Саба таңнары

“Барысына да үзем гаепле”

...Зәңгәр фарфор чәйнегемә җәй көне авылымнан җыеп алып килгән мәтрүшкә, бетнек, җиләк яфраклары салып, алма турап,чәй ясап куйдым. Өйгә әйтеп бетергесез хуш ис таралды. Авылым исе.

Бөтен кылларны селкетә, җанга җылы өрә торган ис ул. Эх, сагындыра ла соң авылым! Аның һәр почмагын, һәр агачын, һәр үләнен, һәр кешесен үлеп-үлеп сагынам. Бигрәк тә Гөлфәния әбекәем күз алдымнан китми. Үз әбием булмаса да, Гөлфәния әбекәй миңа үз әбиемнән дә якынрак иде. Шуңа да, яратып, "әби", дип кенә түгел, "әбекәем", дип дәшә идем аңа. Урта мәктәпне тәмамлап, авылдан шәһәргә чыгып киткәч тә, бик сагына идем үзен. Гел аның янәшәсендә идем шул. Бәлки ялгыз карчык булганга жәлләгәнмендер. Әйе, дөм ялгыз иде ул. Хәер, барысы турында да тәфсилләп сөйлим әле.

Гөлфәния әбекәйне әнисе һәм әбисе тәрбияләп үстерәләр. Әтисен белми дә ул. Әнисе: "Әтиең безне ташлап китте, без аңа кирәк түгел", дип гел әйтә килде. Алай булса да, хыялларында Гөлфәния һаман да әтисен көтте. "Ярар, ташлап китсен, ул бит минем әти, мин аны барыбер яратам!"- дип көтеп яши бирде. Ләкин әти кеше, күрәмсең, кызы барлыгын бөтенләй белмәде, кайтмады, соңыннан инде Гөлфәниянең дә өмете сүрелде. Бер бәхетең кителсә юк икән инде ул, Гөлфәниягә 10 яшь тулганда аның әнисе дә бакыйлыкка күчте. Сабый бала карт әбисе тәрбиясендә калды. Сугыш арты, ачлык, колхозда эшче куллар җитмәгән чор була ул. Гөлфәния дә үсмер чагында ук авыр колхоз эшенә алына: фермада сыер сава башлый. 18 яшенә кадәр шунда баш күтәрми хезмәт куя. Бервакыт авылга 2 эшче егет килә. Җәй айларына гына хезмәткә ялланган егетләрнең берсе Гөлфәниянең күңеленә кереп урнаша. Кыз баланың йөрәген шомырттай кара күзләр, чем кара куе чәчләр, килешле буй-сын әсир итә. Егет тә Гөлфәниягә серле генә елмая. Гөлфәния беренче тапкыр мондый хис кичерә, егетнең бер карашыннан йөрәге "жу!" итә, йөрәк тибеше көчәя. "Мәхәббәт дигәннәре шушы була икән инде!" - дип уйлый Гөлфәния. Кыз бала әбисенә кайтып хисләре белән уртаклаша. Әмма әбисе: "Алар янына якын да киләсе булма!"- дип кырт кисә. Аптырашта кала Гөлфәния. Ләкин йөрәк "ярамый" дигән сүзгә буйсынамы соң? Чибәр егет белән тиздән якыннан таныша Гөлфәния - Сәлим исемле күрше авыл егете булып чыга ул. Әбисенә сиздерми генә, Сәлим белән көн дә очрашуга йөгерә Гөлфәния. Рәхәт бит! Җәйге матур кичтә, йолдызлар санап, тәмле печән исен иснәп хыялланып утырулары. Яныңда шундый чибәр егет тә булса! Гөлфәния үзен бик бәхетле хис итә.

Ләкин тәмле әйбер күп булмый дигәндәй, көз айлары якынлаша, Сәлимгә дә туган авылына юл тотарга кирәк була. Гөлфәнияне Сәлим хат алышырбыз, мин сиңа килгәләрмен, җәй айларын кабат шулай бергә уздырыбыз, дип өметләндерә. Сәлим иртәгә китәсе дигән төнне дә очрашалар алар. Әмма Гөлфәниягә Сәлим сәер булып тоела ул көнне. Юктан да көлүе, сөйгәненең берәр әйткән сүзен ошатмаса, дорфа итп кычкырып ук җибәрүе бик сәер тоела Гөлфәниягә. Моның серенә тиз төшенә кызчык - Сәлиме исереп килгән икән. Егет аңа шул кадәр чит булып тоелды ки, Гөлфәния өенә кайтырга була. Ләкин Сәлим Гөлфәниянең кулыннан тотып ала да, кайтмыйсың, минем белән каласың, дип үзенә өстерәп ала. Гөлфәния куркуыннан кире урынына утыра. Сәлим исә аны җиргә этеп яткыра да, киемнәрен ерткалый башлый. Бернәрсә аңламаган Гөлфәния кычкыра, моңа Сәлимнең ачуы гына кабара. Кызчыкның авызын кулы белән каплап, кулларын кысып тота Сәлим. Курыккан кыз акылы белән ниндидер томан эченә кереп югала. Сәлим исә азгынлыгын тыя алмыйча үзенең мәкерле эшен башкара...

Гөлфәния таң атып килгәндә аңына килә. Киемнәре ертылган, чәчләре тузгыган, тәне сызлый. Янында беркем юк, Сәлимнән җилләр искән. Кеше күргәләгәнче ,дип ул өенә йөгерә. Өйгә ачык тәрәзә аша керә, күлмәген салып мендәр астына сала да, тиз генә урынына менеп ята. Мең уй белән, яшьләренә тыгыла-тыгыла Гөлфәния әле озак вакыт йоклый алмый ята.

Гөлфәниянең корсакка узуын беренче булып әбисе сизә. "Белдем мин аның шулай буласын! Якын килмә ул бәдбәхеткә дидем бит югыйсә! Алма алмагачыннан ерак төшми, диләр, анаң эзеннән барасың, юнсез!"- дип Гөлфәнияне орыша ул һәм, - "Күрше авылда бала төшерүче карчык бар, шуңа барабыз", - дип кистереп әйтеп куя.

Әби сүзендә тора. Баралар алар карчыкка. Кечкенә караңгы өйгә керүгә үк, Гөлфәнияне курку биләп ала. Ләкин, артка юл юк шул инде... Ничә көн буе интегә бу йортта Гөлфәния... Әллә баласы төшәргә теләмәде, берничә көн авыртуы басылмады, Гөлфәния ыңгырашып, кычкырып ятты... Ниһаять, берничә көннән Гөлфәния аягына басып авылына кайтып китте.

25 яше тулгач Гөлфәнияне Хәлил исемле авылдаш егете кияүгә сорап килә. Инде "карт кызлар" исемлегенә дәгъвалаучы Гөлфәния моңа бик сөенеп риза була. Матур итеп туй ясыйлар, тора бара өй салып чыгалар, авылда иң матур пар булып гомер итә башлыйлар. Айлар бара, еллар уза, мәхәббәт җимешләре - балалары гына булмый... Гөлфәниягә яшлек хатасы тынгылык бирми, гаебен үзендә икәнен аңлый, борчыла. Ләкин моны Хәлилгә ничек сөйләргә?! Кыюлыгы җитми хатынның.

Хәлил исә тормыштагы бу җитешсезлекләрен аракы эчеп "оныта", исереп алгач Гөлфәниягә кул күтәрергә дә чирканмый... Кайчандыр бөтен авылга үрнәк булып торган гаиләнең тормышы аска тәгәри башлый. Түзмичә, Гөлфәния киемнәрен җыеп, кире әбисе йортына кайтып китә. Әбисен кадерләп теге дөньяга озатканнан соң, берүзе төп йортта тормыш итә башлый.

Көннәрдән бер көнне Гөлфәния, Хәлилнең бик каты чирләгәнен ишетеп ала. Өчпочмак пешереп, бакчасындагы кызарып пешкән кура җиләген бер савытка салып, Хәлилнең хәлен белергә бара ул. Кайчандыр имән кебек нык, төз гәүдәле, чибәр Хәлил, сөяккә генә калган, урын өстендә ята, бик авырдан сулый иде. Гөлфәния аның янына барып утырды. Хәлилнең Гөлфәнияне күргәч, йөзе яктырып китте. Ул хәлсез тавышы белән: "Гөлфәния, булдыра алсаң, кичер мине, ....сиңа бала сөю куанычы бирә алмадым, яшли чирле идем инде мин, бу хакта сиңа сөйләргә курыктым, хурландым", - диде. Гөлфәниянең күз аллары караңгыланды. Ул Хәлилнең ябык гәүдәсен кочты һәм: "Син мине гафу ит, Хәлил", - дип пышылдады. Атна-ун көн дигәндә Хәлил мәңгелеккә күзләрен йомды.

Ялгыз яшәп күнеккән, инде бишенче дистәсен ваклаган Гөлфәнияне кияүгә сорап килүчеләр булмады түгел, булды. һәркайсын кире какты ул. Фермада пенсиягә чыкканчы сыер сауды. Ялга чыккач, кышларын оекбашлар бәйләде, җәйләрен җиләккә-гөмбәгә йөрде, әкренләп кенә дин юлына килде, намазга басты. Шулай итеп, Гөлфәния әбекәйнең гомере ялгызлыкта узып китте. Үзеңә генә читен түгелме соң, дигән соравыма, ул: "Барысына да үзем гаепле. Аллаһы Тәгаләнең бер сынавыдыр... Гөнаһларым өчен үзем җавап бирәм, мин тәкъдиремнән риза ", - дия иде. Узган кышны ул да гүр иясе булды...

Алсу Галимуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: