Саба таңнары

“Ходай биргән насыйбым“

Мин бу йорттан күңелемә нур, йөрәгемә илһам алып кайттым. Биредә яшәүчеләрнең күңел як­ты­лыгы, тормышка мә­хәб­бәте, сабыйлардай сами­милекләре, бер-беренә булган ихтирам-хөрмәте мине чын мәгънәсендә сокландырды.

Язмыш аларны саусызлык белән сынаса да, сынмый-сыгылмый, киресенчә, сау-сәламәт кешеләр көнләшерлек итеп гомер кичерәләр.

Лесхоз бистәсендә яшәүче Анна һәм Сергей Андреевлар икесе дә тумыштан инвалидлар. Кукмара районы Үрәсбаш авылында туып-үскән кыз белән Лесхоз егете 1987 елда кавышып, гаилә коралар. Икесе дә ишле гаиләдә тәрбияләнгәнгәме, тор­мыш­ның ачысын да, төчесен дә нык татыганнар. Анна апа гаиләдә алты малайга бер кыз булып үсә. "Әти-әни колхоз эшеннән бушамадылар, өйдәге хатын-кыз эше барысы да минем өстә булды, бер юганда алты чалбар, алты күлмәк юа идем, кечкенәдән бөтен эшкә дә өйрәнеп үстем", -ди ул. Сергей абыйлар гаиләдә 11 бала - җиде малай, дүрт кыз үсәләр. Кечкенәдән дус-тату, ярдәмчел, туган кадерен аңлатып үстерә аларны әти-әниләре. Анна апа Кукмарада тегү фабрикасында Сергей абыйның туганы Флюра апа белән эшли. Бер-берсенә насыйп бу ике җанны мәрхәмәтле туган кавыштыра. "Мин инвалид булгач, кияүгә чыгармын дип уйламаган да идем, алдан сорап килүчеләргә дә каршы килдем", -ди Анна апа. - Сергей насыйбым, минем бәхеттән булган, менә 28 ел дус-тату яшибез", -ди ул Сергей абыйга ягымлы елмаеп. "Алар сүз белән генә түгел, бер-берсен күз карашыннан аңлашалар. Без аларга карап сөенәбез, тормышларын сау-сәламәт кешеләр дә булдыра алмастай итеп алып баралар, Ходай тигезлекләрен генә бирсен", - ди Мишә авыл җирлеге баш бухгалтеры, Анна апаның килендәше Гөлфия Андреева. Лесхозда Андреевларның нәселе нык: биш бертуган ир-ат дус-тату гаилә корып, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Күмәк көч тау күчерә, дип юкка гына әйтмиләр, бергәләп эшли дә, ял да итә беләләр алар. Анна апа белән Сергей абый еш кына туганнары ярдәменә таяналар, аларның барысына да рәхмәтләре чиксез. Ә рәхмәтнең иң зурысы үзләрен яңа, иркен өйле иткәне өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка. "Йортыбыз тузган иде, картлык көнебезне бөтен уңайлыклары булган өйдә яшәргә насыйп булды", - дип сөенеп бетә алмыйлар. Мөмкинлекләре чикле булса да, кемнәндер ярдәм көтеп, кешегә салынып яшәү алар өчен хас түгел. "Булдыра алганча үз көнебезне үзебез күрергә тырышабыз, бөтен эшне бергә эшлибез ", - ди Анна апа. - Камыр пешерми калган көнем сирәк. Беребез бәрәңге әрчи, икенчебез ит турый, әле 4 декабрьдә генә 55 яшемне билгеләп үттек. Сергей белән бәлеш пешереп туганнарны сыйладык, бергә эшләгәч, тиз дә, күңелле дә", - ди ул. Сергей абый чын ирләрчә, сүзгә кыска, эшкә оста кеше булып чыкты. 1975 елдан башлап Саба урман хуҗалыгында автоэлектрик булып эшләгән. 2011 елдан эштән китсә дә, бүген дә Сергей абыйны ярдәмгә еш чакыралар икән. "Бүген дә эшкә барасы идем, сез киләсе булгач, калдым, бу эшкә укып түгел, үзлегемнән өйрәндем", - диде ул. Техниканың телен аңлаучы Сергей абыйга көйсезләнгән машинаның гаебен табу авыр түгел, "тимер ат"лар аның кулына бик тиз күнә. Сүзгә саран булса да, хәләл җефетенең һәр сүзен җөпләп, язмыш бүләге булган Аннасына елмаеп утыра. "Әнкәйләр балаларына бик дөрес тәрбия биргәннәр, ирләребез хатын-кыз, ир-ат эше дип бүлмиләр, иң мөһиме - нәзберек түгел, үзләре бик туган җанлы", - ди Гөлфия Андреева да сүзгә кушылып. Анна апа да эштән курка торганнардан түгел, берничә ел сувенир цехында эшләгәч, Сергей абыйның теләге буенча эштән туктаган. Җәй көне чеби-үрдәк үстерәләр, алданрак сарыклар да асраганнар, сәламәтлек сиздерә башлагач, малларны бетергәннәр. "Мин ял итә белмим, эш белән юанам", - Анна апа. - Таяк белән булса да, җиләккә, көзен гөмбәгә йөрибез, үрмәли-үрмәли җыям, чәчәкләр бик яратам, Сабага яңа төрле гөл кайтса, кибеттән шалтыраталар, Сергеем белән хәзер барып алабыз", - ди ул. Тормыштан калышмаганнары капка төбендә торган "Лада-Калина" машиналарыннан ук күренә. Бүген машинасыз тормышны күз алдына китерергә дә авыр, мөмкинлеге чикләнгәннәргә бигрәк тә. Шуңа да Анна апа: "Сергеем исән булсын да, машина йөреп торсын", - дип һәр көн теләк тели. Тормышта бер-берсенә зур терәк булган бу парның икесенең дә саулыгы бик кирәк. Чөнки Анна апаның тумыштан инвалид булган, авыр хәрәкәтләнүче абыйсы Николай да күп еллар алар белән яши. Бүген җиде баладан икәү генә калганнар. Николай абый кеше ярдәменә ныграк та мохтаҗ. Мәрхәмәтле, туган җанлы Сергей абый белән Анна апа үзләрен генә түгел, әле Николай абыйны да кайгырталар. Никадәр олы йөрәклелек, изгелек, шәфкатьлелек бу йортта. Алар дөньяның бары алсу, якты төсләрен генә күрәләр. Гүя тормыш­ның караңгы, тонык яклары аларга күренми.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: