Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Марля яулык

    Син кем, нәрсәгә дип ияреп кайттың Идрискә, аның хатыны, балалары бар бит, - дип каршылады аны чит-ят авылда иң беренче очраган Гыйльминур апа.

    Ул аның исемен дә, кайсы урамда торганын да белмәде башта. Соңыннан, авылдан киткәндә тагын бер кат очрашканда гына белде исемен.

    Мөкәрәмә сугышның беренче көннәреннән диярлек фронтта булды. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, бер кайнар ноктадан икенчесенә күченеп йөрделәр. Мөкәрәмә әти-әнисенә бердәнбер кыз бу­лып үсте. Шуңа да бик кадерле, газиз иде ул алар өчен. Әмма бер-берсен ка­дерләп яшәргә генә насыйп булмый. Сугыш афәте гаилә башлыгының гомерен яшьләй өзә. Мөкәрәмә госпитальгә санитарка булып урнаша. Өйләреннән, сөйгән ярларыннан аеры­лып, мәхшәр эчендә кайнаучы солдатларны кыз­ганып, жәлләп карый ул. Араларында берсе - Идрис исемлесе аеруча якыная кыз күңеленә. Зәңгәр күзләре микән, әллә өздереп тальянда уйнавы, әллә бер аягы булмаганга кызганып карау, кырыс холыклы булса да, тәмам якынайта кызны Идрискә. Госпитальдә дәвалану срогы тәмамлана егетнең. Димәк, туган якка, өйгә, балалары, хатыны янына кайтачак ул!

    - Әйдә, Мөкәрәмә, син мине туган авылыма кадәр озатып куй инде. Авылда калырсың, балаларымны карарсың, - ди Идрис авылга җыенганда.

    Мөкәрәмә бу юлы да каршы әйтә алмый. Агач аяк­лы, кырыс холыклы, әмма вакыты-вакыты белән үтә дә нечкә күңелле Идрисне култыклап, кулына пилотка, фляжка салынган чемоданын тотып, меңәр чакырым ераклыктагы чит-ят бер авылга кайтып китә...

    Инде еллар тузаны эчен­дә онытылып, югалып калырга тиеш кебек югыйсә. 69 ел узгач та ул вакытларны елмаеп-көлеп искә төшерәсе дә бит. Юк икән. Никтер күңелендә бихисап күп сораулар калдырган ул еллар. Ул сорауларга җавапларны шул вакытта табасы булган да бит. Вакыты ул түгел иде шул, вакыты. Бер-береңә каршы дәшү, кешелексезлек сыйфатлары ерак иде ул чактагы татар хатыннарында. Кем әйтмешли, авызларында кан булса да төкермәгәннәр, ил­гә килгән кайгыны ил белән бергәләп, әмма үз күңелләре, үз йөрәкләре аша үткәргәннәр. Шушы хатын-кыз язмышы кабат-кабат хәтергә килгән саен, ул чордагы апаларга, хатын-кызларга карата горурлык хисләре арта.

    Алар утырган поезд Шәмәрдәнгә кайтып туктагач та, күңеле нидер сизенә Мөкәрәмәнең. Кире борылырга да уйлый, әмма Идриснең балаларымны карарсың, дигән сүзләре артка юл юклыгын искәртә. Ятимнәр хакына кайтырга кирәк дип үзендә көч таба. Авыл капкасын керүгә дә, йомры, җитез гәүдәле хатын: "Сеңлем, син нәрсә уйлап кайттың?" дигән сорау белән күзенә карый. Ачуланып та, рәнҗеп тә карамады. Кызганды ул аны. Ул арада авылга ап-аяз көндә килеп чыккан болытлар кебек "Идрис өйләнеп кайткан, яшь хатын алып кайткан, Галия нишләр микән" дигән сүзләр таралды. Галия апаны сиздерми генә сынап караучылар да булгандыр. Әмма авылдашларының күп­челеге сүзне үз өйләреннән тышка чыгармады. Идрис­кә дә, яшь хатынга да каты бәрелмәделәр. Галия дә бирешмәде. Итәк тулы баласы белән, ачлы-тук­лы, ире кайтканны тырышып-тырмашып көн иткән татар хатыны бу юлы да сынатмады. Кешелеклелеген, иренең бу адымын хыянәт дип әйтергә мөмкин булса да, аңа карата хөрмәтен, иң мөһиме - сабырлыгын җуймады. Аңа бу хәбәрне кичен җиткерделәр. Оекбаш бәйләп утыра иде ул. Башы әйләнеп киттеме, дулкынлануданмы, каршы як күршеләренә чыгып йөгерде. Оекбашы да калмаган үзеннән. Зур йомгактагы җебе аягына чорналып күршеләренә кадәр кергән.

    Күңеле еласа да, күзе еламагандыр инде, бер күз яше дә чыгармыйча, "дөрес микән шул сүз", дип күршесенә керде. Күрше ни дисен инде? Ире сугышта үлеп калган Шәмсиямал апа "шулай диләр шул"дан узмады. Ире белән мәң­гелеккә хушлашкан Шәм­сия­мал апа, үз иренең шундый хәлдә кайтуына да риза булыр кебек иде ул минутта.

    Яшь килен "төшкән" йортка икенче көнне олы кызын ияртеп менде Галия апа. Үзеннән күпкә яшь, кап-кара толымлы, сөйкемле ул кыз баланы күреп кызганды, аңа ничек тә булса ярдәм итәсе килде. Ул да булмады Мөкәрәмә:

    - Апа, ачуланмагыз ми­не, минем гаебем юк. Ул мине балаларымны карарсың дип алып кайтты. Мин иртәгә үк китәм, - дип Галия апа алдына иелеп елый ук башлады. Идрис бу вакытта үзе кайда булгандыр. Ике татар хатыны шул минутта ук килештеләр, аңлаштылар. Икенче көнне үк китә алмады Мөкәрәмә. Паспортлары, үзе белән бернинди документы да юк иде аның. Икенче көнне Галияләрдә кунды. Олырак балалар ни булганын чамаласалар да, "кунак кызы"на төксе чырай күрсәтмәделәр. Кай­­туына атна-ун көн үткәч, паспортлы булгач, Мөкәрәмә китәргә җыенды. Бу хәлгә кешеләр кырыслык белдермәсә дә, табигатьнең сиздерәсе килдеме - әллә кайдан гына салкын җил чыкты. Ул чактагы юклык хатын-кызның башына марля яулык, өстенә киндердән суккан күлмәк-ыштан, ая­гына чабата кидергән бит. Кибетләрдә озын чиратлар торып, йомыркага алмаштырылган метрлы марля яулык ролен үтәгән. Галия апа да кунакка, кич утырырга барганда гына яба торган марля яулыгын Мөкәрәмәнең иңенә сала. Ап-ак марля яулык кара толымнарга шулкадәр назлылык, самимилек өсти, Галия апаның күзләренә яшьләр тула. Ә бу Мөкәрәмә өчен иң кадерле беренче һәм соңгы бүләк була.

    Шәһәргә китеп, озак еллар дәвамында хокук саклау органнарында эш­ләгән Мө­кәрәмә Исламовнага бик күп бүләкләр алырга туры килә. Әмма аның күңеленә иң кадерлесе - әнә шул марля яулык. Гади ситсадан да гади ул яулыкта бит сабырлык, кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы белән сугарылган хатирәләр салынган. Сугыш кырыннан кайтканда яшь хатын алып кайткан, алай гына да түгел, үзен үлгәнгә санаган иренә дә сабырлыгы белән тешен кысып түзгән Галия апаның батырлыгы фронттагылар батырлыгына тиң. Ә андыйлар бер Галия апа гына түгел.

    Менә ни өчен 69 ел вакыт узгач та, саргаеп, нечкә җепләре таралып бетә язгач та кадерле ул марля яулык. Әмма бүген ул чактагы аклыгы җуелган инде. Мөкәрәмә апаның күңелендә генә ул вакыйгалар саргаймаган. Бер кешесен белмәгән, әллә кайдагы авылга, хатыны, балалары зарыгып көткән иргә ияреп кайтып та, яман сүз ишеттермәгән ул татар авылы аның күңелендә матур хатирә булып мәңгелеккә кереп калган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: