Саба таңнары

Көчле рухлы ханым

Бу тормышны һәркем үзенчә күрә. Кайберәүләр өчен ул тонык төсләрдән торса, кемдер өчен ачык, матур төсләр генә өстенлек ала.

Хезмәт юлын мөгаллимә булып узучы Хәлимә Нәҗипова да тормышның бары тик ал, якты төсләрен генә күрә белә һәм тирә-юньдәгеләргә җылылык, матурлык өләшергә тырыша.

Бүгенге көндә Тимершык урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәлимә Сәхабетдин кызының укытучылык сукмагыннан киткәненә инде 29 ел узган. Әлеге һөнәрне сайлавы һич тә очраклы түгел, гаиләләрендәге сәламәтлеккә туенмаган сеңле­сенә укытучыларның өйгә килеп ничек белем бирергә тырышулары аны нык уйландыра. Кечкенәдән үзмаксатлы, төпле фикерле кыз үзенә бик тә кадерле булган сеңлесен "Үзем укытучы булып, укырга өйрәтә алсам иде, башка балаларга да шулай ярдәмем тисә иде",- дип хыяллана. Шундый уй-ниятләр белән Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм рус теле бүлегенә укырга керә. Әлбәттә, теләгән теләгенә ирешә - бүген инде ул меңләгән укучыларының яраткан укытучысына, остазына әйләнгән. Минемчә, яраткан укытучы булыр өчен иң элек Хәлимә ханым кебек укучыларның якын дусты булырга кирәктер. Сабый күңелен яулау, аларны үзеңә ышандыру, үзең артыннан ияртә алу һич тә җиңел түгел. Хәлимә Сәхабетдин кызы нәкъ менә укытучы буларак шул камиллеккә ирешкән мөгаллимә. "Иң элек балага шәхес итеп карый белергә кирәк. Һәр бала - ачылмаган сер, укылмаган китап кебек. Укучыларымның һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлекләрен эзлим. Сәләтсез бер генә бала да юк. Йә ул оста лидер, йә тимурчы, йә артист. Тик сәләтне ача белергә кирәк. Һәр бала йөрәгенә аерым ачкыч табарга тырышам. Бала турында тулысынча хәбәрдар булу укыту процессында бик ярдәм итә. Гомерем буе баланың иң нәфис кылларына саксыз кагылудан куркам. Ялгышлык белән кагылсам, башымны иеп гафу үтенәм", - ди тәҗрибәле мөгаллимә. Шунда ук үзенең күңелен тырнап торган бер хатирә турында да искә ала. "Татар теленнән өйдә әтиләр турында инша язарга куштым. Әниләр турында күп яздык, бу юлы әтиләр турында язабыз, дидем. Тик бер баланың әтисе булмавын исемнән чыгарганмын. Бала кайтып әнисенә елаган. Әни кеше бу хәлне бала күңелен яраламый гына, зирәк акыл белән эш иткән. Әтисенең каберенә алып барып, чәчәкләр салганнар, әтисе турында якты истәлекләр белән тулы җылы бер инша туган. Ахырдан аны укып, күңел яраларын кузгатканым өчен икесеннән дә гафу үтендем. Бу очрак миңа зур сабак булды, шуннан бирле бала күңеленә саксыз кагылудан куркып яшим". Хәлимә Нәҗипова һәрвакыт әти-әни белән тыгыз элемтәдә тора, ата-ананы өйрәнү аша баланың күңеленә керүнең иң нечкә алым икәнлегенә күптән инанган ул.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүне таләп итә, яңа ачышлар ясау, мәгълүматы ташып торган баладан күпкә алда баруың сорала. Укучы синең тирән белемеңә ышанырга, һәр очракта да сиңа таяна алырга тиеш. Бу сүзләр дә мөгаллимәнең шәкертләренә юлланган алтын киңәше. Мәгариф өлкәсенә елдан ел яңа технологияләр, алдынгы эш алымнары кертелә. Хәлимә Нәҗипова да үзенең эш-тәҗрибәсендә инновацион алымнарны уңышлы куллана. "Элек-электән тәҗрибәле педагог Әхмәт Рәхимовның иҗадый үсеш технологиясе буенча эшләдем. Дәресләремдә Сингапур технологияләренең кайбер структураларын файдаланам", - ди Хәлимә Нәҗипова. -Әлеге программа нигезендә эш төркемнәрдә алып барыла, һәр укучы бәхәстә катнаша, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала, фәннәрне авыр үзләштерүче укучыларда да кыюлык, ихтыяр көче, кузаллаулар формалаштырырга ярдәм итә".

Үз өстендә даими эшләүче, һәрвакыт эзләнүдә булган Хәлимә Нәҗипова укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту нәтиҗәсендә дистәгә якын укучылары остазлары юлыннан китеп, укытучы булып эшлиләр. Тырыш хезмәт бервакытта да югалмый, 2007 елда РФ "Мәгариф" милли проекты кысаларында Грантка ия була. 2012 елда хезмәт биографиясенә тагын бер куанычлы вакыйга өстәлә: "Иң яхшы укытучы" республикакүләм конкурсында грантка лаек була.

Тормышта сабырлыгы сыналган чаклары, бәхете кителгән вакытлары да күп була Хәлимә ханымның. Алмаз, Фәннур исемле уллар үстереп, тормышларына куанып яшәгәндә, гаилә тоткасы Фәргать абый вакытсыз вафат була. Бертуган энесенең балалары берьюлы әти-әнисез калгач, Ландыш белән Данисне дә Хәлимә ханым үзенең гаиләсенә сыендыра. Никадәр олы йөрәкле, киң күңелле, көчле рухлы булу сорала аннан. Ул калебе белән көчле рухлы кеше. Аның белән аралашканда мин моның дөреслегенә тагын бер кат инандым. " Үземне бик бәхетле әни дип саныйм. Өч улым, бер кызыма үрнәк ана булырга тырыштым. Инде онык сөю бәхетен татыйм. Улларым өчесе дә армиядә хезмәт итте. Кешелекле һәм кечелекле булыгыз, дип балаларыма һәрчак киңәшемне бирәм. Кеше булу авыр түгел, кешелекле булу авыр дигән алтын сүзләр бар бит. Үземнең ике гаиләм берсе - өем һәм икенчесе - мәктәбемдә җаныма тын­гылык табам.

Киләчәктә дә шушы ике гаиләсе дә бербөтен булып, җанына тынычлык, яңа үрләргә көч-куәт биреп торса иде!

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: