Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Күптапкырлар канын бүләк иткән

    Илдә донорлар саны шактый күп. Шулай булуга карамастан, аларга ихтыяҗ зур. Ул гап-гади кеше. Җәмгыятьтәге хезмәт баскычы буенча билгеләнүгә дә, яшәү рәвешенә дә, дини яки атеист булуына да карамый.

    Алар башкалардан үзенә бөтенләй таныш булмаганнарның гомерен кайгыртулары белән аерылып тора.

    Ике басу Арташ авылыннан Гөлчара Фәттахованы да Ходай әйтерсең лә башкалар гомерен саклап калыр өчен яраткан. Катлаулы тормыш юллары үтеп, әти-әнисе исән килеш тә, әнисенең апасында тәрбияләнеп үскән кыз чит кешеләр язмышына тыныч күңел белән генә карый алмый.

    - Мәктәптә укыганда башым әйләнеп егылгалый торган гадәтем бар иде. Шуннан хастаханәләргә йөри торгач, канымны бик куе дип таптылар. Ул чакта алтынчыда укый идем. Казандагы бер профессор, сеңлем, син сау-сәламәт, үсеп җиткәч кан тапшырып кара, файдасы бик зур, дип киңәш итте, - ди ул.

    Профессорның сүзен тыңлап кан тапшырып карый унынчы сыйныф укучысы Гөлчара. Шуннан үзендә бер җиңеллек тоя. Организмында гына түгел, кешеләргә ярдәм итә алуына куанып җанына да рәхәтлек таба. Инде ул хәзер "Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе иясе. Ә ул мактаулы исемне кырык һәм аннан да күбрәк кан, алтмыш һәм күбрәк мәртәбә плазма тапшырган гражданнарга гына бирәләр.

    Гөлчара апаның каны да беренче төркем тискәре резуслы, бар кешегә дә туры килә торган. Елга ике тапкыр үткәрелүче Донор көннәреннән тыш, юл һәлакәтләренә юлыккан, бәби тапканда күп кан югалткан авыр хәлдәгеләргә дә үз канын "бүләк иткән".

    Балачакта табиб булам дип үскән кызның якты хыялларына, әлеге дә баягы акчасызлык киртә булган. Ләкин авыруларга ярдәм итү бөтенләй башка юнәлештә юлын тапкан. Кан тапшырып кына калмый, буыннары чыгып ярдәм сорап килүчеләргә дә булыша әле ул. Ике кызын һәм улын да шундый рухта тәрбияләп үстергән. Алар әниләренең хыялын тормышка ашырган: медицина юлын сайлаганнар, Гөлчара ханым кебек кан да тапшыралар.

    - Гөлчара Фәттахова кебек "Россиянең мактаулы доноры" исемен алган 65 кеше бар районда. Ә "Донор көне"ндә 120-130лап кеше кан тапшырырга килә. Башкалар сәламәтлегенә битараф калмыйча килүчеләргә без бик рәхмәтле, - ди район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Дания Минһаҗева.

    Шәмәрдәндә плазма үзәге эшли башлаган көннән 1154 кеше кан тапшыру максатыннан үзәккә мөрәҗәгать иткән. Шуларның 924е бер тапкыр булса да кан биреп караган. Үзәк директоры Земфира Гатауллина бу уңайдан ташламаларга да ачыклык кертте:

    - Кан яки аның компонентларын тапшырган көнне донор хезмәт хакы сакланган хәлдә эшеннән азат ителә, бушлай ашау белән тәэмин ителә. Теләгән очракта ул сумманы акчага да алмаштыра ала. Ул көнен кан бирүче түләүле еллык ялына кушарга яисә ел дәвамында үз файдасына кулланырга мөмкин. "Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр ай саен 928 сум акчалата түләү дә алырга хокуклы.

    Замирә Самигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: