Саба таңнары
  • Тат Лат
  • «Гитлер капут», дип биедек

    Май җитте исә, күңе­лемдә сугыш еллары истәлекләре яңара. Җиңү бәйрәме якынлашкан саен еракта калган сагышы, хәсрәте, шатлыгы белән үрелеп барган балачак, үсмер чак елларындагы хатирәләр ешрак искә төшә.

    Кичерешләремне кәгазьгә бушаткач, язмамны матбугатта күргәч кенә җиңеләеп калам. Монысы өчен "Саба таңнары" газетасы коллективына рәхмәтлемен.

    1945 елның 9 Мае гел истә, һич онытылмый. И-и, ул көн! Без Җиңүне Казанбаш урта мәктәбендә шатлык катыш күз яшьләре белән кабул иттек. Шатлык катыш үкенечле, газаплы үксүләр! Минем изге дә, фаҗигаләр да яңара торган, бөтен мәктәп елый-елый сөенгән ул көнне хәтеремнән җуйдырасым юк. Иртән, дәресләр башланганчы, VIII сыйныф кызы Мәдхия Зарипова (аның әтисе Җәбир абыйны, МТСта механик булганга, аны бронь белән сугыштан калдырганнар. Күрәсең, аларда радио булгандыр) безнең IX сыйныфка керде дә тактага язып куйды: сугыш беткән, Гитлер капут, ура! Бөтенебезнең игътибары тактада. Аннары, ә аннары... сыйныфта мәхшәр купты! Әтиләрен, абыйларын, хәтта апаларын (безнең Казанбаш авылыннан 4 кыз сугышта катнашып, икесе генә кире әйләнеп кайтты) сугышта булганга, дүрт ел буе зарыгып-зарыгып ул көнне көтеп арган ябык, хәлсез, ярым ач балаларга каян килгәндер көч! Китте ура кычкыру, сикерү. Сыйныфта сумкалар, баш киемнәре оча. Кайсы бии, кемдер партага капланып үксеп-үксеп елый, кемдер иренен тешләп бер ноктага текәлгән.

    Менә рупордан линейкага тезелергә әмер булды. Тарих укытучыбыз Мәрхәбә апа Камало­ва (ул безнең сыйныф җитәкчебез дә иде) илебезгә, ниһаять, бик күп корбаннар бәрабәренә көткән көн килүен (үзенең дә ире сугышта вафат), Җиңүдә без укучыларның да зур өлеше булуын мисаллар китерә-китерә, тәфсилләп, елый-елый (бө­тен зал үкси) сөйләде. "Бу Җиңүне сез дә яулаштыгыз, фашизмны тар-мар итүгә өлеш керттегез. Бөтен сугыш рәхимсезлеген ил белән бергә татыдыгыз. Җиңүне якынайту өчен ачлы-туклы хәлдә, көч җитсә-җитмәсә, фронт өчен, ындырда ашлык әзерләп җибәрү бригадасында үзегезне аямыйча, "кызыл обоз" җибәреп тордыгыз. Сезнең фидакарьлегегез тарих битләрендә урын алыр әле", - дип юату сүзләре белән иңнәребезгә канат куйды.

    Мәктәптән елый-елый ут эченә озаткан, инде мәңгегә ерак чит җир туфрагында ятып калган яраткан иң яхшы укытучыларыбыз Габделхак Абдуллин, Габделхәй Заһидуллин, Һидият Зыятдинов, Габделхак Садыйков абыйларны, Рәшидә Нәҗмиева, Мәүлия Зиннәтованы, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән бөтен авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Бәхетле идек ул чакта.

    Хәзер гомер узган са-­ен ныграк уйландыра. Шкаф пыяласы аша миңа ике абыем карап утыра. Җиңү көне җит­кәнен рухлары белән сизәләрдер төсле... Өлкән абыем Гарифҗан үзе те­ләп, җиңеп кайтасына ышанып, 24 июльдә чыгып киткән иде. Ул үзе китеп 14 көн үтүгә туган кызын беркайчан да күрә алмады. Сугышның беренче көненнән үк ут эчендә йөреп, 1943 елда геройларча һәлак булды. Саргайган өчпочмаклы хатлары гына калды.

    Фәүзия Вахитова.

    Эзмә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: