Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Гармунчы

    Хәйдәр абый бармакларын агач эшкәртү станогында - циркулярда өздерде.

    Куллары эшкә ятып торучы, алтын куллы, алай гына да түгел, авылдагы бер дигән гармунчының бу хәлен күршеләре, авылдашлары кызганып кабул итте. Кызганмаслык та түгел шул. Аның болай да сул кулында өч бармак юк иде инде. Тагын бәхетсезлек, уң кулының да өч бармагы өзелгән. Алты бармагы белән генә калса да, гармунын ташламаган иде. Монысында хастаханәгә китерелгәч тә, өзелгән бармакны кызганып та, авыртуыннан сызланып та түгел, әткәй гармунында уйный алмам дип куркудан елады.

    Гармуны да истәлекле шул. Әтисе сугышка киткәндә Хәйдәргә 5, сеңлесенә 3 яшь иде. Ул яшьтәге хатирәләр балалар күңелендә сакланып калмый диләр. Әтисез үскән балачак кечкенә Хәйдәрнең күңел төпкеленә үк кереп урнашкан күрәсең" иллегә җиткәч тә, бүгенгедәй сөйләмәс иде.

    - Бик елак булганмын. Моң да шуннан килә торгандыр инде. "Кара урман", "Шахта" көйләрен хәзер дә еламый гына тыңлый алмыйм. Сугышка китәргә иптәшләре килгәч, артларыннан авыл башына кадәр ияреп бардым. Шуннан әти кире борылып килде дә, кызу-кызу өйгә кереп, шкаф өстеннән тальянын алып бирде. "Мә, улым, кулыңа гармунны алгач, минем белән сөйләшкәндәй булырсың. Эх, янымда әти булсын иде дигән чакларда, гармун белән сөйләшерсең. Өйрән син анда уйнарга, югалмассың", - диде дә, чыгып йөгерде. - Кире борылганнарның юлы уңмый диләр, хактыр. Әткәйне кабат күрү насыйп булмады.

    Мескенләнергә, үзен кызгандырырга һич яратмый Хәйдәр абзый. Бармакларын өздергәч тә күңелен, гармунсыз ничек яшәрмен, дигән уй кимерсә дә, хәл белә килүчеләргә сиздермәде. Хәтта иптәшләре, авылыбыз гармунчысыз кала инде дип, көрсенгәндә дә:

    - Аюны да биергә өйрәткәннәр. Күңелендә моң бетмәсен. Бармакларсыз да уйныйбыз аны, - дип шаяртты. Бервакыт, шаярта инде бу дип аптырашкан халыкны тагын да гаҗәпләндерде. Ике кулына дүрт бармак белән гармунда уйнарга өйрәнде. Хәтта элеккегедән дә моңлырак итеп уйный кебек тоелды ул миңа.

    Икенче танышым Сәет абыйның да язмышы гармунга бәйле. Тик, сугыш кырында да күңел давылларын басарга сәләтле әлеге музыка уен коралында уйнау аның өчен кул җитмәслек биеклек кенә булып калган шул. Олыгаеп кына тормыш кора ул. Моның сәбәбе дә булган, күрәсең. Яшьләй яратышып йөргән кызы башкага кияүгә чыгып киткәч, хатын-кызларга карата күңеле суынып, беркемгә дә сүз катмый. Әнисе белән икәү генә җиде ел яшәгәннән соң, таныштырып, димләп дигәндәй, күрше районнан бер кызга өйләнә. Тормышлары да җайланып киткән кебек. "Шулкадәр гармунда уйныйсы килде Сәетнең. Безнең тормышлар, үзең күрәсең, гармун алырлык хәлгә килеп җитмәде шул. Эшләп тә мантып китә алмадык. Әллә чынлап та менә дигән оста гармунчы чыккан булыр иде үзеннән", - ди хатыны. - Гармун тавышы ишетсә, елый ук башлый иде. Мин аңа кияүгә чыккач та, бу исәрдер, моның кадәр үк гармун дип шашынмас иде, - дип уйлый идем. Күрше авылдагы Хәйдәргә барып, берничә көй өйрәнеп тә кайтты кебек. Авырып ятканда да: "Бер генә үкенечем кала. Нәселемне дәвам итәргә улым бар. Тик, аны гармунда уйнарга өйрәтеп, гармун гына бүләк итә алмадым. Әнә бит күрше авылның Хәйдәре ике кулына дүрт бармак белән гармунда уйный. Ә мин ун бармагым белән көй чыгара алмыйм", - дип үзен битәрләде.

    Сәер яклары күп инде тормышның. Кемдер, тормыш кызыгын гармунда уйнауда, кемдер банкта акча әйләндерүдә, кемдер шигырь язуда, кемдер чит ярларны кочуда күрә. Бер карасаң, җылы почмагың, табыныңда ризыгың, саулыгың, тынычлыгың булса, гармунсыз да яшәргә мөмкин. Тик, күңелләрендә моң йөрткән, җаннарына сагыш кереп оялаган җаннар көйсез-моңсыз яши алмыйдыр шул. Кем белә, гармунның көмеш телләре бәлки Сәет абыйны да бүгенгә кадәр яшәткән, булыр иде.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: