Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бәхетен хезмәттә тапкан

    Яраткан эшең бәхет, шатлык китерә, диләр. Хезмәтеңнән тәм табып яшәү - олы бәхеттер ул.

    Түбән Шытсу урта мәктәбендә директор булып эшләгән Шәйхенур Гатаулла улы Әхмәдуллин да - шундый бәхетлеләрнең берсе. Тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаучы, һәр вакыйгага үзенең фикерен белдерүче, төпле киңәш бирүче, төшенкелеккә бирелмичә алга атлаучы мөгаллим ул. Түбән Шытсу урта мәктәбен тәмамлаган укучылар Ш.Әхмәдуллиннан дәрес алулары белән бик бәхетле булды. Ул үзенең укучыларына фән белемнәре генә түгел, тормыш дәресләре дә бирде.

    Ә үзенең хезмәт юлы 3нче сыйныфта укыганда иген кырында берүзе комбайн йөрткәндә башлангандыр, мөгаен. Шул вакыт басуга хуҗалык рәисе Мансур Хөсәенович килә. Ул кабинасында кешесе күренмәгән "кыр корабы"на карый да аптырый: "Комбайн бара, кешесе юк", - ди. Контора янына кайтып шул хакта сөйли. "Шәйхенур ул, синнән курыккан гынадыр", - дип көлешәләр. Җитәкчелеккә юл бәлки, шушы комбайн, тракторларны иярләгәндә үк салынгандыр.

    Урта белем алып мәктәп бусагасын атлап чыккач, машинист, токарь булып эшли. Ключищедагы училищены кызыл дипломга тәмамлап, Түбән Шытсу авыл Советына баш хисапчы итеп билгеләнә. Анда эшләгәндә армия хезмәтенә алына. Солдат хезмәтендә пешекче булып та эшли. Бу урында, кабатланган булса да, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальне искә төшерәсе килә. Ш.Әхмәдуллин нинди хезмәткә алынса да, җиренә җиткереп башкара.

    Солдаттан кайткан Шәйхенур абыйның мөгаллимлек юлы хезмәт һәм физик тәрбия укытучысы булып эшләүдән башлана. Институтта география факультетында югары белем алып, мәктәпкә кайткач та, аның дәресләрен укучылар көтеп ала. Кызыклы, мавыктыргыч географик материаллар белән тормыш тәҗрибәсен бәйләп алып барылган дәресләр балаларда зур кызыксыну уята. Сыйныф җитәкчесе буларак та үзен оста укытучы, балалар белән уртак тел табучы итеп күрсәтә.

    Шәйхенур абыйның тырышлыгын районда да күрәләр. 1995 елда "Ел укытучысы" бәйгесендә лауреат исеменә лаек була. Шул ук елны мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Монысы инде тагын да зур җаваплылык, түземлек сорый торган хезмәт. Яңа җитәкчене мәктәпнең авария хәлендә булуы нык борчый. Күп тырышлык куя торгач, ниһаять, 1996 елда яңа мәктәпкә нигез салына. Тынгысыз җитәкче аз гына буш вакыты булган саен төзелеш урынына килә, эшнең барышы белән кызыксына. 2002 елда 192 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачыла. Шушы елны ук Шәйхенур абый "Ел директоры" бәйгесендә лауреат исемен яулый, 2007 елга кадәр армый-талмый мөгаллим-җитәкче булып эшли. Шәйхенур абыйның кулыннан килмәгән эше юк. "Мин - җитәкче", - дип, боерык биреп кенә утырмады ул. Умарталарны да үзе карый, кирәк булса, техникасын ремонтлый, мәктәпне, хуҗалыкны тәртиптә тотуга, мәктәп коллективына уку-укыту өчен тиешле шартлар булсынга бар көчен куйды.

    Тормыш иптәше Сәрия ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Шәйхенур Гатаулла улы үз төбәге, аның уңган-булган халкын районга, республикага таныту өстендә дә эшли. Мәктәп елларыннан бүгенге көнгә кадәр мәдәният йортларында оештырылган кичә-концертларда катнашты, үзешчән театр коллективлары белән төрле авылларда мәдәни-агарту эшләре алып барды. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул бүгенге көндә ялда. Шулай да һәр көне мәктәп һәм укучылары өчен борчылып уза, һаман да элеккегедәй тынгысыз ул.

    Шәйхенур Гатаулла улына кеше буларак та, мөгаллим-җитәкче буларак та хөрмәтебез бик зур. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәптә белем алган укучылар да аның кылган эшләрена зур ихтирам белән искә ала. Чын мәгънәсендә хезмәтенең күркәм нәтиҗәсен күрергә омтылып эшләгән, бәхетен эшендә тапкан зат ул.

    Гөлнар Шәрифуллина,

    Түбән Шытсу урта мәктәбе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: