Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зур кунакны каршыладык: Рамазан ае башланды

Кичә, кояш баю белән Рамазан аен каршы алдык, бүген уразаның беренче көне. Үзизоляция шартларында узучы быелгы Рамазан ае турында Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

undefinedРамазан аенда кылган ихлас догаларда эпидемия афәтен җиңәргә ярдәм итәр. Архив фотосы

Айнур хәзрәт! Быелгы Рамазан ае, белгәнебезчә, аерым шартларда уза. Нинди яңалыклар турында әйтер идегез,  аны үткәрүгә аерым таләпләр кертелмиме?

-Әссәламүгаләйкүм вә рәхмә­туллаһи вә бәрәкәтүһ. Әйе,бүген кешелек зур сынау алдында калды. Әмма дөньяда нинди генә вәзгыять булмасын, Аллаһы Тәгалә кушкан кануннар үтәлергә тиеш. Хак мөселманнар төрле чорларны күрделәр, ачлыкны да, сугышны да, дин тыелган вакытларны да кичерделәр, әмма иманнарына хилафлык китермәделәр. Без дә, бу сынауны риза булган хәлдә, сабыр итеп үткәрергә тиешбез. Аллаһы Тәгалә безгә соңгы елларда динне иркенләп тотарга мөмкинлек бирде, мәчетләргә йөрергә беркемгә бернинди чикләүләр дә булмады бит. Әмма бу форсаттан, бу нигъмәттән бар кеше дә файдалана белмәде. Ахырзаман алдыннан җир йөзендә “Лә иләһә иллаллаһ” дип әйтүче калмаячак, Коръән күккә күтәреләчәк, аны ачып карарлар- ул буш булачак, диелә. Менә бүген дә мәчетләргә бик барырга теләсәләр дә, рөхсәт юк. Бу Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына бер кисәтүе. Инде тиздән барысы да җайланыр дип, яхшыга өметләник, Раббыбыздан гафу-истигъфар сорап, дога кылыйк.

-Рамазан аеның тагын бер күркәм гамәле -Тәравих намазлары. Быел мәчетләрдә җәмәгать белән укырга рәхсәт булмый булып чыга инде?

- Әйе,  быел  илдәге санитар- эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, тәравих намазларын бары өй шартларында гына башкарасы  була. Шулай да Аллаһ йортларында тәравих намазы имамнар тарафыннан укыла, әмма мәчет хезмәткәрләреннән тыш анда беркем дә катнаша алмый. Бу вәзгыятькә кадәр мәчеттә җәмәгать намазларына даими йөрүчеләр, бу юлы катнашып булмый дип  борчылмасыннар иде, ниятләренә карап, алар да өйләрендә укысалар, мәчеттә укыган савапны алырлар, иншәАллаһ.

-Айнур хәзрәт, тәравих намазын өйдә 8 рәкагать итеп кенә укырга буламы?

-Тәравих намазы 20 рәкагәть итеп укыла. Мәчетләрдәге намаз барышын, вәгазьләрне социаль челтәрләр аша онлайн күрсәтү турында да уйлашабыз.

- Авыз ачтырулар ягъни ифтарларны туганнар белән үткәрергә рөхсәт ителәме?Моңа да чикләүләр бармы?

- Әйе,күпсанлы кешеләр җыеп, мәҗлесләр үткәрү, халыкчан итеп әйтсәк, авыз ачтырулар вакытлыча тукталып тора. Быелгы  ифтарларны гаиләгез, балаларыгыз, ягъни иң якын кешеләрегез  белән тыйнак кына итеп,  түгәрәк табын артында бергәләп каршы алу өчен менә дигән мөмкинлек.

-Бу урында уразаның шартлары турында искә төшереп китсәк иде...

-Ураза балигълык яшендәге үз акылында булган һәр мөселманга  фарыз.Уразага иртә белән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап ниятләп керәсе.Көне буе ашау- эчүдән, кирәкмәгән буш сүз сөйләшүләрдән, якынлык кылудан тыелып торасы. Бу Аллаһка якынаю, ягъни сабырлык ае.Шуңа да ураза тотуның  Раббыбыз каршында әҗере зур булачак. Аллаһы Тәгалә адәм баласына хәленнән килә алмастай эшләрне йөкләми. Әгәр инде ураза тотарга сәламәтлекләре  мөмкинлек бирми икән,тотылмый калган ураза өчен фидия сәдакасы түләнә. Быел Диния Нәзарәтенең голәмәләр шурасы аны бер көнгә 200 сум исәбеннән билгеләде.

-Ул сәдаканы кая биреп була?

-Авыр хәлле мөселманнарга, ятим­нәргә, мохтаҗларга, мә­чет-мәдрәсәләргә. Саба мөх­тәсибәтендә, мәсәлән, әлеге акчага авыз ачу өчен ризык әзерләнеп, махсус контейнерлар белән волонтерлар ярдәмендә мохтаҗларга һәм ялгызларның өйләренә илтеп бирү оештырылачак. Бу изге эшкә кушылырга теләүчеләр булса, безнең  мөхтәсибәткә мөрәҗәгать итә аласыз.

- Фитра сәдакасын кайчан бирәсе?

  -Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында бирелә торган сәдака бу. Ул ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Болар - кемнедер рәнҗетү, гайбәт сөйләү, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозу һ.б. булырга мөмкин. Фитыр сәдакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Фитыр сәдакасы күләме  — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум. Ягъни кем 100 сум бирергә хәле булса - шуның кадәр бирә, мөмкинлеге булса 600 сум да бирә ала, әгәр 100 бирергә дә хәленнән килмәсә, аның үзенә сәдака тиеш була. Бу сәдакалар фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, бурычлыларга, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга - мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә. Мәчетләргә тапшырылган очракта, аларның һәр тиене исәпкә алынып, югарыда телгә алынган кешеләргә таратылачак.

- Тагын бер сорауга ачыклык кертсәк иде, намаз календаренда   сәхәр төгәлләнүне күрсәткән  вакыт кергәч, иртәнге намазны укырга ярыймы?

- Электән билгеләнгән тәртип буенча, иртәнге намаз кояш чыгарга 1,5 сәгать  кала укыла.

-Рамазан ае төгәлләнгәч билгеләп үтелүче ураза  гаетендә җәмәгать кабаттан  мәчетләрдә җыела алырмы?

 - Барысы да Аллаһы Тәгалә әмере белән. Ураза гаете намазын уку хакында Диния Нәзарәте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Әлегә барлык дин кардәшләрне дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт ае булган Рамазан шәриф  башлануы белән тәбрик итәм. Уразаларыбызны тиешенчә тотарга язсын, Раббыбыз сабырлыкларын вә җиңеллекләрен бирсен, кабул гамәлләрдән булсын. Бер-беребезгә догада, уй-гамәлләребез белән изгелектә булыйк.

 

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

  • борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
  • бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);
  • якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

  • сатып алыначак малны татып карау;
  • балага ризык чәйнәп бирү;
  • күзгә сөрмә тарту;
  • тешләрне пакъләү;
  • кан алдыру;
  • сөлек салдыру;
  • комган белән госел коену;
  • мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

 

Уразага ният кылу: Ураза булачагына тел белән яки күңеле белән ният кылу тиештер. «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисәл-Лилләһи Тәгаалә». (Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр).

Авыз ачканнан соң ошбу дога укылыр: «Аллаһүммә ләкә сүмтү, вә бикә әәмәнтү, вә галәйкә тәүәккәлтү, вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгьфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххартү». «Әй, Аллаһү, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһү, инде минем әэвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл». Амииин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X