Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • БӘРӘКӘТЛЕ ГОМЕР ЮЛЫ

    Иске Мичән авылында туган Миннегөл апа яшь чагында маңгаена алкаланып төшкән бөдрә кара чәчләре астыннан утлы күмер төсле күзләре белән сирпеп карау­чы матур кыз була.

    Күрше Керәнне авылының гармунчы егете Раифның әле 20 яше дә тулмаган озын толымлы, алма кебек тулып пешкән чибәргә күзе тиз төшә. Һәм күңеленә салып куя: «Бу кыз минеке булырга тиеш!» Озак уйлап тормыйча, якыннан аралашып, бераз очрашып йөргәч, Раиф абый Миннегөл апага кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый. Кыз да егетнең эшчән, ышанычлы, тормыш итәр­­гә җайлы буласын сизенгәндер, күрәсең, ризалыгын бирә. Һәм моннан 50 ел элек алар кавышып та куялар. Эшләп үскән уңган-булган, җитез кызны бу гаилә бик тиз үз итә. Миннегөл апа да әнисенең: "Кәефең ниндигә карама, өең җыелган, ашың пешкән булсын, сырхауласаң да, көндез урынга ятма! Кояштан оялырга өйрән! Хатын-кыз өлгер булырга тиеш", - дигән мираска тиң киңәшен истән чыгармый.

    Тормыш әнә шулай башлана. Раиф абыйның кулы эш белә, үз куллары белән йорт җиткезеп чыгалар, намуслы хезмәт белән көн күрә алар. Миннегөл апа колхозда төрле хезмәттә була һәм шуның өстенә 20 ел мәктәптә җыештыручы булып эшли. Өстәмә рәвештә күмәк хуҗалык бәрәңгесен чүпләү дисеңме, чөгендер эшкәртүме, мәктәпкә ягу өчен утын әзерләү - берсе дә калмый. Хатын-кызга йөкләнгән гаять зур вазифа бар. Ул, әлбәттә, ана булу, балалар үстерү. Миннебаевларның тату гаиләсендә нәселне дәвам итәргә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Эш дип җан атып торган ата-ана аларга хезмәт тәрбиясе, кешелеклелек сыйфатлары биреп үстерәләр. Шөкер, аларның балалары йөзгә кызыллык китермәгән. Һәр­­кайсы күңеленә ошаган һөнәр сайлаган. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да үзләренә охшап акыллы-булдыклы, ярдәмчел булып үстеләр. Миннегөл апа белән Раиф абыйның булганлыгы балаларына да күчкән.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Н.Ахунова,

    Керәнне авылы клубы мөдире.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: