Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Без инде көндезге аш вакытында газета укыйбыз. Безнең Катя - молодец!"

    Хат ташучы булып "эшләп" алдым әле. Дөресрәге, быел "Үз һөнәренең остасы" исеменә лаек булган Екатерина Кузьминага һәм аның өйрәнчеге Лилия Миңнуллинага ияреп, Саба буйлап матбугат таратырга чыктык.

    Өчебез дә - велосипедта. Бу эш миңа бераз таныш. Әни почтальон булып эшләгәндә, мәктәптән кайткач, аңа булыша идем. Ул вакытта почта сумкалары күпкә калын, кызыклы "Наука и жизнь", "Техника - молодежи", "Знание - сила" журналларын алдыручылар да күп иде.

    Хәзер ул журналлар бик кыйммәт, алдыручылар да юк диярлек. Сумкалар җиңеләйде. Әмма аңа карап почтальонның эше кимемәде. Алар хәзер, кем әйтмешли, уңышны елга ике җыя. Халыкны елга ике тапкыр матбугатка яздыру җиңел түгел. Элек газ да, суга түләүләр дә юк иде...

    Екатерина - рус кызы. Саба егетенә кияүгә чыкканына 8 ел икән. Почтада 6 ел эшли, район үзәгендә 6 урамга газета-журналлар, хатлар, пенсия-пособиеләр тарата. Бу - 427 йортка почта хезмәте күрсәтү дигән сүз. Тәмле телле, аралашучан, ачык йөзле булуы белән дә кешеләрне үзенә җәлеп итә ул.

    -Катядан уңдык. Без аны шулкадәр яратабыз. Чәтердәтеп татарча сөйләшергә өйрәнде. Эшеннән 100, алай гына түгел 101 процентка канәгать без аның,- диде Совет урамындагы йортта яшәүче Дания Әүхәдиева.

    -Без инде көндезге аш вакытында газета укыйбыз. Сабада матбугат кичкә генә килеп җиткән урамнар барлыгын беләм. Безнең Катя, молодец,- дип сүзгә кушылды күрше йорттагы ир-егет.

    Хат ташучы үзе дә абунәчеләрдән канәгатьлеген белдерде.

    -Хезмәтем җиңел түгел, шулай да эшләргә була. Бигрәк тә кешеләр сиңа яхшы мөнәсәбәттә булганда. Минем монда әнием дә, туганнарым да юк, алар еракта. Менә шундый чакта кешеләрнең туганнарча карашын тоеп эшләве рәхәт. Булышулары, ярдәмгә әзер торулары эшемне җиңеләйтә,- ди Екатерина.

    Тагын бер абунәчебез артты

    Почта әрҗәләре булса да, кайберәүләр Екатеринаны капка төбендә каршы алалар. Алар матбугат-хат кына түгел, көтелмәгән шатлыклы хәбәр дә алып килер кебек. Ә менә пенсиядәге Нәҗип абый Шириев хат ташучыны башка сәбәптән - "Саба таңнары"на язылмыйча калганлыктан борчылып урамда ук каршылады.

    -Күзләрем дә бик күрми. Әмма гәҗитсез барыбер булмый. Иптәшемнең үлгәненә 11 ел. Үзе генә торган кешегә гәҗит аеруча кирәк. "Саба таңнары"на язылу өчен ничә сум сорыйсың, сеңлем? Хәзер өйдән акчасын да алып чыгам. Моның гәҗите хәзер кайчан килә торган була инде?- дип кызыксынды ветеран.

    -Хәзер 1 августтан гына инде. Бер айга соңга калдыгыз,- дип аңлатты Е.Кузьмина. Хат ташучы абунәчесен язылу кампаниясе барышында да онытмаган, билгеле. Берничә тапкыр әйткән. Кызганыч, ул вакытта пенсионер акча юклыгына сылтау иткән. Ничек кенә булмасын, безнең тагын бер абунәчебез артты.

    Почта әрҗәсез өйләр

    Екатерина йөргән урамнарда почта әрҗәсез йортлар да бар икән. Мондый чакта газета-түләү кәгазьләрен капка-койма ярыгына кыстырып китәргә генә кала. Түләү кәгазьләре югалса, тагын почтальон гаеплеме? Катя әрҗәсез йортның берсенә газетаны очып китмәслек итеп урнаштырырга тырышканда, бу сорауны койма аша күренгән хуҗабикәгә дә бирдек. "Исегез китмәсен, яңадан килә алар",- дип җавап бирде ул. Капка-коймаларны бик матур эшләнгән почта әрҗәләре бизәгәнен дә онытмаска иде. Алар почтальонның эшен җиңеләйтә.

    Чит кешеләргә бирелми

    Катяның субсидия алучылар белән ничек эш иткәнен дә күзәтәсе килгән иде - кешеләре өйдә булмады. Бер ханыммы-туташмы: "Миңа гына калдырмыйсызмы соң? Паспортын алып чыгам",- дип караган иде дә, Катябыз, мин сезне бөтенләй белмим шул, дип субсидия конвертын кире сумкасына салды. Акча уен эш түгел. Чит кешеләргә бирелми. Катя шулай итеп остаз буларак Лилия Миңнуллинага да үрнәк күрсәтте. Унынчы сыйныфка күчкән кыз почтага хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша урнашкан. Екатерина чираттагы ялына чыгар алдыннан аны үзе урынына әзерли икән. "Тырыш кыз, башкарып чыга аласына ышанам",- диде остазы елмаеп.

    Үз эшеңнең остасы булу өчен кеше күңеленә үтеп кереп, халык белән уртак тел табарга өйрәнергә кирәк. Катя шундый булып чыкты.

    Фәнил Мәүлетов.

    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: