Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яңа танышым Тимер

Агымдагы ел мине кызыклы кешеләр белән очраштырып кына тора. Читтән торып укыганга күрә, минем Казан федераль университеты студентлары арасында танышларым аз иде. Чираттагы сессиядә социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының көндезге бүлегендә укучы егет белән таныштым. Язмамның герое Тимур Туктаров Казанга Ноябрьск шәһәреннән, ерак Себердән килгән.

Татарстан башкаласы аны үзенә гашыйк иткән. Аның кешеләрен, урамнарын, кичке утларын бик яраткан. Ул үзен белә башлаганнан бирле машиналар белән кызыксына. “Әтиемнең автосервисы булганга күрәдер, миңа алар бик кызык иде. Автомобильләр турында тапшырулар, фильмнар карарга ярата, уенчык машиналар җыя идем, аларны сүтеп, кире җыя-ремонтлый идем. Мәктәптә журналистика белән мавыгып киттем: берара корреспондент булып эшләп алдым. Ничек төшерергә, ничек монтаж ясарга кирәк икәнен белгәч, машина белән берәр видео төшерергә дигән уй килде. Башта машинада йөргәнемне генә төшерә идем, аннан соң тест-драйв рәвешендә күзәтү ясадым. Беренче видеом 11нче сыйныфта укыгандагы иҗат җимешем. Беренче төшерелгән күзәтү әнинең машинасына ясалды”, – дип сөйләде Тимур.

Аның проекты игътибарымны үзенчәлекле исеме белән җәлеп итте. Исеме каян алынуы белән кызыксындым. “ЩАСвсёБудетPRODUCTION» дуслар белән уйлап чыгардык. 2013 елда популяр булган төрле “челленджерлар” төшереп йөрдек, бу исем шуннан калган. Машиналар белән аны соңрак бәйләдем”,– дип аңлатты.

Тимур видеоязмаларын YouTube каналына, инстаграммына һәм Вконтакте социаль челтәренә элә. Шулай ук видеолары “УНИВЕР СМОТРИ” студентлар каналында да күрсәтелә. Диплом алып, автокорреспондент һөнәрен сайлыячак Тимурга иҗади уңышлар телик.

Нурия Нургалиева.

Саба.

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев