Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Гомер агышлары

    Узган гомерне агымсу белән тиңлиләр.Ул синең башкарган эшләреңне дә, башкарасыларын да, уй-хыялларың белән дә исәпләшми, ага да ага.

    Гомер агышлары әниебезне дә быел алтмышынчы язына китерде. Әниебез - Исмегөл Нәбиулла кызы Гайнуллинаның да 60 ел гомерендә югалту-табышлары да, сөенеч-шатлыклары да күп булгандыр. Иң мөһиме, бу гомернең бер генә сәгате дә заяга узмаган. Тормыш дәфтәренең һәр көне изге гамәлләр, игелекле эшләр белән бизәлгән. Гомумән, кешеләргә яхшылык, ярдәм итүдән тәм табып яшәүче, тормышның гүзәл якларын гына күрә белүче ул безнең әниебез.

    Гомеренең 40 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. "Бала белемле генә түгел, тәрбияле дә булсын", - дигән гыйбарәне үз гомерендә ничә кат кабатлагандыр. Укучыларының һәркайсының язмышы өчен борчылып, таләпчән укытучы гына түгел, ныклы дус та, ышанычлы сердәшче дә була белде. Йөрәк җылысын һәр балага тигез өләшеп, укучыларның олы хөрмәтен казанды. Төннәр буе дәфтәр тикшерү, дәрес планы төзү, җәмәгать эшләрендә катнашу, балаларны өйгә дәшеп өстәмә эшләү - боларның барын да без күреп үстек. Бәлки шуңадыр да без - өч баланың берсе дә укытучылык эшенә алынмадык. Шунысы сөенечле, әниебезнең тырышлыгын, үз эшенә бирелгәнлеген без генә күреп калмадык, җитәкчелек тә югары бәяләде. 1984 елда "Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы" дигән мактаулы исем алу аңа хезмәттә тагын да җаваплылык та, рух-көч тә өстәде. "Әйдәп баручы укытучы" категориясенә ия булу, "Ел укытучысы" конкурсы лауреаты - хезмәт биографиясенең матур бизәкләре.

    Югары Шытсу авылында гади колхозчы гаиләсендә туган әниебезнең кечкенәдән югары белем алырга омтылыш-теләге көчле булган. Берүзе Казан дәүләт университетын чак эзләп табып, тик ишегенең кайда икәнен таба алмыйча бина буйлап озак әйләнгәнен бүген инде мәзәк итеп кенә искә төшерә. Барыбер дә куйган максатыннан тайпылмыйча, КДУның география факультеты студенты булуга ирешә. Хезмәт биографиясенең 25 елын Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбендә география, биология укытучысы, 18 ел директор урынбасары булып эшләде. Гаиләбез белән Сабага күченгәч, әниебез лаеклы ялга чыкканчы 15 ел зур фәнни казанышларга ия булган Саба гимназиясендә белем бирде.

    Бүген дә ул остаз буларак, үзенең шәкертләренә география дәресләрен яңа формалар белән баету, югары технологияәр куллнау турында төпле киңәшләрен бирә. Укучылары белән ныклы элемтәдә яши, бәйрәм җитсә чәчәк бәйләмнәре тоткан шәкертләре яныннан өзелми.

    Әниебезне якыннан белгән кешеләр аның башкалар хәсрәтенә битараф булмаган олы йөрәгенә соклануын белдерә. "Яхшылык эшлә дә - суга сал, халык белмәсә - балык белер!" - бу аның тормыш девизы. Әгәр кемдер бәлага тарып, радио, телевидение, матбугат аша ярдәм сорый икән, әниебез шунда ук хәләл пенсиясе белән изгелек кылырга ашыга. Һәм безне дә шуңа өнди: "Тамчыдан күл җыела, балалар, кулыгыздан килгәнчә булышыгыз!".Кылган һәрбер яхшылыкның да, яманлыкның да кыя-таулары бәреп юл ярган чишмә кебек кире әйләнеп кайтасына да күптән инанган ул.

    Әниебезне бизәгән сыйфатларның берсе - сабырлык орлыклары да аның күңеленә нәни чактан ук салынган. Хәер, язмыш аның сабырлык куәсен сынап кына торган... Беренче сыйныфка укырга барам дип канатланып йөргәндә, хуҗалыкларында янгын чыгып, йорт-җирсез, кием-салымсыз калдырган. Яшьтәшләреннән аерылып, мәктәпкә бара алмый калганда, сабый күңеле җәрәхәтләнмәгәнме? Инде әтиебез Фәрит белән тормыш корып, киләчәккә зур хыяллар белән яшәгәндә янгын афәте кабат үзенең аяусызлыгын күрсәтә. Яшь гаилә тагын урамда кала. Тормышны яңабаштан терегезеп, өч сабыйлы булып сөенеп яшәгәндә мәкерле авыру баш калкыта. Берсеннән-берсе кечкенә балаларыннан аерылып, бер елга якын Казанда хастаханәдә дәваланганда үзәкләре өзелмәгәнмени аның? Әйе, үзе әйткәнчә, боларның барысын да искә төшермәвең хәерле.

    Әниебез һәрвакыт хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яши. Җәй җитүгә, велосипед иң яраткан, ышанычлы транспорт чарасына әйләнә аның. Аяклар да языла, күкрәк тутырып саф һава да сулыйсың.

    2008 елда үзенең сыйныф укучылары соравы белән 40 чакрымдагы Теләче районы Олы Саурыш авылына велосипедтагы сәфәрне дә күңелендә якты хатирә итеп саклый. Укучыларын үзенең яшьлек эзләре сакланган болыннарны, ямьле су буйларын урап, кайчандыр шаулап торган, бүген тыныч кына көн күрүче авыл белән таныштырудан истәлекләрне күп яңартты. Укучылары белән бер сафта булыр өчен һич тә картлыкка бирешергә ярамаганлыгын аңлата әлеге сәфәр.

    Алтын куллы, күркәм холыклы әтиебез белән, безне - өч балагызны үстереп, олы тормышка чыгардыгыз, һәркайсыбызга югары белем бирдегез. Инде хәзер сезнең җылы кочакта алты оныгыгыз тәгәрәшеп үсеп килә.

    Кадерле әби-бабай булып яшәүдән ямь табып, оныкларның күңелле мәшәкатьләре белән гомер кичергән көннәрегез.

    Ходай сезне тигезлектән аермасын, сырхау-сыктауларны белмичә, имин картлык кичерергә язсын.

    Фәридә Вилданова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: