Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ГЕЛ ЯНЫНА АШКЫНАМ

    Әни, әнием! Күпме генә кабатласам да, туйдырмый бу сүз. Әйткән саен әйтәсе килә. Кемдер шул сүзне әйтергә тилмереп яши. Әни диеп әйтер кешем булу белән бәхетле мин.

    Иң авыр вакытта да күңелемне бушатырга әнием янына киләм. Сөенечле хәбәрем булса да, әнием янына ашыгам. Ул һәрвакыт мине игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә. Серләремне дә иң беренче кемгә сөйлим дип беләсез? Әлбәттә,әниемә!

    Әни! Бу сүзне әйтү җанга рәхәт! Күпме бала шул сүзне әйтүдән мәхрүм. Аларның да бит кемгәдер сыенып, шул изге сүзне әйтәселәре киләдер. Сине иркәләүче, назлы сүзләр әйтүче, юатучы әниең булса, синнән дә бәхетле кеше юк. Мин моңа үзем тагын бер тапкыр инандым.

    Көтмәгәндә узган ел 5 март көнне әнием авырып китте, ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдык. Әниемә катлаулы операция булды. Ул 5 көн реанимациядә ятты. Безнең өчен бу бик авыр көннәр иде. Гаиләбез белән әнинең исән-сау терелүен теләдек.

    Мәктәптән өйгә кайтканда, әнием елмаеп каршы алса, хәзер инде өебез дә ничектер күңелсезләнеп калгандай булды. Өебез җылы, ә күңелебезгә нәрсәдер җитми. Әлбәттә, әниебез. Аның тәмле ашлары, ягымлы сүзләре җитми. Яшь ярымлык энем Булатның "әннә" дип баштарак әнине эзләүләре күңелемне тагын да яралый, елыйсым килә. Җитмәсә, иптәш кызларым әниләр бәйрәмендә әниләрен ничек котлаячакларын сөйлиләр, ә минем күңелем тула.

    Ниһаять, 10 мартта әнине палатага чыгардылар, безне дә аның хәлен белергә керттеләр. Бу безнең өчен иң шатлыклы көнебез иде. Өч атна хастаханәдә ятып, әниебез өйгә кайтты. Аның белән бергә өебезгә кабат яктылык, җылылык, бәхет иңде. Шушы вакыйгадан соң мин җир йөзендә әнидән дә кадерле кеше булмавына тагын бер кат инандым. Дөньяга, кешеләргә карата да мөнәсәбәтем үзгәрде. Яныңда сине һәрвакыт аңлаучы, синең өчен бар нәрсәгә дә әзер торучы әниең булу - нинди бәхет! Мең яшә, әнием! Син безгә бик кирәк!

    Әнзия Закирова,

    Шәмәрдән лицее укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: