Саба таңнары

Әниемне кияүгә бирәсем килмәде

Иртәнге намазымны укыдым, чәй өстәле артына килеп утырдым. Аллага шөкер, бүген дә намазымны укырга көч таптым бит, дип куана-куана чәй ясадым.

Олыгая төшкәч балачак, аңа бәйле рәвештә әниләр ешрак искә төшә икән ул сеңлем. Дала кадәр йортымда берүзем яшәп ятам. Өч бала үстердем. Аларның һәркайсының үз тормышлары. Берсенә дә үпкәм юк, һәркем гаиләле булырга, үз бәхетен үзе корырга хаклы бит. Олы кызым урыс егетенә кияүгә чыкты, туганнарыбыз күрә торып урыска бирмә дисәләр дә каршы килмәдем. Икенче улым, ирдән кайткан бер балалы хатын алып кайтты. Кияүдән аерылган булса да, бик игелекле бала булып чыкты үзе, чөкердәшеп, бер-берсен ихтирам итеп яшиләр. Кече кызым да тормышта, аларның гаиләсенә дә күз тидерерлек түгел. Менә шуларның бәхетенә куанып ялгызым яшәп ятам балам. Картымны озатканга унөч ел вакыт узды. Бабаемны сагынып, юксынып яшәгән көннәрем күп булса да, балаларны башлы-күзле итү мәшәкате белән башта ялгызлык әллә ни сизелмәде, менә хәзер сиздерә. Яшьлектә ничек тә үтә, картлыкта авыр, ди торган иде күрше апасы миңа үсмер чагымда. Ул чакта, ваемсызлык булганмы, анламаганмын. Үтеп киткән кадерле көннәрне кире кайтарып булмый шул, балакаем, бик үкенәм дә бит. Ирем белән бик матур яшәдек, бер үкенечем дә юк. Тик, үткән гомеремдә бик зур ялгышлык булган. Мин аны җитмеш яшемне узгач кына аңладым, ләкин соңа калганмын.

Шуңа күрә дә, кияүгә чыгам дигәч балаларыма да каршы килә алмадым. Әни мине ялгызы үстергән, әтием бик яшьләй үлгән. Мин кечкенә идем әле, башлангыч мәктәптә укыган чак бугай, әнине кияүгә сорап килделәр. Фәннур абый безгә башта гел килеп йөрде. Ул чакта кәнфит-прәннекнең дә кадерле чагы. Фәннур абый килгән саен буш килмәде, гел кесәсендә нидер була торган иде. Килгәндә дә йә ауган капка-койманы рәтли, йә сыер арканларга чылбыр ясый, ни дә булса эшли. И әйбәт тә абый дип уйлый идем ул вакытта. Тик, бервакыт, ничектер әнинең иңнәреннән кочып алганын күрдем. Күрдем дә көнләштем. Әни дә аңа оялып кына елмаеп карады. Бу абый әнине алып китәр дигән курку кереп урнашты минем күңелгә. Фәннур абый килгән саен аңа усал карашта булдым, сөйләшмәдем, еладым. Бервакыт әнинең бертуган апасы килде безгә. Килде дә, и үгетли мине, әниең ялгыз калырга тиеш түгел, Фәннур абыең да бик әйбәт кеше, бергә яшәп карагыз әле сеңлем, ди. Шуннан, эштән кайтып килүче әнинең каршына йөгереп чыктым да, әни шул пеләш абыйга киягүгә чыгасың икән, мин сине беркайчан да, беркайчан да яратмаячакмын, дип кычкыра-кычкыра еладым. Бер дә онытасым юк, әни белән кочаклашып елаштык-елаштык да, әни үзен кулга алып: "Ярар, балам, бер дә борчылма, без икәү генә яшәячәкбез", - диде. Шул көннән башлап Фәннур абый безгә килүдән туктады. Бик рәхәт яшәдек без әни белән. Өебездә тынычлык, бәрәкәт иде. Тик, әнинең болынга арканлап кайткан бозау чылбырын өзеп качкач, аның артыннан йөгергәндә, сыерларны җәен уколга алып барганда әтиең исән булса икән дип, уфтанганын күзләреннән күрә идем. Уфтану түгел, әрнү булган икән ул. Тик ул вакытта мин парлы тормышны аңлап бетермәгәнмен шул, әнине ниндидер ир-ат белән бүлешәсем килмәгән дөресрәге.

Печән-салам өйгән чакта, күрше абыйларының әйдә бер әйбәт кияү табып бирәбез, чык инде, дигән шаяруларыннан гарьләнеп микән, бәлки әтине сагыныптыр, алар кайтып киткәч үкси-үкси елый иде. Билгеле, миңа күрсәтеп еламады ул, тик мин разведчик кебек, гел күзәтә, сизә идем. Менә шулай акрынлап гомер узды. Мин дә үсеп җитеп, тормышка чыгып киттем. Әни акрынлап дин юлына күчте, мәчеткә йөри башлады. Бик итәгатьле, ипле, олы йөрәкле дәү әни дә булды ул минем балаларыма. Кияүемне дә бик яратты, хөрмәт итте. Шулай матур гына яшәгәндә, безгә көн дә бер бабай килеп йөри башлады. Алар әни белән бергәләп ислам дине турында сөйләшәләр, фикер алышалар. Бервакыт әни әйтә: "Кызым, Нургаян абыең узенә яшәргә чакыра. Син ничек уйлыйсың, аның йорты да искергән, безгә килсә, бергәләп яшик микән әллә, ничек уйлыйсың", - ди. Сизәм: уңайсызланып, дулкынланып әйтте әнкәй. Мин дә гаҗәпләнеп калдым, ничек инде, шушы яшенә җитеп ир көйләп яшисе килә икән бу әнинең, дип гаҗәпләндем. Ятса-торса өе җылы, без килеп булышып йөрибез, үз аягында йөреп тора, кайчан тели шунда ахирәтләренә барып гапләшеп утыра ала. Әнкәй минем ризасызлыкны әйтмичә дә сизде. "Ярар балам, күпме гомер калгандыр, калган гомерне үзгәртеп тормам инде, аптырап, Нургаян абыең бик әйбәт кеше бит, аны кызганып кына әйтүем", - диде. Гомер узды, бергәләп балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгаргач кына ирем вафат булды. ×××× Менә шуннан соң, әнине ялгыз яшәткәнгә үкендем. Ялгызлыкны бөтен тулылыгы белән аңладым. Ир-ат белән гомер итү ул үбешү-кочаклашу, яратышу өчен генә түгел икән шул. Парлы тормыш кору беркайчан да соң булмый икән. Ялгызлыкны үз йөрәгең аша кичермәсәм мин дә моны аңлый алмаган булыр идем. Кара-каршы утырып чөкердәшеп чәй эчәр өчен дә иптәш кирәк икән. Ә әнигә ялгызы тормыш итүе никадәр авыр булганлыгын бик аңладым да бит, тик соң. Әнкәй хәтта үзе өчен дә түгел, минем өчен генә яшәгән икән. Әтиебез үлгәндә ул бик яшь булган бит әле. Авыр вакытларда ир-ат җилкәсенә башын салып иркәләнәсе килгән чаклары да булгандыр. Ә мин күрше абыйсыннан да көнләдем әнине. Хәзер гәҗит укыган саен күзем елый, йөрәгем кысыла. Әнкәй минем хакка гына ялгыз яшәгән бит. Әнинең ирле, бәхетле тормышына мин каршы килгәнмен бит. Әни боларны нинди генә авырлык күрсә дә язмышын каргамады. Әмма мин еллар узгач аңладым. Шуңа күрә тол хатыннарның, тол ирләрнең, ялгызларның балаларына, үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтәсем килә: әниләрегезнең, әтиләрегезенң бәхетенә каршы килмәгез. Парлы булу ул яратышуга гына корылмаган. Гомер көзенә җиткәндә иптәш кирәк. Бу дөньяда бер генә яшибез, бер киткәч кире кайтулар юк.

Бибинур апаның сөйләвен тыңлап бетердем дә, Мияссәр абыйның сүзләре искә төште. Бервакыт эш урыныма бер бабай килеп керде, шаян, җор телле бабай ул, бер дә юкка моңаеп йөри торган түгел.

- Ник кияүгә чыкмыйсын син, - дип ачуланасы итте, ялгызлыгымны белеп алгач. - Чыкмыйм димә син, тормышлы булу кирәк, язмышыңа язылган булса, җитмешкә җиткәч тә чыгасың. Менә мин алтмыш тугыз яшемдә өйләндем. Балаларым бик каршы булды. Ике ел өйләнгәнемә, Түбән Камадагы малаемның миңа ачу итеп хәзер дә кайтканы юк. Алар мин үлеп китәрмен дә, йорт минем карчыгыма калыр, дип бик курыктылар. Ә мин авырып ятканда бер чынаяк чәй китереп бирергә берсе дә кайта алмый бит, үлгәндә авызыңа су тидерүче дә кирәк бит әле. Аллаһ Тәгаләдән башка кемгә кайчан китәсен белмибез, сүз дә юк. Тик, мин үзем гомер иткән карчыгымны үземнән алда озаткач, монысыннан алда үзем китәрмен, дип өметләнәм. Яшьлек вакытта гомер итәр өчен кирәк булса, картлыкта иптәш ул тиң яр.

Мияссәр абыйның калтыранган, юка тиреле кулы күзләреннән тамган яшьләне сөртеп алды, бугазына утырган төерне йота алмый озак кына бер ноктага карап утырды ул. Шушы халәт кенә дә кунак кебек гомерне санаулы икәнен аңлатты.

Олылар сүзе акылның үзе дип белми әйтмәгәннәр шул! Бибинур апа һәм Мияссәр абыйның да фикерләре бик күпләргә гыйбрәт булса иде!

Замирә Сәмигуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: