Американың Колледж-Стейшен шәһәрендәге лабораториядә эшләүче Фәрит Вәгыйзов: "Данлыклы Саба мәктәбендә белем алдым"
Беренче укытучы... Гомумән, яшь буынга белем биргән мөгаллим-мөгаллимәләр ниндидер сихри көчкә ия.
Алар турында язучылар, шагыйрьләр, композиторлар күпме әсәрләр, җырлар иҗат итеп, бу гүзәл һөнәр ияләренә мәдхия җырлаганнар. Легендар шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләренә язылган "Иң гүзәл кеше икәнсез" дигән җыр барлык укытучыларга гимн булып яңгырый:
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез -
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Әйе, хәреф танырга өйрәткән, аннары нинди дә фәнне яраттырган, тормышта үз юлыңны табарга, һөнәр сайларга ярдәм иткән укытучыларың сине гомер буе озата бара. Менә шуңа бер мисал да китерим инде.
..Өйдә телефон чылтырады. Кыңгырау ерак океан артыннан ук икән. Берничә ел инде Американың Колледж-Стейшен шәһәрендәге лабораториядә физика фәненең атом-төш өлкәсе буенча эшләүче Саба егете Фәрит Вәгыйзов булып чыкты ул.
- Әгәр дә безнең җәйге сөйләшү матбугатта чыга калса, бик тә мөһим берничә җөмлә өстәрсез әле, - дип сүзен башлады ул.- Без җәмәгатем - районыбызның Түлешкә авылы тумасы Зәбидә Мөхәммәт кызы белән данлыклы Саба мәктәбендә белем алдык. Әтием Габделхак та шунда ук физика фәнен укыткан иде. Химия-биология, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллинга, Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиевага, инде мәрхүмә булган Елена Әһлетдин кызы Гыйләҗетдиновага (фотода уртада, китап тоткан), Рәфидә Мансур кызы Миңнехановага рәхмәтебезне газета аша җиткерик.
Югарыдагы фотоны - Саба урта мәктәбе укытучыларын фотохәбәрче Нурхан Дәүләтов байтак еллар элек төшергән булган. Бу фотосурәттә дә хәзер кемнәр исән, кемнәр юк инде.
Әмма алар - изге затлар үзләре белем биргән укучылары күңеленнән мәңге, ягъни бакыйлыкка күчкәнче чыкмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев