Саба таңнары

Газизләребез рухына бер дога

Бөек Җиңү бәйрәме, аннары Кайгы һәм Хәтер көннәре алдыннан матбугатта сагышлы да, гыйбрәтле дә язмалар еш басыла. Мин аларны тетрәнеп укыйм.

Шул минутларда үзебезнең нәселгә - әби, бабайларга, әти-әниләргә кагылышлы җан өзгеч хәлләр яңара күңелемдә. Менә ничә еллар инде шуларны ак кәгазь битләренә төшерәсем килә иде.

Башта сүземне әбием Зәйнәптән башлыйм әле. Аның күргәннәрен аерым әсәр итеп язарлык. Ул 1896 елда Олы Шыңар авылында туган. Зәйнәп әбиемне 21 яшендә ун балалы Ахунҗан байның олы улы Габдерахманга кияүгә бирәләр. Әмма аларга тигез һәм бәхетле тормышта озак яшәргә насыйп булмый. Габдерахман бабайны беренче бөтендөнья сугышына алалар. 1918 елда уллары Фәйзерахман туа. Әмма фронттагы әти кеше үзенең нәсел дәвамчысын күрә алмый, сугышта шәһит китә. Шулай итеп, яшьли тол калган Зәйнәп ишле гаиләле биатасы Ахунҗан йортында "артык кашык"ка әйләнә һәм аңа баласын алып, килгән җиренә китәргә кушалар. Зәйнап өч яшьлек йөрәк пәрасы Фәйзерахманы, ягъни минем булачак әтием белән абыйсы Әсәдулла һәм җиңгәсе Миңзифа йортына кайта. Тол хатынны монда да якты чырай белән каршы алмыйлар, билгеле. Чөнки авыр чор - 1921 елгы ачлык башлана. Яңа гына теле ачылган сабый: "Әни, ашыйсы бик килә", - дип өзгәләнә. Менә шундый коточкыч заманда башлана беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Габдрахман малаеның бәхетсез балачагы. Кая барып бәрелергә белмичә йөргән көннәрдә Зәйнәпне күрше Сабай авылыннан җәмәгате үлгән бер тегүче (исемен белмибез) үзенә кияүгә чыгарга сорап килә. Нишләсен, ризалаша Зәйнәп. Болар, Фәйзерахманны яңадан кайтып алу нияте белән Әсәдулла абыйларында калдыралар да, алар да Башкортстан якларына тегү тегәргә китеп, ачлыктан исән калырга уйлыйлар. Әмма "иртә уңмаган - кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас" дигән шикелле, поездда барганда Зәйнәпнең икенче ире дә тиф авыруыннан үлә. Җитмәсә, үзләре белән алган көнкүреш кирәк-яракларын контейнерга тапшырган квитанциясен дә югалта икенче мәртәбә тол калган хатын. Бернәрсәсез, япа ялгызы Казан -Свердлау поездында утырып кала ул. Билгеле, дөнья гел тар күңелле кешеләрдән генә тормый бит. Шәфкатьле, иманлы юлдашлар очрый вагонда Зәйнәпкә. Аңа үзләре белән Башкортстанның Яңавыл станциясендә төшеп, Иске Кодаш дигән авылга кайтырга тәкъдим итәләр.

Тукай әйтмешли: "Бара болар, бара һаман бара, күренмидер күзләренә ак һәм кара... " Зәйнәпкә бу ара бик ерак булып тоела. Ниһаять, Кодашка кайтып җитәләр.

Минем бу язмам, озынгарак та китәр, бәлки. Әмма вакытыннан элек олыгайган Зәйнәп әбиемнең Иске Кодаштагы яшәешен сурәтләми кала алмыйм инде, ачуланмагыз. Гомумән, күрше республиканың Яңавыл районы белән без, сабалылар, туганлашып та алдык бит әле. 1993 елда хакимият башлыгыбыз Фәрит Гыйльмиев җитәкчелегендәге район делегациясе Яңавылда шаулатып-гөрләтеп әдәбият-сәнгать көннәре үткәрде. Аннары Сабага Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез килде. Яңавыл районын озак еллар җитәкләгән Нәзир Заһит улы Зыязовның тумышы белән шушы Иске Кодаштан икәнен дә искәртү кирәктер. Явыз Иван Казанны алгач, чукындырудан качкан безнең төбәк кешеләре бу авылга нигез салуы турында да сүзләр йөри халык арасында. Шуңа күрә Кодаш яклары турында иркенләбрәк тасвирларга җынуым юкка түгел.

...Зәйнәпне яхшы һәм киң күңелле юлдашлары Иске Кодашка алып кайтып, бер баерак кешегә бала карарга урнаштыралар. Үзенә тапшырылган эшләрне үтә дә җиренә җиткереп башкара ул. Кеше баласын иркәләгәндә-юатканда үзенең Олы Шыңарда үксез булып калган Фәйзерахманы турында ниләр уйлаганын, йөрәге ничек телгәләнгәнен ана кеше үзе генә белә.

Күпмедер вакыт үткәч, Закир дигән кешенең җәмәгате вафат була. Зәйнәпне шул тол калган иргә кияүгә бирәләр. Матур гына яшәп китә болар, тормышлары әйбәт була. Әмма, ни сәбәпледер, туган балалары бер-бер артлы бакыйлыкка күчә баралар. Барысы җиде сабыйны җирли Зәйнәп белән Закир.

Менә шул вакытта боларның күршесендә күңелсез бер вакыйга килеп чыга. Сара исемле кыз колхоз рәисе, мәчет манараларын кистерүче ата коммунист Фәхразый белән йөреп, авырга уза. "Текә егет" Сара белән бераз гына тора да, балалары туганчы ук аерып җибәрә. Кыз бала дөньяга килә. Хәкимә дип исем кушалар аңа. Фәхразый сабыйдан баш тарта, билгеле. Шуннан соң яшь ана Хәкимәсен туган бер балалары үлеп баручы Зәйнәп белән Закирга тәкъдим итә. Чөнки күрше авылдагы бер ир-ат Сараны кияүгә ала. Әмма баласын үз атасына - Фәхразыйга бирүне төп шарт итеп куя ул. Шуннан соң Сара Закирларга керә дә: "Зинһар, баламны алыгыз",- ди өзми дә, куймый да елый. Ризалаша болар һәм Хәкимәне балалыкка алалар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бу кыз исән-сау, чибәр генә булып үсә.

...Ә хәзер үзебезнең Шыңар якларына кайтып, тома ятимлекне тирән җан һәм тән газаплары белән кичерә-кичерә, якты чырай биргән туганнарында чираттан йөреп дигәндәй, үсеп килә минем булачак әтием Фәйзерахман.

Кыскасы, ул Тукаебыз язмышын кабатлый дисәк тә, арттыру булмас. Башкортстан якларына итек басарга чыгучыларга ияреп, әнисе янына ике тапкыр - тугыз һәм унөч яшендә бара. Үги әтисе Закир белән тапкан әнисе Зәйнәп аны якын итеп, яратып кабул итәләр, үзләрендә калырга кыстыйлар. Әмма рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, кире Олы Шыңарына кайтып китә Фәйзерахман һәм озакламый егет булып та җитешә ул. Шуннан соң бер төркем авылдашына ияреп китеп, Тула шәһәрендәге хәрби заводка эшкә урнаша һәм югары квалификацияле эшчегә әйләнә. Өс-башын бик әйбәтләп карый, туган авылына ялга кайтканда үзен үстергән туганнарына бер чемодан бүләк алып кайтып тарата. Яхшылык барыбер җирдә ятмый шул.

1939 елның 27 декабрендә армия сафларына алына Фәйзерахман. Хәрби хезмәт срогын тутырырга өч-дүрт ай кала Бөек Ватан сугышы башлана. Чик буендагы Брест шәһәрендәге разведчиклар частенда хезмәт иткән Фәйзерахман солдат сугышның беренче сәгатьләреннән үк фронтның алгы сызыгында булып чыга. Нинди гарасатлар, чигенү ачылары күрми алар. Канлы бәрелешләрнең чираттагысында Фәйзерахман бик каты яралана. Аңсыз, ярым үлгән хәлдә яткан солдатны нимецлар мәеткә санап, тереләрне әсирлеккә алган вакытта калдырып китәләр. Гомере, эчәсе суы, җыясы ризыгы бетмәгән булгач, аны шәһит киткәннәр арасыннан табып алалар һәм хәрби госпитальгә озаталар. Дошман ядрәсе Фәйзерахман солдатның үпкәсен үтәли тишеп чыккан була. Ул өч ай дәваланып, яңадан сафка баса һәм фронтка озатыла. Үлем үзәннәренең ниндиен генә күрми әтием. Атаклы полководец А.В. Суворов исемендәге хәрби полк составында гвардия өлкән сержант дәрәҗәсе алып, танк командиры сыйфатында ярты Европаны фашистлардан азат итә-итә Берлинга кадәр барып җитә. Будапешт, Вена, Прага шәһәрләрен немец-фашист илбасарларыннан арындыруда кан койган солдат "Германияне җиңгәне өчен". "Батырлык өчен" медальләре, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Солдатларны батырлыкка рухландырап торган Башкомандующий И.В.Сталинның тугыз (!) Рәхмәт хатына лаек була ул.

Өлкән сержант Фәйзерахман Габдерахманов җиде елдан соң, аяусыз үлемне җиңеп, ниһаять, туган җиренә кайта. Шул ук елны авылның чибәр кызы - минем булачак әнием Тәгъзимә белән никахлашалар, йорт-җир булдыралар. Бер-бер артлы дүрт балалары - кызлары мин, уллары Фарук, Фәнил, Фидаил дөньяга килә. Әтиебез туган колхозында кырчылык һәм урманчылык бригадирлары, ферма мөдире булды, соңрак ат та карады. Җәмәгать эшләрендә дә катнашты, берничә мәртәбә халык утырышчысы итеп сайланды, "Хезмәт ветераны" медале иясе буларак лаеклы ялга чыкты. Әмма әтиебез фронтта кичергәннәренең һәм тыныч тормышта эшләгәннәренең игелеген, балаларының хөрмәтен күрә алмады. Каһәр суккан сугыш яраларыннан сыкрый-сыкрый 65 яшендә бакыйлыкка күчте. Ярый әле, әниебез озын гомерле булды, аннан соң 20 ел яши алды. Әтине югалту кайгысын бик авыр кичерде, ләкин сынмады-сыгылмады, гомер иткән иренең рухы, балалары һәм оныклары өчен җан атты. Әмма, ни кызганыч, толларга булган бүгенге игътибарны ул да күрә алмады.

Үзем авылыбызның уңган-булган Рафаил исемле егеткә кияүгә чыктым. Өч кыз һәм өч малай үстердек. Балаларыбыз тормышта үз урыннарын таптылар. Кече улыбыз Надил генә өйләнмәгән хәзергә, Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамларга җыена. Бертуган энеләрем Фарук, Фәнил һәм Фидаил дә туган авылыбызны үз иттеләр, әти-әни туфрагын ташлап китмәделәр. Кыскасы, әтиебез үрнәге һәм әниебезнең киңәшләре - безнең өчен мәңгелек гомер юлдашлары. Хәзер инде яткан туфраклары йомшак, урыннары оҗмахта булсын дип теләргә генә кала. Чөнки аның кебек каһарман җаннарның үзләрен дә, каберләрен дә онытырга ярамый. Әгәр дә Фәйзерахманнардай сугыш геройлары булмаса, бүгенге рәхәт тормышны күрә алмас идек. Мәңгелек дан һәм хөрмәт аларга!

Язмам ахырында Башкорстанда яшәп калган Зәйнәп әбиемнең язмышы ничек төгәлләнгәнен сурәтләп китим инде. Аларның асрамага алган кызлары Хәкимә бик кечкенәдән кул арасына кереп, эшчән һәм чибәр булып үсә. Ходайдан вакыт җиткәч, авылның алтын куллы тимерче егете Рәсимгә кияүгә чыга. Әмма аны яратып үстергән әтисе Закир гына кыска гомерле була. Ул үлгәч, Зәйнәп әбием кызы Хәкимә һәм кияве Рәсим белән бергә яшиләр. Аларның тату гаиләсенә күпләр соклана. Хәкимә сигез бала таба, Зәйнәп әби аларны үстерешергә булыша, биш вакыт намазын да калдырмый. Коръән укый, абыстай булып йөри. Иске Кодашның гына түгел, бөтен тирә-якның мөхтәрәм кешесенә әйләнә. Менә шуңа бер мисал да китерим әле. Безнең Шыңар ягы, гомумән, Саба районы итекчеләре өязгә шул Яңавыл районына йөриләр. Зәйнәпнең Олы Шыңардагы Әсәдулла абыйсының малае Сәмигулла да итек басарга бара Яңавылга. Болар эшли торган авылда Коръән ашы үткәрәләр. "Үзегездә мулла, абыстай бармы?"- дип сорыйлар безнең яктан килүчеләр.

- Мулла бар. Ә менә абыстайны утыз биш чакрым ераклыктагы иске Кодаш авылыннан алып киләбез. Бик гыйлем әби ул, аны "Казан корткасы" дип йөртәләр. Сезнең якташ булырга тиеш Зәйнәп абыстай",- дигән җавап ишетәләр.

Әйе, күңеле сизә Сәмигулланың, ул аның туган тиешле кеше булуын чамалый һәм кайтыр алдыннан Иске Кодашка килеп, абыстайны эзләп табалар, кич буе сөйләшеп, бик күп хатирәләрне яңарталар һәм Зәйнәп әбине туган авылына кунакка кайтырга күндерәләр. Өч итекчене һәм әбисен Рәсим кияү ат белән Яңавыл станциясенә китереп куя. Поезд белән Курса разъездына төнлә килеп төшә болар. Үзләренең кайтасын Сәмигулла әтием Фәйзрахманга да хәбәр итә. Ул ат җигеп каршы алырга чыккан була. Юлда очраша ана белән бала. Бу минутларда нинди хисләр кичергәндер алар, анысы безгә мәгълүм түгел... һәм өч-дүрт ай тора, олы кунак була.

Шулай итеп, Зәйнәп әби туган авылына 1960 елда кайта. Үз гомерендә кичергән михнәтләре, тугыз ай карынында йөрткән Фәйзерахманы өчен ничек өзгәләнүе, әмма бернәрсә дә эшли алмавы турында елый-елый сөйли, улының, булдыра алса, кичерүен сорый... Ана белән бала үзара аңлашып, уртак фикергә киләләр...

Бу әбиемнең соңгы кайтуы була, яңадан җиде елдан, 1967 елда үзе үстергән кызы һәм оныклары тәрбиясендә бакыйлыкка күчә ул. Бик олылап озаталар Казан абыстаен Иске Кодаш авылында.

Менә шулай итеп, уй-фикерләрнең тезгене булмагач, күңелем белән бик күп вакыйгаларны айкадым. Бу язмамда телгә алган өлкән буын кешеләренең күбесе юк инде. Әмма алар барысы да изге догага лаек. Мин мәрхүм-мәрхүмәләрнең аяныч язмышларын сезгә җиткерә алган булсам, үз гомеремдәге шушы олы бурычымны үтәдем дип санар идем.

Гөлнур Әхмәтова.

Олы Шыңар авылы.

Рәсемдә: әтиемнең сугыш вакытында төшкән фотосурәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: