“Утырып еладым. Шатлыктан...”
Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
Әнә шул матур гаилә турында язма чыккач, аларның тормышында көтелмәгән вакыйга булган. Кызларны тудырган әниләре эзләп тапкан. “Балалары белән очрашасы килде, каршы төшмәдем. Очрашыгыз, сөйләшегез, тапкан әниегез бит, дим. Ә алар әниләре белән очрашырга теләмәде. Никадәр үгетләп карасам да, каршы килделәр, – дип сөйли Әлфира ханым. – Буй җитә торган кызлар, үзләре хәл итсен, дидем соңыннан. Быел олысы мәктәпне тәмамлый. Кечкенәсе тугызынчы сыйныфта укый. Закон буенча, алар, балигъ булгач, безнең гаиләдән китә дә ала. Яшермим, нишләрләр дип гел борчыла идем. Үземнекенә әйләнде бит инде алар”.
Күптән түгел Әлфираның кулына кызы Альбина язган инша килеп эләгә. “Әнә шул бөтен курыккан уйларыма нокта куйды. Мин кызларыма тиешенчә тәрбия биргәнмен дип сөендем. Укыгач, шатлыктан утырып еладым. Бу иншаны сезгә дә җибәрәм”, – ди ул.
Менә ниләр яза Альбина.
“Әнкәй, әни, әнием! Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшебез ул! Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием – кадерлеләрнең кадерлесе. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы безне шатландыра. Аның янында утырганда, күңелеңдә булган барлык кайгылар онытыла, күңел тынычлана сыман. Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Мине апаем белән авыр тормыштан матур юлга күчерде. Үзенең ике баласы булып та, безне тәрбиягә алды. Машинага утырганда, һаман да ышанып бетә алмадык. Яңа тормышка аяк басабыз, гаиләдә яшәячәкбез. Һәм дә яңа өйгә кайтып җиткәнне түземсезлек белән көттек.
Ул безгә бик зур булып күренде: ике катлы, күп бүлмәле, бакчасы да, ишегалды да иркен. Мондый өйне күргән юк иде. Керү белән каршыбызга ике малай чыкты һәм, җитәкләп, өйгә алып керделәр дә бүлмәләрне күрсәт- теләр. Бу өй дә, ике малай да, безне алып кайтучы апа белән абый да бик ошадылар. Беренче көннән үк аларны “әти”, “әни” һәм “абый” дип йөртә башладык. Алар да риза иде һәм шулай итеп, без әти-әни, абыйларым белән бергә озакка яшәргә калдык.
Бу йортта яшәп калганыма бер дә үкенмим, киресенчә, рәхмәтлемен генә. Нинди генә тәмле ризыклар пешермәде әни, кая гына алып бармадылар. Кыш җиткәндә, абыйларыбыз белән бергә чаңгы шуарга бара идек һәм хәзер дә чыгабыз, безне чана шуарга да өйрәттеләр. Әнинең ачуланган вакытлары да булды, үпкәләп утырганнарыбыз да. Ләкин әни безне яхшы булсын өчен ачуланды. Тормышның бер юнәлештә генә бармаганын аңлатты. Ул вакытта моны аңламасак та, хәзер аңлыйбыз инде. Әти-әнием һәм абыйларым булганга һаман да сөенеп туя алмыйм. Әнинең исеме “Ходай тарафыннан озак еллар яшәүче” дигәнне аңлата. Бу сүзләр җисеменә туры килсен иде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев