дип әйтү дөрес. Югыйсә киресенчә әйткән очракта Гали дә Вәлиева булып таныла. Һәркем туган теленең сакчысы булырга тиеш дип уйлыйм.

Туган телем – әни бүләге

Туган телем-газиз әниемнең
Миңа биргән иң зур бүләге.
Мин сәламәт, иркен сөйләшәмен-
Кабул булды аның теләге .

Сабый чакта күкрәк сөтен эзләп
"Әннә, әттә"ләрне әйтәбез.
Әниләрнең башыбыздан сыйпап
"Мәми" дигәннәрен көтәбез .

Менә шулай телләр ачыла шул
Һәм ямьләнә барлык дөньялар.
Без биләүдә гөрләп ятканга да,
Әти-әни сөенеп куялар.

Әнкәй теле-газиз туган телем,
Якын бит син миңа шул хәтле.
Гомер буе бары сиңа гына
Күрсәтергә иде хөрмәтне.

Чит телне дә өйрәнергә кирәк,
Аралашу өчен, дусларым.
Ана телләрендә дога укыйк,
Сыпыргалап битнең очларын.

Газиз әниләргә ишетелсен
Туган телдә рәхмәт сүзләре.
Туган телдә сөйләшкәнне күреп,
Елмайсыннар әни күзләре!

 

Илмира Гыймаева, Саба:

Туган тел безгә ана сөте белән кергән. Без әниебез карынында ук әлеге моңлы да, йомшак та, самими телебезнең аһәңен тойганбыз, ишеткәнбез. Бишек җырлары, тылсымлы әкиятләр туган телебездә яңгыраган. Мин кайвакыт үземне таныш түгел җирдә, сөйләмнәрен аңламый торган җир читендә итеп күзаллап карыйм да, тыным, сулышым кысыла. Уйлап карагыз, менә шул минутта кайдандыр саф ана телебездә сиңа эндәшәләр! Бу минем өчен сусаганда иреннәргә тидерә торган саф чишмә суына тиң булыр иде! Тукаебыз шигырьләрен дә саф чишмә агышына, күңел күзебезне ачучы йолдызга, милләтемнең кыйбласын саклап яшәүче маякка тиңлим мин!Ул безне йокыбыздан уята! Уйландыра! Елата! Яшәүнең, туган телебезнең кадерен аңларга өйрәтә, өнди!

Татарстаным

Татарстан - горурлыгым,
Татарстан - җирем, суым,
Болгар, Биләр һәм Казаным!
Минем җырым, минем даным!

Татарстан - чаптар атым,
Татарстан - син канатым,
Җирне - күкне иңли шаның,
Йөзек кашы син заманның.

Татарстан - татар телем,
Татарстан - назлы җилем.
Татарстан - газиз өем,
Татарстан - оҗмах җирем!
Милли бишектә назлаучы
Татарстаным син минем!

 

Энгель Гайфуллин, Саба:

Мин үзем шигырьләр язмасам да, шигъри җанлы кешеләргә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләргә гел сокланып карыйм. Чөнки телебезнең матурлыгы, бар әһәңе шигърияттә ачык чагыла. Һәрберебезнең теле татарча, бөек Тукай телендә ачылган. Әмма мине бүгенге көндә кайбер гаиләләрдә әти-әниләрнең балалары белән рус телендә аралашулары борчый. Ата-ана үзара саф татарча аралашып, баласына русча җавап бирүе белән һич килешә алмыйм, бу күренеш мине гаҗәпләндерә. Гаиләдә татарча сөйләшмичә, үз ана телендә мәхәббәт тәрбияләнмәсә, сабый туган телен ничек өйрәнә алсын? Телне саклауда әти-әнинең роле зур дип уйлыйм. Син үзең татар булып тугансың икән, аны балаларыңа, оныкларыңа мирас итеп күчерергә тиешсең.

Быел Туган телләр елы уңаеннан республика күләмендә дә, районыбызда да күп чаралар уздырыла. Болар шулай ук халыкны туган телебезнең кыйммәте хакында уйланырга этәрә. Әлеге чараларның яшь буынга туган телебез, милләтебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыруда роле ифрат зур.

 

Данис Кашапов, Саба гимназиясенең 2 сыйныф укучысы. Мин – татармын

Бик яратам үз телемне,
Мин татарча сөйләшәм.
Әти, әни, әби, бабай,
Абый, апа, дип дәшәм.

Һәрбер бала яратадыр
Үз телен һәм үз илен.
Мин – татар баласы, шуңа
Бик горурланып йөрим!

 

Дилә Фәхретдинова, Саба гимназиясенең 3В сыйныфы укучысы. Үз телемдә сөйләшәм

Татар телем – ана телем,
Әнием өйрәткән тел!
Синдә изге догаларым,
Тынычлык таба күңел.

Нинди бәхет үз телемдә
“Мин татар!” дип аңлату.
Иң куркыныч бәла бит ул –
Туган телең оныту.

Һәр кеше яратып дәшсен
Үз туган теле белән:
“Яратам сез – кардәшләрне!
Һәрвакыт булыйк бердәм!”

 

Лилия Закирова, Саба гимназиясенең 4Г сыйныфы укучысы. Рәхмәт сиңа, Әнием!

Әни мине йокыдан
Һәр көн назлап уята.
Аның ягымлы тавышы
Бар өйгә нур тарата.

Тәмле чәйләрен эчертеп,
Хәлләрне сорап ала.
“Яхшы билгеләр ал”-дип,
Мәктәпкә озатып кала.

Әни миңа һәр эштә
Ярдәм итә, булыша.
Тирә-юньдәгеләргә
Үрнәк булырга куша.

Синең теләк-киңәшләрең
Арттыра яшәү көчен.
Рәхмәт сиңа, әнием,
Минеке булган өчен.

 

Дания Миннеханова,  “Шоколад” балалар бакчасы тәрбиячесе. Кошкайларым

Җылы яктан кошлар кайта
Туган якларын сагынып.
Туган илгә дан җырлыйлар
Армас канатларын кагынып.

Кошлар телен аңламасам да,
Җыркайларын тыңлыйм мин.
Туган якны яратканга
Хөрмәтлим аларны мин.

Минем дә туган илемне
Мактап җырлыйсым килә.
Кошлар кебек матур итеп
Халкымны зурлыйсым килә.

Нигә икән бу кошкайлар
Көзен еракларга китәләр?
Моңлы җырларыннан безне
Ялгызы калдырып китәләр?

Әгәр дә мин кош булалсам,
Туган илне ташламас идем.
Китәргә туры килсә дә
Чит җирне үз итәлмас идем.
Гомер буе туган илемне

Сөеп яшәргә язсын иде.
Сөекле кошкайларыма да
Бәхетләр насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев