Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • КӨЧ БИРҮЧЕ МАЯК УЛ...

    ... Әйе, гомер аккан су кебек үтә дә китә икән.

    Башта тизрәк үсеп балалар бакчасына, мәктәпкә барасы килә, аннары гашыйк буласы, кияүгә чыгасы, ул-кызларыңны кулыңа алып сөясе килә башлый. Әле кайчан гына мин үзем дә шундый идем бит дип, буй җиткән улыңа, кызыңа карап шаккатасың. Оныклар, оныкчыкларыңны кулыңа алып сөя башлагач, безгә дә картлык килә икән бит дип уйлана башлыйсың. Ләкин гомерең заяга узмаган, үзеңнән соң жирдә үз эзең, үз юлың калырлык итеп яшәгәнсең икән, үкенечле түгел.

    Инде 20 елга якын район мәгариф бүлегенең кадрлар бүлеген җитәкләүче Миләүшә Миннемөхәммәт кызы Фатыйхова да 55 яшенә аяк басканда әнә шулар турында уйлана, ниндидер нәтиҗәләр ясый. Үзенең бөтен гомерен кәгазь белән эшләүгә багышлаган, бүген дә кәгазьгә уралган дөньясында атказанган исеменә лаек булырлык шәхес ул.

    Сатыш авылында яшәүче Мииннемөхәммәт абый белән Нәкыя апа гомер буе колхозда бил бөгәләр, авырлыгын да, шатлыклы мизгелләрен дә җитәрлек татыйлар. Дүрт балаларын да ил-көнгә файдалы, тир түгеп тапкан хезмәтнең генә җимешләре татлы икәнен аңлатып үстерәләр алар. Миләүшә апа исә шулар арасында иң тырыш, сабыр һәм яңалыкка омтылучан булуы белән аерылып тора.

    1974 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаган кызны район судына кәгазь эшләрен алып баручы итеп эшкә алалар. Партия райкомында, район социаль тәэминат бүлегендә хезмәт иткәндә үк язу-сызу эшенең бик җаваплы, нык игътибар сорый торган вазифа икәненә төшенә ул һәм 1993 елның октябрендә район мәгариф бүлегенең кадрлар бүлегенә эшкә билгеләнә. Читтән торып Тукай совхоз-техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерә. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләре арасында ихтирам казана Ул эш барышында хезмәт килешүләре төзегәндә, боерык, карарлар язганда таләп ителгән закон таләпләрен, кагыйдәләрне яттан белә. Беркайчан да "әйдә, ярар"га эшләмәде ул, үрнәк булырга тырышты. Шуңа да яшь белгечләрнең күбесе курыкмыйча аңа киңәш сорарга, дәрес алырга киләләр дә инде. Кеше кайгысын үз йөрәге аша уздыра белә Миләүшә апа, беркайчан да авыр сүз әйтми, кайчак характерына хас шаян һәм төртмәле сүзләре дә кеше алдында ким-хур итми. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

    Нәркиз Мифтахова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: