Берлинга танкта кергән Мәхмүт
Менә тагын җиргә Җиңү язы килде. Инде 69 тапкыр илебез 9 май - халыкның һәм армиянең тиңдәшсез батырлыгы белән яуланган Җиңү көнен бәйрәм итә.
Илебезнең бәйсезлеген саклап калуга районыбыздан изге яуга киткәннәрнең дә зур өлеше керде. Сугыштан Җиңү яулап кайткан Мәхмүт абый Төхбәтуллинның 9 май якынлашкан көннәрдә күзләре еш яшьләнә, сөйләшкәндә тавышы калтырый, җаны тынычсызлана.
Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч операцияләрендә бронялы техниканың роле бәхәссез булганлыгын барыбыз да белә. Мәхмүт абый да - Берлинга Т-34 танкында барып җиткән каһарманнарның берсе.
1943 елда армиягә алынган 18 яшьлек Шәмәрдән егете сугыш машинасын йөртергә Свердловскида өйрәнә. Нибары 35 сәгатьлек "вождение" узган механикларны танклары белән бергә эшелонга төяп көнбатышка озаталар. Фронтка Шәмәрдән станциясеннән узып китәсен белгән Мәхмүт әти-әнисен күреп калырга (бәлки соңгы тапкырдыр!) җилкенә башлый. Әмма Кукмарада һәм Иштуганда туктаган паровоз Шәмәрдәнне "пыф-пыф" килеп узып китәргә тиеш була. Шулай да танкист теләгенә ирешә: әти-әнисе, туганнары, хезмәттәшләре белән очраша. Станциягә көнбатыштан яралылар белән кайтучы состав да туктаган була. Кайсының кулы юк, кайсының аягы...
- Менә иң авыры шул булды,- диде күзләре яшьләнеп, тавышы калтыранып киткән Мәхмүт абый.- Без барабыз фронтка, мин дә шул мәхшәр эченә керәм, шушы хәлләр минем белән булачак бит инде хәзер дип уйлыйм. Үләмме мин анда, яраланаммы - белеп булмый. Паровоз кузгалып киткәндә бик авыр хисләр кичердем.
Мәхмүт Төхбәтуллинга мең үлемне җиңеп кайтырга язган булып чыга. Исән калырга дошман өстенә күп тапкырлар барган сугышчылар да өйрәтә.
-Эшелон Львовка килеп тук тады шулай,- дип искә ала ветеран.- Шунда танк экипажын формалаштырдылар. Мин механик кына иң яше, калган өчесе фронтовиклар. Төбәүче миңа әйтә: "Сынок, жив хочешь остаться ",- ди бу миңа. Хочу, мин әйтәм. "Алайса, мине тыңла". Мин аптырам калдым. Моны тыңласаң, ничек исән калам икән, дип уйлыйм. Бу мине танкка алып керде. Анда механикның урыны аста, ә төбәүченеке өстәрәк. Ике аягын минем иңбашыма куйды һәм уңы белән җилкәмне кысты. Сизәсеңме, ди. Сизәм мин әйтәм. Сизсәң мин аякны йомшартканчы уң рычагны тарт. Мин сиңа немец танкысы шул якта, шунда алып бар дип кычкыра алмыйм атакага барганда, шуңа күрә аяк белән идарә итәчәкмен. Беренче атакага әнә шундый үзенчәлекле күрсәтмә алып бардым. Соңыннан төбәүчегә, муен борылмый, каты сугасың дим. "Мин үзем моны сизмим, муен борылмау һәлак булудан бик күпкә яхшырак", ди күпне күргән сугышчы. Фронт үзе өйрәтә икән ул танкны ничек йөртергә. Ахырдан танк йөртү остасы булып танылдым.
Мәхмүт абый экипажы Украинадан һәм Европадан фашистларны куу өчен барган бәрелешәрдә дошманның күп хәрби техникасын юк итә. "Сандомир" операциясендә немецлар 1944 ел башында җитештерелә башлаган 60 тонналы "Королевский тигр" авыр танкын да кулланалар.
- Шәмәрдән заготзерносының ике катлы агач йорты бар иде. Королевский тигр прицелдан нәкь шуның кадәр булып күренә,- дип искә ала ветеран.- Ул синең галәмәт озын көпшәсен төбәп килә, снаряды бер километрдан "Т-34"нең башнясын алып ата. Ну, куркыта да инде. Без "Тигр"ны сафтан чыгару өчен 300-400 метр якын килергә тиеш. Ничек булса да, маневр ясап коточкыч сугыш машинасының култык астына барып җитәргә кирәк. Аның бер кимчелекле ягы бар, борыла алмый иде. Маңгаена атып син аны җимерә алмыйсың, яннан торып башына җитсәң генә.
Механик-йөртүче "Т-34"нең көпшәсен тотрыклы горизонталь хәлдә калырлык осталык белән йөртеп, төбәүчегә төз ату өчен мөмкинлек тудыра. Берлинга барып җиткәнче экипажның үзенә дә дүртенче танкка күчеп утырырга туры килә. Гитлерның оясы тузгытылгач та, сугыш бетми әле Мәхмүт абый өчен. Аларны, Власовчыларга каршы сугыш гадәти булмаячак, дип Чехословакиягә алып китәләр. Өченче танк армиясенең 9нчы механикалаштырылган корпусы танкисты М.Төхбәтуллин Прага шәһәрен азат итүдә катнаша. Җиңү көнен шунда каршылый. Батырлыклары өчен "Дан" ордены, "За отвагу", "За освобождение Варшавы", "За освобождение Берлина", "За освобождение Праги" медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң хәрби хезмәтне Белоруссиянең Борисов шәһәрендә дәвам итә. 1950 елга кадәр яшь солдат-механикларны танк йөртү серләренә өйрәтә. Мәхмүт абый Төхбәтуллин Белоруссия хәрби округыннан өч мәртәбә Октябрь бәйрәмендә Минск шәһәрендә, ә 1948 елда Мәскәүдә үткәрелгән хәрби парадта катнаша.
Шәмәрдәнгә кайтып, ашлык кабул итү предприятиесендә эшли башлагач та (1977-1985 елларда шушы предприятие директоры), фронтташ дуслары белән араны өзми.
- Мине фронтта «братишка» дип йөртәләр иде, - дип сөйли ветеран. - 3нче танк армиясенең 9нчы механикалаштырылган корпусы ветераннары советы үткәргән очрашуларда катнаштым. Без 1507 үзйөрешле полкы ветераннары Мәскәүдә учетта тора идек. Бер очрашуга хатыным Җәмилә белән бардык. Чакыруларны, наш дорогой фронтовой братишка, дип язалар иде.
Җәмилә апа тормыш иптәшенә ветераннар советыннан килгән барлык хатларны, сугыш хатирәләрен ачкан истәлекләрне пөхтәләп бер папкага тегеп барган. Биредә Мәхмүт абыйның рациона-лизатор, күпсанлы техник яңалыклар авторы икәне турында сөйләүче документлар да бар. Гаилә архивында иң кадерле истәлекләрнең берсе ул. Җәмилә һәм Мәхмүт Төхбәтуллиннар бергә 65 ел гомер итеп Шәмәрдәндә генә түгел, районда иң өлкән алтын парлар булып танылган гаилә хәзер. Аларга алда тагын күп Җиңү язлары насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев