Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • МӨСӘЙРӘ АПА КИЛӘ...

    Балачактан күңелдә калган истәлекләр арасында иң татлысы Сәрдә авылы хәзерләүчесе Мөсәйрә апа Дәүләтшинаның авылга килүен көтү иде.

    Бүгенгедәй хәтерлим: өстәл артында нинди генә ит ашасак та, сөяге аерым савытта җыелып барыла. Иске-москы чүпрәкләр, кәгазь кисәкләре дә әрәм-шәрәм ителми, һәрберсе капчыкларда туплана. Җәй айларында болыннардан көлтә-көлтә дару үләннәре җыябыз. Болар барысы да үзебезгә кирәк-яракларга алыштырып алу өчен хәстәрләнә. Мөсәйрә апаны айга бер тапкыр ат арбасына утырып килүен авыл уртасындагы кибет алдында каршы алабыз. Башта әти-әниләребез терлек тиреләре тапшыралар. Тирә-яктагы билгеле аучылар урман җәнлекләренең елкылдап торган тиреләрен алып киләләр. Мөсәйрә апа аларны бик җентекләп карый, сораштыра. Без өлкәннәрнең сүзләренең мәгънәсен тулылыгы белән аңлап бетермәсәк тә, кыйммәтле тиреле җәнлекләрне теләсә кем, теләсә ничек атарга ярамаганлыгын гына чамалый идек. Аннары чират безгә җитә. Һәрберебез тырышып хәстәрләгән хәзинәләребезне Мөсәй­рә апаның үлчәвенә куябыз. Ул: "Ягез, кызлар-егетләр, кайсыгызга нәрсә бирим?"- дип кара чемоданын ача. Без, күзләребезне берсеннән-берсе төрле төсле чигү җепләренә (мулине), Сабантуйга кияр өчен кунычы кызыл сырлы носкиларга, чәч үрә торган атлас тасмаларга, кабарткычларга төбәсәк, малайлар балык тота торган кармакка, шакмаклы фонарь, батарейкага кызыгып карыйлар. Кәгазьнең бәясе ике тиен, чүпрәкнеке - алты, сөяк - дүрт тиен. Мөсәйрә апа күңелдә юмарт кеше булып калды. Үзебез теләгән товарны алырга тапшырган "сөяк-санакларыбыз"ның акчасы җитмәсә, икенче юлы күбрәк әзерләгез дип, беребезне дә буш калдырмады.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Г.Галимуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: