Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Якын туганнарымның үлеме алдыннан һәрвакыт өлгергән шомырт агачы күрдем, җимешләрен аша­дым"

Дөньяда безне га­җәп­кә калдырган нә­рсәләр исәпсез. Санап очына чыга торган түгел. Лә­кин һәрберебез өчен уртак хәл-кү­ре­неш­ләр бар, шуларның берсе — төш­ләр. Төш юрау китаплары да күп бит, юк­ка түгелдер бу.

Күзәтүчән кеше еллар дәвамында күргән төшлә­ренә анализ ясап барса, алда нәрсә буласын үзе үк төгәл белергә мөмкин. Чөнки “буш”, ягъни, бер ни дә хәбәр итми торган төшләр булмый диярлек. Көчле температура вакытында гына саташулы төш­ләр керергә мөмкин. Лә­кин төштәге бер үк әйбер яки вакыйганың төрле кеше өчен төрле нәрсәне аң­латуы ихтимал. Шуңа күрә, әйткәнемчә, төшләргә игътибарлы булып, анализларга өйрәнергә кирәк. Минем өчен төш­ләр “бик әһәмиятле” һәм “буш”лар­га бүленә­ләр. Нык куркыткан төш­ләр бар. Алар кабатланмый диярлек, ләкин асылында-нигезендә бер үк әйбер төрләнеп керә, ахыры гына бер үк төрле тәмамлана. Болары кайгы-хәсрәткә, киләчәк үлемгә, яки бүтән авыр хәлләргә ишарә буларак керә. Хәтта тормыштагы бик матур нәрсәләр дә, аерым кешегә бәла-каза киләсенә кисәтү рәвешендә керергә мөмкин.

Берничә мисал. Мин әнинең, абыйларымның үлеме алдыннан һәрвакыт өлгергән шомырт агачы күрдем, җимешләрен аша­дым. Ләкин шомыртка бәйле төшләр бервакытта да кабатланмады. Ераграк туганнар үлеме алдыннан да шомырт күрдем.

Әни нык чирләп ятса да, мин аны үләр дип уйламадым. Ул көнне апа белән әнинең чире турында озак сөйләшеп утырдым. Апа 42 ел врач булып эшләгән кеше, шуңа әнинең кайчан терелеп аякка басасын төгәл белә дип уйлый идем. әмма ул турыдан ярып биргән сорауларыма бормалап-сырмалап, озаклап сөйләп, ачуны китереп читләтеп җавап бирә. Шулай да аның тыныч кыяфәтенә карап, тынычланып, болай булса, апа сөйләп бетергәнче әни аякка басар әле дип уйладым. Һәм, җәяү­ләп, туган авылымнан 7 чакрым арадагы Ямашка сыпырттым (1986 елда хәзерге кебек капка төбе саен ике-өч машина тормый). өйдә күкрәк балам белән дүрт яшьлек кызым да көтә, мин әнине сак­ларга килгәндә алар әти­ләре белән калалар. Төнге сәгать унбердә йокларга яттым. Төш күрәм. Шыя елгасы буендагы шомыртлыкта йөрим икән. Эре-эре шомырт җи­мешләре чем-кара, ялтырап торалар, тәлгәш­ләре авыраеп сыгылып төшкән, мин шуларны сайлап, учлап-учлап авызыма тутырам. Нигәдер алар бик ачы, ә мин ашыйм да ашыйм, һич тыела алмыйм. Алар мин өзеп алган саен күбәя бара. Агачлары да, алардагы шомырт тәлгәшләре дә. Инде мин аларны ниндидер бик зур ак савытка тутырам икән. Шулчак уянып киттем. Башыма беренче килгән уй: “әни!?” Мендәргә капланып елап җибәрдем. Чөнки бу төш миңа таныш иде. Фәрит исемле абыем әни үлгәнче үк фаҗигале үлем белән киткән иде. Якынча исәп­ләгәндә дә әнинең гомере күп калмаган дип уйладым, чөнки төшемдә шомырт тулы савытны әниемә бирдем. Шулай булды да. Төш кереп, унберенче көн китте дигәндә әнинең үлем хәбәрен җиткерделәр...

Фәрит абыем үзенең иң матур, иң нык чагында — 31 яшендә дөньядан гаять үкенечле үлем белән китеп барды. Бу фаҗига алдыннан төш күрдем: абый белән үзебезнең алма бакчасында йөрибез икән. Шомырт агачы янына килеп басканбыз, ә шомырт­лар аның өстәге ботакларында гына күренә. Мин, шуларны абыйга алып бирмәкче булып, сикереп ботакны эләктереп алдым да, тәлгәшләрне өзеп җиргә ташлыйм. Абый иелеп аларны җыя да, ап-ак күлмәгенең түш кесәсенә тутыра. Ә алар, сытылып, күлмәкнең күк­рәк турысын кара-кызыл итеп пычраталар. Моны абыйга әйтергә никтер куркам икән. Шулай итеп уянып киттем. Төш кереп, уналты көн китте дигәндә абыйны төрмәдән кайткан кеше чәнчеп үтерде. Ул хайван корсаклы хатынын типкәләп кыйнаганда абый араларына кергән булган. Шуңа үч итеп, кич җиткәч абыйны үз өендә үтереп чыгып, 15 елга утырды.

Өч абыем үлгәндә дә төшләремдә шулай өлгергән шомырт күрдем. Инде нәрсәне аңлатканнарын белсәм дә кешегә сөйлә­мәдем, юратмадым — ярамый диләр бит. Ә барыбер буласы булды, бәлки сөйлисе калгандыр?

Минем өчен тагын бер начар төш — көнбагыш чәчәге яки орлыклары күрү. Төшемдә “симәнке” чиртәм икән, өнемдә үзем турында тузга язмаган гайбәт ишетеп, бик озакка кәефем кырыла. Көнбагыш чәчәкләре керсә, якын туганым нык чирләп китә дигән сүз. Еш кына чи ит күрәм. Монысы тиздән үземнең чирләп китәчәгемә ишарә. Инде ул чи итне ашаганымны күрсәм, каты һәм озак чирлим. Капка төбебездә чүп-чар күрүем дә яхшыга түгел, бу юлы инде гайбәтнең, хәтта яланың тиздән бөтен гаиләгә әшәке теле кагылачак дигән сүз.

Һаман начар төшләр генә кереп тормый, билгеле. Бик яхшылары да ке­рә. Мәсәлән, тере балык, умарта корты, яшел суган кыягы, кәшәнкәле яшел чикләвек күрсәм, бу тиздән гаиләгә һичшиксез акча керүенә хәбәр.

Бервакыт кояш баеганын күрдем. Мондый төш­нең әле бер дә кергәне булмаганга нәрсәгә юрарга да белмәдем. өч көннән туган авылымда зур янгын булды. Төшкә бәйлеме-юкмы белмим, шулай да блокнотыма язып куйдым. Ике елдан шул төш яңадан кабатланды. һәм бер атнадан Ямаш­та Хан абыйлар ху­җалыгында янгын чыкты. Шуннан соң да төшемдә кояш баюны берничә тапкыр күрдем — барысы да янгын алдыннан. әгәр төшемдә күпләп чәчәк җыюны күрсәм, якын танышлардан берәү үлеп китә. Монысын да язып барып, анализ ясаганнан соң аңладым.

Төшләр безгә болай гына керми, алар һәрвакыт диярлек нәрсәдәндер ки­сәтергә телиләр. әгәр игътибарлырак булсак, бәлки күп кенә бәхетсезлекләр безне читләтеп үтәр иде. Яки без авыр хәлләргә азмы-күпме әзер торыр идек. Гомеребездә бер генә вакыйга да юктан гына килеп чыкмый бит.

Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА.

Мамадыш районы, Ямаш авылы.

 

 

 

 

 

 

Татарстан яшьләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X