Саба таңнары

Аучы

- Ничек кызганмыйсың шуларны? Кош-корт атып йөргәнче юньлерәк эш эшләсәң, савабы булыр иде.

Ул кадәр кан кою юньлегә илтер микән, Габдулла, туктыйсыңмы әллә, - дип ярсуын йомшарта төште Фәйрүзә. Аның ире Габдулласы үзен белә-белгәннән бирле ау белән шөгыльләнә. Төп эше - мәктәп каравылыннан бушаган чакта, куян куа...

  • - Сезон ачылу белән, елның кайсы вакыты булса да мылтыгын асып ауга чыга. Корбанын кулына тоткач кайчакларда күңеле сыкрап куйгаласа да, күңеленең бер почмагындагы җиңү хисе тантана итә. Һәр фасылның ау сезоны үзенчә якын аңа. Ап-ак кар өстеннән "барыбер тота алмыйсың" дигәндәй тырык-тырык чабучы куянны әллә кайдан ук күреп ала мәргән. Ә инде кабан кадәр кабан дуңгызы эләктерүе мәшәкатьле, куркыныч булса да, кулга килеп кергәч шулкадәр шатлыклы!
  • Фәйрүзә апа аның бу хикмәтләрен өнәп бетерми. Өнәмәсә дә бер ни эшли алмый, яшьлектә яратышып, башкалар арасыннан сайлап алынган яр бит! Хайван ата дигәч тә, хатынына, балаларына мәрхәмәтсез, бәгырьсез түгел. Киресенчә, ир-атларга хас ук булмаган нечкә күңелл, хислерәк тә әле ул. Фәйрүзә апага да алып кайткан каз-үрдәкләрне кыздырмый булмый. "Ярар инде, адәм баласының шөгыле булырга тиеш бит. Минем кебек бияләй бәйләп утыра алмый, ул гына түгел, башкалар да йөри инде", дип үзен тынычландыра кайчакта.

    Иң беренче атып алган киеген хәтрели ул. Җиде-сигез яшеннән әтисенә ияреп ауга йөргән Габдулла 14 яшендә беренче тапкыр кыр үрдәге ата. Каурыйлары елтырап торган үрдәкне кулга алгач, түзми үсмер малай: күзләрендәге яшьләрне тыеп тора алмый, елый. Үрдәкнең тагын да зурысын тотып камышлыктан чыккан әтисенең: "әй , улым, болай булса тормыш итүе авыр булачак. Син атмасаң, аны башкалар барыбер атып ала. Без уйлап чыгарган нәрсә түгел, аптырап торма", дигәч малай бераз тынычлана төшә. Син атмасаң, башкалар барыбер атачак, дигәне күңеленә кереп калганмы, 45 яшенә кадәр ауны ташламый Габдулла.

    Ауга ялгызы гына чыкмый ул. Аның Акбае бар. Үз гомеренә әллә ничә Акбай алыштырган. "Монысы башкалар кебек ау уңышлы булганга сөенә белмәде. Алдагылары табышны алып кайтканда минем янда бөтерелә-бөтерелә кайттылар. Ә монысы ялкауланып, мәҗбүри генә чыга иде. Мылтык тавышына да ияләнә алмады, уңышлы аудан кайтканда миннән әллә ничә метр ераклыктан кайта торган булды. Үзенә чыгарган өлешне ашамады, тагын шундый сәерлеге бар иде: аудан берәр нәрсә алып кайткан төнне елап чыга. Аучы дусларыма сөйләп күрсәткәч, синең эшеңнән риза түгел, ат син аны, диделәр. Үз гомеренә дистәләгән киек-җанвар, кош-корт атсам да, Акбайга ата алмадым". Утыз елдан артык ау белән шөгыльләнгән Габдулла абыйның күзләре дымланды...

    Чираттагы ауга да бергә чыга алар. Бу юлысы акбайның башка көннәргә караганда тагын да сәеррәк баруын сизә хуҗа. Ә ап-ак кар өстендә күзләрне кызыктырып яңа гына шул тирәдән узган куян эзләре ята. Ул да булмый, атылып озын колак килеп тә чыга. Аучыга шул гына кирәк тә, мылтыгын куянга төзи дә атып җибәрә. Ашыга-кабалана чираттагы корбаны янына килгәч кенә ядрәнең куянга түгел, Акбайга килеп эләккәнен аңлый. Беренче тапкыр үрдәк аткач елаган Габдулла түзми, акыллы Акбаен кочаклап тагын елый. Тик бу юлы үсмер малай түгел, ир уртасы кеше яшен түгә. Шул көннән башлап ауны туктата Габдулла абый. Аның утыз еллык зур мавыгуына үзе белән өч еллап кына ауга йөргән Акбае нокта куя.

    Замирә Сәмигуллина.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: