Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Бармагымда йөзегем, бер салдым да , бер кидем...

    Кеме генә юк дөньяның! Бер ир өч тапкыр гаилә кора, иң кызыгы шунда: өйләнгән саен хатыннарына бер үк балдакны кидерә. Миләүшә шуларның берсе..

    .

    Әй, җырлый да инде бу Рәсим. Әлеге җыр юллары нәкъ минем тормыш турында диярсең, билләһи. Минем ирем дә бер ярәшү балдагын бер салды да, бер киде.

    Институтка бер үк елны укырга кердек без. Педагогия институтында укыган елларда безнең тирәдә, Илдар белән миннән дә матур пар булмагандыр. Кайда барсак, кайда йөрсәк тә бергә идек без. Ярату минем яктан көчлерәк тә булды ахрысы. Ул бәлки, егет кеше буларак, кайнар мәхәббәтен сиздерергә дә тырышмагандыр. Студентларны элек авылларга эшкә җибәрү бар иде бит. Без дә бер-беребездән калмас өчен дигәндәй, бер үк колхозга билгеләндек. Анда спект акль өйрәнеп, театрлар куеп йөрдек. Дусларыбыз өчен безнең мәхәббәт, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә сөюеннән бер дә ким түгел. Аралаша торгач, өйләнешкәнче үк Илдарның әти-әнисе янына кайтып йөри башладым. Булачак каенанам да ошатты кебек, кабат кайтуымны теләп озата иде. Шулай матур гына очрашып йөри торгач, соңгы курста гаилә корып җибәрдек. Егет ягы зурлап туй ясады. Шәһәр мәктәбенә эшкә килдек.

    Иң бәхетле вакытларым дип шул елларымны саныйм. Чын-чынлап, беренче тапкыр балалар алдында дәрес бирүләр, гаиләдә беренче балабыз туу яңа яши башлаган гаиләгә никадәр мәшәкатьле тоелса да, куанычлы мәшәкать булган. Ике елдан Илдарны үзенең укып чыккан мәктәбенә эшкә чакырдылар. Тәүге куанычыбыз - сабыебызны кочаклап ир нигезенә яшәргә кайттык. Яши башлагач та, җай гына бара кебек иде тормыш. Әмма савыт-саба шалтырамый тормый. Без дә юктан гына сүзләштек. Мин тугыз айлык балам белән әни йортына кайтып киттем. Шул китүдән мин дә кайтмадым, баламның әтисе дә, горурлык мәхәббәттән өстен булганмы, безнең янга бер тапкыр да килеп карамады.

    Кияүдән кайтып киткән көнемне әле дә хәтерлим. Сумкама бала киемнәрен салдым да, кеше-кара күргәнче дип, үләннәргә абына-абына басу буйлап олы юлга йөгердем. Әйтерсең лә, кемдер куа килә. Әтисеннән аерылуны сизепме, әллә асты юешләнүгә борчылып, кызым елый. Киселгән каен төбенә утырып баламны имезгәч, бераз тынычлангандай булды. Үзем һаман Илдарны көтәм, килгән юлдан аны күзлим. Юк, килмәде. "И, Миләүшә, ниләр булды соң сезгә? Бик матур парлар идегез бит", - дип үз-үземә сорау бирәм. Ярый әле олы юлдан үтүче КамАЗ машинасы озак көттермәде. Мине "попути" авылга калдырып китте. Шулчак уң кулымдагы бармакка күзем төште. Балдагым басу юлындагы тигәнәкләргә эләгеп төшеп калган икән, дигән курку йөгереп узды баштан. Куркуымнан айнып киттем, юк, төшеп калмады бит, Илдар балдакны салып калдырырга кушкач, стенкадагы чокыр эченә салып калдырдым бит. Ярәшү балдагына да вакланып торгач инде, дип тагын күңел кайтты. Шулай итеп без ирем белән законлы төстә аерылыштык. Әйе-әйе, әллә ачу, әллә нәрсә йөртте безне, рәсми аерылышуга кадәр барып җиттек.

    Ел артыннан ел узды. Икебез дз үз тормышыбыз белән, үзебезчә көйле генә. Күпләр чиртергә теләде күңел кылларына. Әмма мин беркемгә дә ачылып китә алмадым. Ә Илдар күрше авыл кызы Фирдәвес белән йөреп, кабат гаилә корып җибәрде. Гомер буе ялгыз яши алмас дигәндәй, авылдашлар моңа әлләни гаҗәпләнмәде. Әмма кайбер усал да, шаян да теллеләр: "Илдар Фирдәвескә балдак алып тормаган, Миләүшәгә кидергәнне генә кидергән икән, бу инде кешенең туй күлмәген киеп тормышка чыгу гына түгел, барыбер бергә яшәп бетә алмаслар. Кияүдән кайткан кызның туй күлмәген кияүгә чыкканнарга да бәхет елмаймый дип белми юрамаган өлкәннәр", - дигән сүзләр ишеттерделәр.

    Әллә нигезләрендә бәрәкәт, әллә парларда мәхәббәт булмаган, чыннан да Илдарның Фирдәвесе белән дә тормышы көйләнеп китә алмаган. Танышлардан ишетеп яшим, яше дә тулмаган баласын күтәреп, ул хатын да минем кебек, туган нигезенә кайтып киткән.

    Яшьлек хисләре белән үрелгән тәүге яратуыбыз онытылмаган күрәсең. Унбер елдан соң, Илдар безгә килеп йөри башлады. Мин дә баламда әтисенә карата начар фикер тәрбияләргә тырышмаган идем. Сәбәпчесе сөю булганмы, ни дияргә дә белмим, унбер елдан соң, без кабат кавыштык. Шулай итеп, минем ирем ЗАГСка барып, өч мәртәбә гаиләсен рәсмиләштерә. Бер үк балдакны ярәшү билгесе итеп өч тапкыр кидерә. Ике очракта мин кидем билгеле! Бүгенге көндә имин, тыныч нигезебездә гомер кичерәбез. Яшьлектәге ялгышуыбызга үкенәбез, билгеле. Шулай язылган булган, сыналганбыз, сынганбыз. Шулай да, без бүген бергә, мәхәббәт җимешебез янәшәдә, шунысы куанычлы.

    Ә Рәсимгә килгәндә, ул җырлый да җырлый: бармагымда йөзегем, бер салдым да, бер кидем...

    Замирә Сәмигуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: