Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Күңел аклыгы

    Мишәбаш авылында яшәүче 94 яшьлек Мәрьям әби Хәйретдинова: "Дөньялыкта яшәү дәверендә мин кичергәннәрне яза башласаң, дәфтәр битләре җитмәс",- ди.

    Аның әти-әниләре Бәдертдин белән Фәхрибану үз заманы өчен алдынгы карашлы, укый-яза белә торган торган, эшчән, тырыш кешеләр булганнар. Егерме сыер, атлар асраганнар. Авылда юан бүрәнәләрдән эшләнгән йортлары һәм терлек абзарлары, капка-коймалары белән аерылып торганнар. Әтиләренә "кулак" ярлыгы тагылып Магнитогорск шәһәренә сөргенгә җибәрелгән. "Күпме генә тырышсам да, ул вакыттагы ачы күз яшьләремнең тәмен оныта алмадым. Өйне пыр туздырдылар, абзардан сыерларны, атларны алып чыгып киттеләр. Сеңлем белән миңа бирнәгә әзерләнгән мендәрләребезне ташыганда, күршеләр: "Мәрьям, кияүгә чыгасы мендәрләреңә кадәр бирмәгез инде",- дигән сүзләреннән соң, барып ябыштым, кая инде, бер нәрсәне калдырмадылар, коры өйдә утырып калдык. Әти барып урнашкач, безне чакырып хәбәр салды, өс киемнәребезне төенчекләргә төйнәп, төнлә качып китәргә тиеш идек. Кемдер, безнең серне чишкән булып чыкты, китә алмадык. Авылда нинди авыр эш бар, әни белән безне җиктеләр. Әти сөргеннән кайта алмады, шахтада басылып үлгәнлеген хәбәр иттеләр. 1940 елда унсигез яшемдә Мишәбаш авылы егете Фәһметдингә яратып кияүгә чыктым. Ул бик башлы кеше иде, Сабага ат белән йөреп җитәкче урында эшләде. Әмма безгә аның белән бәхетле гомер юлы кичерергә насыйп булмады. 1941 елда иремне Бөек Ватан сугышына алдылар, мин карынымдагы балам белән калдым. Кызым туды, үз гомерендә бер генә тапкыр да "әти" сүзен әйтә алмыйча үсте. Фәһметдинем фронттан кайтмады, истәлеккә ике хаты калды.Тормыш юлымда бик авыр, канлы яшьләр түгеп елаган вакытларым күп булды, әмма язмышыңа язылган михнәтләрдән качып котылып булмады",- дип Мәрьям әби авыр сулап куйды.

    Хәзерге вакытта ул Рауза кызының кызы, оныгы Рәсүлә белән кияве Ильяс тәрбиясендә яши. Алар әбиләренең ишек алдына бик матур йорт җиткереп чыкканнар. Әмма Мәрьям әби үзенең дүрт почмаклы агач бүрәнәләрдән салынган йортыннан аерылырга теләми. "Бу йортны без кызым Рауза белән бик тырмашып салдык. Мин кәҗә мамыгы эрләдем, кызым шәл бәйләде. Кукмарада яшәүче сеңлем Маһирә сатарга булышты. Ул елларда Иштуганнан урман кисәргә килүчеләрне йорт саен фатирга урнаштыралар иде. Без шул кешеләр аша бер йорт салырлык агач сатып алдык. Берьюлы түгел, бер-икеләп җыйдык. Һәр бүрәнәсе таныш булганга, гомер кичергән йортым миңа бик кадерле",- дип, кул аркасы белән ястык-түшәкләрен сыйпап алды.

    Мәрьям әбинең йөзеннән күңел аклыгы, якты нур сирпелә. Аның сөйләм теленең йомшаклыгы, самими сафлыгы аша да затлы нәселнең дәвамчысы булуы күренеп тора. Рауза апа әнисе турында: "Ул миңа караганда да башлырак, русча да аңлый, латинча, кирилица хәрефе белән дә укый-яза белә. Теләсә-нинди ризык ашамый, кирәгенчә генә туклана. Чисталык, тәртип ярата. Минем тормышымдагы укытучым - әнием булды",- ди үзенә сулыш биргән әнисе белән горурланып.

    Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Мәрьям әбинең күңелен сагыш сара. "Фәһметдинем белән гомер юлымны бергә кичерә алмадым",- дип һаман да булса җаны сызлана. Үз буынына туры килгән тарихның бар ачысын үз йөрәге аша үкәргән тыл ветеранының гомер юлы уйландыра да, сокландыра да.

    Г.Галимуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: