Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уйлым-уйлым да...

Узган гасырның 90 елларына кадәр мәктәптә укыту-тәрбия системасы эшләп килде, ә аннан тәрбия икенче планга калды. Хәзер инде мәктәп эшчәнлеген ике сүз белән генә тасвирлыйлар, бәялиләр: «белем бирү» – вәссәлам! Инде Интернет челтәре, смартфон, планшетлар белән чуарланган мәгълүматлар системасы барлыкка килде һәм ул мәктәпләрдә тамыр җәйде. Интернеттагы мәгълүматның никадәр чүп-чардан торуы һәммәбезгә дә билгеле, ә менә шул балалар өчен төп ризыкка әверелде. Моңа бернинди дә чик куелмады. Баланы тәрбиялисе урынга, тәрбиясезлеккә илтүче база барлыкка килде. Чәчелмәгән буш кырны чүп үләне басып алды.

Тәрбиянең белем бирү икәнлеге инкарь ителде. Аның урынын белем алуда ярыш, узыш, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һ.б. биләп алды. Яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, күркәм әхлаклы кеше генә җәмгыятьтә чын Кеше булып санала, югыйсә. Моның өчен безнең җәмгыятьтә әдәп кагыйдәләренә, әхлакка, матур гадәтләргә, күнекмәләргә, белем бирүгә корылган система булырга тиеш иде, ләкин ул барлыкка килмәде. Татар халкында “искесе юкның яңасы да булмас”, “искеләрдән гыйбрәт ал, яңаларга нигез сал” дигән әйтемнәр бар. Ягъни, тарихсыз, мирассыз, нигезсез яңаның туарга җирлеге булмый.

Соңгы вакытта мәктәпләрдә без моңарчы киноларда гына күреп белгән хәлләр майтарыла башлады. Әйтик, Бурятиядәге вакыйга миңа утка бензин сипкәндәй тәэсир итте: кабынып киттем. Кулларына утлы корал, пычак, яндыргычлар тотып мәктәпкә һөҗүм итүләрен күр әле?! Илне басып алучы фашист илбасарлары диярсең! Узган елда гына да илебез мәктәпләрендә шундый 12 җинаять кылынган. Элек без күз алдына да китерә алмаган хәлләр хәзер көн дә диярлек кабатлана, эпидемия рәвешен ала бара...

Мин – совет чорында туган, үскән, тәрбияләнгән буын вәкиле. Бездә тарихи ялганга карата иммунитет сакланып калды. Ә бүгенге балаларда ул юк. Әгәр мондый хәлләр шулай дәвам итә икән, илдә буталчыклык башланырга бик мөмкин. Безгә үтерүчеләр, көчләүчеләр һ.б. артуын көтәргә генә кала... Мин моны элекке укыту-тәрбия системасын юк итүдән күрәм. “Система” – эзлекле тәртипне, бер үзәккә буйсынуны аңлата. Димәк, системасызлык – тәртипсезлек ул.

Элек балалар бакчасыннан, гаиләдән килгән укучылар башлангыч сыйныфта октябрятлар сафына, аннан, урта сыйныфларда, пионерлар сафына, югары сыйныфларда комсомолга кабул ителделәр. Һәр оешманың үз тәртип кагыйдәләре бар иде. Шулай итеп, тулы бер тәрбия системасы яшәде. Соңгы баскыч – комсомолларның партия сафларына кабул ителүе. “Иң зур мирас – тәрбиялелек”, – диләр, борынгылар. Ә бүгенге мәктәптә баланы кем тәрбияли? Әлеге дә баягы, барысы да укытучы өстендә. Ул исә эш кәгазьләре астында калып газап чигә, аның вакыты да юк. Шулай ук аның бүгенге мәктәптә бернинди дә вәкаләте дә, абруе да юк. Элек укытучы авторитетлы, кадерле кеше иде. Бүген мәктәптә балага ялгыш кына кыек сүз әйтеп кара: әти-әнисе шул ук көнне мәктәпкә килеп бала хокукын яклый, даулый, җәнҗал күтәрә башлый. Димәк, бүген укытучы үзе үк яклауга мохтаҗ кеше. Яклаучысы булмаган, хокуксыз укытучы балага ничек итеп тәрбия бирә алсын инде? Аның үзен үк бүгенге җинаятьчеләрдән сакларга кирәк.

Мәктәпләрдәге соңгы вакыйгалардан күренгәнчә, баланың агрессив тәртибе – гаиләдәге проблемалар чагылышы. Балаларның әти-әниләре һәрвакыт эш белән мәшгуль, аларга акча кирәк: кредит түлисе, яңа машина аласы, торакны яңартасы һ.б. – аларның балаларны күрергә, аларны тәрбияләргә вакытлары да калмый.

Ә авыр сугыш елларында балалар әти-әниләренә терәк булды. Аларның ашарга ризыклары, кияргә киемнәре юк, шуңа да карамастан, гаилә үзе үк бетмәс-төкәнмәс тәрбия учагы иде. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев бу хакта: “Кеше үз гомерен бер елга алга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач үстерсен, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен”, – дип язган иде. Күренекле язучы Миргазиян Юныс та әсәрләренең берсендә: “Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне үз балаңа кайтарып бирүне таләп итә”, – дип язды. Шундый хикмәтле, чиксез хаклы сүзләрне мәкаль, әйтемнәрдән дә күрәбез: “Олыдан узып сүз сөйләмә”, “Олыны тыңламаган, морадына җитмәгән”, “Олы кешегә игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс”, “Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл”...

Үткән чорның укыту-тәрбия системасы төпле булганлыктан гаиләләрне нык, җәмгыятьне әхлакый югарылыкта саклап торды. Мин совет чоры укыту-тәрбия системасы кире кайтсын иде димим, чөнки моның мөмкин түгеллеген беләм. Ләкин аның урынына заманга ярашлы укыту-тәрбия системасы барлыкка китерергә мөмкин иде дип уйлыйм.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан.

Фото: https://pastvu.com

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев