Фатыйма әбинең күргәннәре
2007 елның май иртәсе. Казанда язгы яңгыр явып узды. Агачлар яшәреп киләләр, шомырт куаклары ап-ак чәчәктә утыра, яннарына килсәң хуш исе исертә.
Мин Казанда эшләремне төгәлләп, машинам белән кайту ягына борылдым. Үземә иптәшкә, сөйләшеп кайтырга берәр кеше утырту теләге белән тукталырга уйладым. Шунда яныма йөгерә-кабалана бер бәләкәй әби йөгереп килде:
- Сынок, сынок! Пожалуйста, довези до Богатых Сабов, - диеп, машинама кереп тә утырды. Юл буе сөйләшенмичә кайтылды. Сабага кергәндә генә әбием:
- Сынок, а как мне в Лесхоз проехать? - диеп сорап куйды һәм мин аның Сабада беренче тапкыр булуын аңладым.
- Если сможешь, довези меня до туда, пожалуйста, я заплачу за проезд, - диде юлдашым.
Әллә бу урыс әбиен жәлләүдән, әллә картларга гел яхшылык эшләү теләгеннәнме, бүген үземнең ял көне булуын уйлап, риза булдым. Юлда барганда әбинең кемгә кайтуын сорап куйдым, ә ул тыныч кына:
- К своей знакомой еду, сынок, издалека, с города Пензы, - диде.
Лесхозга барып җитеп, әбигә хәерле көннәр теләп, машинадан төшәргә тәкъдим ясагач, әбием үзенең кайткан кешесенең кайда торуын белмәвен әйтте. Фамилиясе Зиннәтуллина, исеме Фения икән. Шунда урамнан узып баручы апайлардан 1923-25 еллар тирәсендә туган Зиннәтуллина Фениянең кайсы йортта яшәвен сорадык, алар андый кешене белмәүләрен әйттеләр. Биш йортка кереп тә, әбигә кирәк кешене таба алмадык. Алтынчы йортка кергәч, безне уртача яшьтәге хатын белән ир каршы алды. Әби турында сорашкач, ир-ат кына үзенең әнисенең кыз вакытындагы фамилиясе Зиннәтуллина булган бугай диеп куйды, ләкин исеме Фения түгел, ә Фатыйма булуын әйтте. Шулай да әбине күреп чыгыйк инде дип әйтүгә, хуҗабикә чаршау белән бүленеп куелган урында ятып торучы әбигә дәшеп:
- Әнкәй, кунаклар бар әле бездә, - диде. Әби торып утырды һәм безгә үзенең матур күзләре белән тутырып карады. Олы яшьләрдә булса да үзенең яшьлек матурлыгын югалтмаган диеп уйлап куйдым. Шул мизгелдә урыс әбием телгә килеп: "Фения, Фения! Ты меня помнишь, я же Лара!"- диеп әйтүе булды, татар әбием калтырап куйды, йөзләре агарынды. Хуҗа хатын нәрсәдер сизеп, аңа дару белән су эчерде, тынычланып калгач, ике әби кочаклаштылар. Мин шунда гына үземнең нинди яхшылык эшләвемне уйлап, Сабага юл тотарга булдым. Хуҗа хатынның Лида исемле, ә ир-атның Ринат икәнлеген белеп калдым.
Бу вакыйганың тарихы шуның белән беткән дә булыр иде. Ләкин... Җәйнең бер матур көнендә, чәй эчеп утырганда кече улым, серле генә итеп елмаеп, үзенең өйләнергә исәбе барлыгын әйтеп куйды. Без тормыш иптәшем белән каршы килмәдек һәм ул безгә җәйге Сабантуеннан соң, үзенең булачак тормыш иптәшен алып килеп күрсәтте. Лесхозда яши, исеме Лилия икән. Кыз безгә ошады һәм, билгеләнгән көнне, кызның ата-анасыннан рөхсәт сорарга юл тоттык. Дөньяда тау белән тау очрашмаса да, кешеләр очрашуын мин шунда гына аңладым. Кызның ата-анасы шул теге вакытта урыс әби Лараны калдырып киткән йортның хуҗалары Лида белән Ринат булып чыкты. Без күптәнге танышлар шикелле кочаклашып исәнләштек, ә сентябрь аенда гөрләтеп туй ясадык.
Бер Лесхоз поселогына кодаларга кунакка баргач, Фатыйма әбидән: "Теге урыс әбисе Лара кем иде ул, яшь вакытта бергә очрашкан идегезме, бергә эшләдегезме?"-дип сорап куясы иттем.
Әбием кинәт кенә агарып калды һәм күзләреннән яшь килеп елап жибәрде, ә мин гаепле кешедәй берни аңламыйча басып тик торам. Шунда әбигә ярдәмгә килгән кодагыем әкрен генә: "И, кода, әнинең башыннан узганнар, күргәннәрне Ходай башка беркемгә дә күрсәтмәсен", - дип куйды. Әби бераз хәл алгач, үзенең башыннан үткәннәрне сөйли башлады.
Ул үзе Казанчы Бигәнәй дигән авылныкы. Яшь вакытында тормышы бик авыр була, шулай да әби ике класс белем ала. Әтисе үлгәч, әнисе Арташ ягына кияүгә чыга, үзе белән Фатыйманы да ияртә. Ләкин ул яңа гаиләгә сыймый һәм аны, 10 яшьлек кызны, Казанга туганнарының балаларын карап торырга җибәрәләр. Фатыйма әби туганнарында 16 яшькәчә яши һәм эшкә ялланып, Украинага китә, Сталин өлкәсендәге Караковстрой авылында эшли. Бу 1941 ел була. Кинәт кенә сугыш башлана һәм немец илбасарлары Украинаны басып алалар, ә 1942 елның май аенда 17 яшьлек Фатыйманы бер төркем украин кызлары белән Германиягә алып китәләр. Фашист лагеренда ачлы-туклы берәр атна тоткач, дүрт кызны немец управляющие (ахырдан гына белдек) килеп, өч сакчы хатын эшкә Штромберг фамилияле алпавыт басуына алып китәләр. "Аз гына эшең ярамаса да, кыйныйлар иде, тамак ач, чак-чак кына йөрисең. Кичен лагерьга кире кайтаралар, ә анда инде солдатлар саклый, төнлә белән йокы бирмиләр, бездән көләләр, җитмәсә кыйныйлар иде. 1945 елда совет гаскәрләре безне азат иткәннән соң, ноябрь аена кадәр тикшерү уздык һәм безне кирәкмәс кешеләр төсле кайтарып җибәрделәр. Гомер буе куркып яшәдем, чөнки безне тикшереп торалар иде. 1949 елда элеккеге Чүриле районы (хәзерге Арча районы) Сикергән авылы кешесе Тимерханга кияүгә чыгып, яңадан вербоваться итеп, Лубян якларына китеп бардык. Урманда эшләдек, ахырда менә шушы Лесхоз бистәсенә килеп урнаштык. Иптәшем Тимерхан һаман да урман кисүдә, ә мин балалар бакчасында эшләдем. Картымның үпкәсе авырый, Чәбия Чүрчи авылы янында тубдиспансерда яткалап кайта иде, - дип сөйләде әбиебез елау аралаш. -Ә Лара - бергә лагерьда вакытта немец алпавытында эшләгән кызның берсе. Ул минем Татарстаннан икәнне белә бит. Казандагы архивларның берсеннән минем документлар буенча кайда яшәгәнлегемне эзләп таба, үзе хәзерге вакытта Пенза өлкәсендә яши икән. Карты Бөек Ватан сугышында катнашкан, тик 1976 елда безнең арадан китеп барган. Лара әбинең фатир алып, хәзерге көндә шунда яшәп ятуы икән. Балалары булмаган,- диеп тын калды әбием.
Шунда кодагыем ярдәмгә килгәндәй: "Без үзебез дә бик аптырашта калдык, теге украин әбие Лара сөйләгәннәрдән соң нәрсә эшләргә дә белмибез",- дип әйтеп куйды. Шуннан соң киңәшләшеп, әбинең документларын Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы тарих архивыннан соратып карарга булдык. Җавапта, дөрестән дә, әбинең 1942-45 елларда немец әсирлегендә булуы язылган, хәтта бармак эзләре төшерелгән бите дә бар иде.
Беренче язылышкан ире Тимерхан үлгәч, әби язылышмыйча гына Ринатның әтисе белән яши башлаган, балаларын үстерешкән. Берничә елдан, икенче ире Зәкиулла да вафат булгач, әбине үги улы үзләренә алып кайтып тәрбияли.
Мин әбинең балигъ булганчы фашистлар лагеренда интеккән кыз икәнлеген күздә тотып 2010 елның ноябрь аенда документлары белән социаль тәэминат бүлегенә мөрәжәгать иттем. Немецчадан тәрҗемәсе юк һәм еллары күренми дип, документларын кире кайтардылар. Документларына тәрҗемә ясатып, бармак эзләрен тикшертеп, аларның, чыннан да, әбинеке булуын расладык. Инде 69 ел узган булса да, әбинең бармак эзләре элеккеге немец карталарындагысы белән чагыша иде. Яңартылган документларны яңадан Казанның социаль тәэминат бүлегенә җибәрдек. Әбиебезне «несовершеннолетняя узница фашизма» категориясенә керттеләр.
Фатыйма әбинең беренче ире дә 1942 елдан әсирлектә булган, бер иптәше белән аннан качкан, ләкин яңадан эләктергәннәр һәм Италиягә концлагерьга җибәргәннәр. Ул әсирлектән качып, Италия партизаннары составында сугышкан. Шулай ук совет лагерендә тикшерү узган. Болар барысы да архивтан килгән документларда күрсәтелә. Фатыйма әби белән бергә бер-берсенең әсирлектә булганлыгын белмичә, берсе-берсенә сөйләмичә, куркып гомер иткәннәр.
Фатыйма әби хәзерге көндә улы белән килене тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши. «Рәхмәт шушы улым Ринат белән киленем Лидага. Алар минем өчен табиб та, тәрбияче дә, караучы да. Алар булмаса мин бу яшькә җитә дә алмаган булыр идем,- ди Фатыйма әби күз яше аралаш. - Шулай ук рәхмәт хөкүмәтебезгә, соң булса да, безне дә онытмадылар.
Районыбызда менә шундый бик катлаулы тормыш юлы узган әниләребез дә бар әле.
Муса Абдуллин.
Саба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев