Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Балама әти эзлим”

    Дустымны үпкәләттем. Катырак әйтеп ташладым ахрысы. Хаклы булдыммы мин, юкмы, белмим. Һәркем үз проблемасын үзе чишәргә тиеш. Үзе егылган еламас иде әле.

    Замирә СӘМИГУЛЛИНА

    Нәрсәгә алай эшләдем инде дип, үземне битәрләп тә йөрдем соңыннан. Сигез ел элек шәһәрдә үсеп, кала тәрбиясе алган дустым мине эзләп кунакка кайткан. Имеш, ялгызым бала үстерәм, бу мәсьәләдә аңа да төпле киңәш бирә алачакмын. Дөресрәге, шәһәр тәрбиясе алган Ризидә үз уйларына мине дә кушылыр, уңай җавап ишетермен дип уйлаган. Капка төбемә килеп туктаган автобус кадәр зурлыктагы чем кара машинадан кояшның үзе кебек балкып килеп төште дустым.

    - Бәби алып кайтасым килә кызый, - ди бу хәл-әхвәл белешеп, чәйләп алгач.

    - Күптән вакыт, нәрсә тоткарлый? Уңганлыгың, чибәрлегең бар. Кияүгә чык та алып кайт.

    - Кияүгә чыга алмыйм, дустым, мин аны яратам бит. Син ни диярсең икән? Ә ул гаиләле, яшь арабыз хәйран. Миңа егерме алты, аңа илле өч яшь.

    - Имәндә икән чикләвек...

    - Ачуланма инде.

    - Ачуланмыйм бит, үз башың үзеңдә, - дидем аптырап.

    - Әрлисең, минем фикерем ошамаганлыгын карашыңнан ук аңладым.

    - Әйе шул, риза түгел андый эшеңә. Илле өч яшьлек кеше иреннән бәби алып кайтып нишләргә уйлыйсың инде, син?

    - Нишләргә дип... Аны ташлап, яратмаган килеш кияүгә чыга алмыйм бит. Киләчәгемнән куркам. Картлык көнемдә ялгыз калудан.

    - Әле картлыгыңны да уйлыйсың мени?

    - Көләсең син миннән.

    - Көлмим, кызганам мин сине, уйларыңда адашкансың бит син. Ярый, таптың ди. Ничек үстермәкче буласың ул баланы бу заманда?

    - Син үстерәсең бит әле.

    - И дустым, ялгыз хатын үзе генә белә ничек үстергәнен. Бүгенге тормышта эшең, яшәү урының булса үстерәсең, сүз дә юк. Эшләп торган, ялкау булмаган кешегә бүген яшәргә, бала үстерергә мөмкин. Аллага шөкер, минеке дә үсеп килә. Алимент алмауда эш юк. Тик, минем кызым әтисе барлыгын белеп, аны танып үсә. Хикмәт, матди якта гына түгел. Ә син, син нишләргә уйлыйсың? Ул бала үсмер вакыты җиткәч, әтисен сораганда кемне күрсәтерсең?! Егерме яшьлек балага әтисе дип җитмеш өч яшьлек картны күрсәтерсеңме, дустым? Ярый да инде әти-бабай исән-сау яшәп торса. Әле аның янәшәсендә җитмеш өч яшьлек карчыгы да була бит. Сугыш чоры түгел җаныкаем. Шушы чибәрлегең белән илле өч яшьлек кеше иреннән бала алып кайтам дип йөрмә җүләрләнеп. Син бит үзең бик яхшы кыз, берүк, эгоист булма, - дип кызып киткәнемне сизми дә калдым.

    Куна калырмын дип кайткан дустым, көнендә үк кире Казанына кайтып китте. Әйтмәсә дә, сиздермәскә тырышса да аңладым: үпкәләп китте. Аннан соң, ник әйттем дип мин дә үкендем. Кешегә акыл өйрәтү нәрсәгә кирәк иде. Үзем дә ялгыз хатын. Шулкадәр аһ итәрлек, нинди киңәш бирә алам инде, йә?! Ярар үткән эшкә салават. Шушы сөйләшүдән соң, ничә шалтыратсам да Ризидә телефонын алмады. Тора-бара, дөнья мәшәкате белән мин дә оныттым. Үпкәләткәнем өчен үкенүем дә бетте. Еллар төзәтте ахрысы борчуларымны.

    Олы яшьтәге, гаиләле ир-атлардан бәби табып үстерүчеләр арабызда юк түгел. Без - хатын-кызларның адашуымы инде бу, ялгышуымы?! Бай, җитеш тормышка омтылумы? Әмма бугенге заманда ялкау булмаган кешегә матди якны көйләү мөмкин булмаган хәл түгел. Эшләп, тырышып яшәгәннәрнең ачтан үлгәне дә, киемсез йөргәне дә юк. Баланың тамак туклыгы, тән саулыгыннан тыш, аның күңелендәге хисләрен дә уйларга кирәк бит. Аерылышкан гаиләләрдә үскән балалар бер төрле кичерә. Яратам дип алданып, сөяркәдән бәби алып кайтып, ул балага җитмеш яшьлек әтине, оныклы әтине ничек аңлатырга кирәк?! Баш миемдә шундый уйлар кайнап йөргән чак. Хезмәтем буенча алтмыш хуҗалыклы бер авылга барырга туры килде.

    - Аның да ике баласы бар иде, минем дә. Икебезнең дә иптәшләребез бездән алда мәңгелеккә киткән иде. Бер алдым, бер куштым, тегеләй уйладым, болай уйладым да бабайны йортка кертергә булдым, сеңлем. Арифметикасы менә шул гына аның, - дип каршы алды мине алтмыш сигез яшьлек Васига апа. - Мин йон эрләгәндә, шушы диванда утырып торса да, иптәш бит, - дип тә өстәде.

    Шушы сөйләшүдән соң насыйп ярның яшьлектә генә түгел, җитмешкә җиткәч тә кирәгенә тагын бер кат төшендем. Тик, насыйбың чыкмаса, каршыңа әллә нинди уңган кызларны, яки булдыклы ир-егетләрне чыгарып куймасыннар, сиңа язмаганы сиңа булмый шул. Юкка мени авылларыбыз буйдаклары белән бергә картая. Шул ук вакытта хатын-кызлар йорт салу артыннан чабулый. Дүрт ел элек дустым Лилия йорт салу эшенә керешкән иде. Бервакыт кирпеч белешергә китте бу, озак тоткарланмый кайтып та җиткән бер КамАЗ кирпеч төятеп. Аягында кып-кызыл босоножки, өстендә чәчәкле сарафан. Бер КамАЗ кирпеч төягән, кулындагы сумкасында төзелешкә кия торган киеме. Шул вакытта авылларда киң, иркен йортларында олы яшьтәге әти-әниләре җылысында яшәүче өйләнми калган ир-егетләр күз алдына килде. И, минәйтәм, шундый булдыклы ялгыз хатыннарны, ана хисен тоя алмый картая баручы кызларны авыллардагы иркен йортларында яшәүче буйдакларга алып кайтып куй идең. Ә Лилия өчен хәзер күңел шат. Үзенең тиң парын табып тормышка чыкты. Менә дигән итеп яшиләр Аллага шөкер!

    Авыл тулган буйдак егетләр белән. Танышларым арасында да буа буарлык. Беркөн Илфат шалтырата. "Ирек мәйданы" гәҗите аша бер кыз белән танышкан идем, әйдә очрашуга икәу барыйк әле, оялам ди. Тәрбиясезлек булса да, башта көлдем рәхәтләнеп. Урманга утын төяп баралар мени, дим. Оялчан тик, оялчан инде, күндем ярдәм итәргә. Гыйнвар башлары. Киттек, ниндидер Римма исемле кыз белән танышырга. Казанга килеп җиткәч әйтә бу: шәһәр кызы ул, шуңа оялам, ди. Нәкъ кинодагы кебек: Илфат дулкынланып очрашу көтә. "Мин Баумандагы сәгать янында басып торам, өстемдә ак куртка, ак шапка. Көтәм.", - дип шалтыратты теге кыз. Озак көттермәдек, маршруткадан төштек тә без дә сәгать янына ашыктык... күземә күренә микән дип торам (ахырзаман галәмәте микән?!): сәгать янында Ризидә басып тора. Элеккеге кебек чибәр, мөлаем. Берничә ел элек бай абзый белән күрешеп, аннан бәби алып кайтырга йөргән дустымның авыл егете эзләвенә бик гаҗәпләндем. Ә аның мине күргәч бер исе китмәде. Сиздермә дип әйтүе булдымы, күзен кысып елмайды да, моңа кадәр белмәгәндәй минем белән танышты. Артистлыгына исең китәрсең. Телсез калдым. Илфат янында мин дә Римма-Ризидәне (танышу өчен исемен үзгәрткән булып чыкты дустым) белгәнемне сиздермәдем. Ризидәгә егет ошады булса кирәк, үз язмышын ачылып китеп сөйләде дә куйды:

    - Ике бүлмәле фатирым да, эшем дә бар. Билгеле фатирны үзем эшләп алмадым. Берничә ел элек гаиләле ир-ат белән очрашып йөрдем. Аннан малай алып кайттым. Урамда яшәтә алмый бит инде, фатир алып бирде. Менә шунда яшибез. Ул миңа үз тиңеңне тап, кияүгә чык дип киңәш бирә. Үзем дә аңлыйм: гаиләсеннән тартып алырга хакым юк. Миңа ир түгел, беренче чиратта балама әти кирәк. Син миңа ошыйсың, мин сиңа ошасам аралашып карыйк, - дип тәкъдимен кабыргасы белән куйды Ризидә. Тәвәккәллегенә исем китте.

    Теге вакыттагы вакыйга күз алдына килде. И-и-и җаным, тәки бәби алып кайткан бит бу. Картлыгында ялгыз калмас өчен алып кайткан кайтуын да, баланың киләчәген дә "уйлаган" бит - әти эзләргә булган. Бу очракта эгоист дип әйтергәме, белмим. Аптырашта калдым. Ярый ла инде бар хатын-кызның да баласына әти булырдай егетләр очрап торса. Яшь, авыл буйдакларының барысы да әти-бабай ролен алыштырырга риза булыр микән соң?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: