Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үзизоляция аерылышулар арту белән тәмамланмасмы?

Кытайдагы хәлләр бездә дә кабатланырга мөмкин.

Владивосток дәүләт университеты профессоры Александр Исаев берничә көн элек шундый белдерү белән чыкты. «Үзизоляция чорында Кытайда аерылышучылар саны артты. Озакламый үзебездә дә шундый ук хәл күзәтелер, мөгаен. Үзизоляциядән соң илдә аерылышулар саны кискен артачак», — дип фаразлый галим. Бу сүзләрдә ни дәрәҗә хаклык бар икән?

Тәҗрибәле психолог Светлана Шкурко фикеренчә, безгә андый куркыныч янамый. «Безнең менталитет бөтенләй икенче. Бездәге гаиләләр фәкать шушы үзизоляция аркасында илдә чәчәк аткан эшсезлек аркасында гына таркалырга мөмкин. Ир белән хатынның көннең 24 сәгатен бергә уздыруы аркасында гына никах җимерелә алмый. Үзизоляция чоры гаиләләрне, аерым алганда ир белән хатынны, киресенчә, берләштерәчәк кенә, миңа калса. Бер-беребезне яхшырак аңлар, тормыш иптәшләребезне, балаларыбызны якыннанрак белү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу», — ди белгеч.

Шулай да үзизоляция вакытында гаиләдәге иминлекне саклау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салу комачауламас, ди Светлана Шкурко:

Үзизоляция чорында иң элек сабыр булырга, тынычлык сакларга кирәк. Бу — вакытлы күренеш икәнлекне онытмагыз. Иртәме-соңмы үзизоляция чоры тәмамланып, элеккеге яшәү рәвешебезгә кайтачакбыз. Бераз көтәргә генә кирәк.

Бер-берегезгә карата игътибарлы булырга, җае чыккан саен яратуыгызны белдереп торырга тырышыгыз.

Үзизоляция чорында бер-береңне өйрәнү, яңа яктан ачу өчен дә вакыт шактый. Эш белән өй арасында узган көндәлек тормышта моңа еш кына вакыт та, теләк тә калмый бит.

Ир белән хатынның уртак мавыгулары да гаиләне ныгыта. Уртак кызыксынуларыгыз юк икән, үзизоляция чорында аларны да булдыра аласыз. Моның өчен әллә ни зурдан кубасы да юк. Бергәләшеп ашарга әзерлисезме, китап укыйсызмы, әллә инде бергәләп кино карыйсызмы… Аерма юк. Иң мөһиме — бергә булган вакытның һәр мизгелен файдалы, мәгънәле итеп уздырырга тырышыгыз.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә: ир белән хатын бер үк вакытта әти-әни булуларын да онытмасын иде. Яратуыгызны белдерү дигәндә, бер-береңә генә түгел, балаларга карата да игътибарлы булуны күздә тотам. Юкса, соңгы арада әйләнә — тирәбездә баласы белән вакыт уздырырга сабырлыгы җитми торган ата-аналар, аеруча әниләр күбәеп китте. Шәхсән минем үземә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында, иреннән яки хатыннан канәгать булмаучыларга караганда, баласыннан зарланып килүчеләр күбрәк. Баланы бик иртә балалар бакчасына, аннары мәктәпкә илтәбез. Бөтен җаваплылыкны чит-ят кешеләргә аударырга тырышабыз. Аннары үзебез үк бала белән уртак тел таба алмавыбызга аптырыйбыз. Кайчак хәтта үз балабызны бөтенләй белмибез кебек тоела. Шуңа күрә, үзизоляция чорында булса да, балага тиешле игътибарны күрсәтергә тырышыгыз.

«Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов та үзизоляция чорында гаиләдәге иминлекне саклаучы иң мөһим сыйфат дип сабырлыкны атый. «Бүгенге вәзгыятьтә иң беренче чиратта сабыр булырга кирәк. Тик тормыйча, гел нәрсә белән дә булса мәшгуль булсаң хәерле. Көне буе телевизор карап, бармакка-бармак сукмыйча утырсаң, гаиләдәге киеренкелек артачак кына, билгеле. Өстәвенә, хәзер анда негатив хәбәрләр дә еш яңгырый. Шушы чорда без Аллаһы Тәгаләне тагын да ныграк искә төшерергә тиешбез. Үзизоляция чорын Ходайның бер сынавы итеп кабул итеп, аны лаеклы рәвештә уздырырга кирәк. Авырлыктан соң җиңеллек килүен дә онытмасак иде. Бер-беребезгә карата игътибарлы булып, бер-беребезгә комачау итмичә, кимчелекләргә күз йомарга тырышыйк. Тиздән Рамазан ае җитә. Догалар укып, ураза тотуга әзерләнсәк тә яхшы булачак», — ди Алмаз хәзрәт.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев