Саба таңнары

Нигез җылысы – әнкәйләрдә

Туып-үскән нигезеңдә ак яулыклы әниең көтеп тору, кайткан саен кайнар чәе, сый-нигъмәтле табыны белән каршы алу, хәер-догасы белән озатып калуыннан да бәхетле мизгел юктыр ул.

Әле ярый, нигез җылысын саклаучы әнкәйләр бар. Миңгәр авылында гомер итүче, 86 яшен тутырган Шәмсүнә әби Миңнәхмәтова да әнә шулай нигез җылысын саклап, ул-кызларының игелекләренә куанып гомер итә. Чордашлары кебек авырлыклар күреп үскән әбекәй тормышның рәхәтен тоеп яши бүген. Балачагы, үсмер вакыты ачлык-ялангачлык белән үтте шул ул буынның. Яшьлек хыялларын челпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлангач, киләчәккә зур өметләр баглаган Шәмсүнә дә, тылдагы башкалар кебек үк, фронт өчен хезмәт куя. Сугыш аларның гаиләсен дә әйләнеп узмый. Әтиләре яу кырыннан кайтып, биш ел да узмый, вафат була.

- Сугыш башланганда мин больницада идем. Кайтуыма Габделхәй абыйны алып киттеләр. Ул өч ел Ленинградта хезмәт иткәннән соң, 20 яшендә үлде. Галихан абыем җиде ел хезмәт итеп кайтты. Без ат җигеп көлтә ташыдык, урман кистек, вагон төядек, юклык вакыт бит, яшүсмер кызлар, ир-егетләр сугышка киткәч авыл тормышын тарттык, - дип искә ала ул хатирәләргә бирелеп.

Тимершыкта туып-үс­кән­ кыз күрше Миңгәр авы­лының иң булдыклы, тырыш, мәһабәт гәүдәле егете Мидхәткә тормышка чыга. Бер-берсенә хөрмәт, ярату белән кавышкан парларның гомер юлы да шулай үтә. Шәмсүнә апа колхозда төрле хезмәт башкара, ул чактагы "Коммунар" колхозында ферма мөдире булып эшли. Җәмәгате авыл Советында, әртилдә хуҗалык мөдире, колхозда учетчик вазыйфаларын башкара. Соңрак иминиятләштерү оешмасында агент булып лаеклы ялга чыга. Илле тугыз ел парлы гомер кичерә Миңнәхмәтовлар.

-Бик тату яшәдек, Аллага шөкер. Балаларга да әтиегез дип кенә тордым. Безнең гаиләдә ата кешенең сүзе өстен булды. Соңгы унике елын аяксыз калып яшәде, бергәләп тәрбияләдек. Вафатына дүрт ел була, ул киткәч бик читен, сагынып яшим, - ди Шәмсүнә әби яшьле күзләрен сөртеп.

Ике кыз, бер ул үстерә бу күркәм гаилә. Олысы Гүзәлия кырык ике ел мөгаллимәлек итеп лаеклы ялга чыккан. Уллары Җәүдәт Татарстанның Газлаштыру фонды генераль директоры, кече кызлары Флүзә -фармацевт.

- Балаларны кечкенәдән эш­лә­теп үстердек, хезмәтне яратыгыз дия торган идек. Әтиләре дә укыгыз, тырышыгыз, кеше булыгыз дип үсендерде. Кечкенә чакта дәфтәр-көндәлекләрен йок­лаган булсалар да, уятып тикшерә иде. Балаларым хәзер дә минем киңәшем белән яшиләр, - ди куанып.

Бала баласы балдан татлы диләр, бит. Бу нигездә дә шулай. Шәмсүнә апа да оныкларының кайда белем алуларын бармакларын бөгә-бөгә саный. Бигрәк тә Ирек оныгын яратып сөйли. Аның хакында сөйләгәндә елмаюлары нур булып йорт эченә тарала.

- Үз янымда үсте бит ул. Биш яшеннән балык тотарга төшеп китәр иде. Кечкенәдән техника янында кайнашып үсте. Колхоздан да эш сорап йөрде әле, трактор белән печән-салам ташыды, бик тырыш ул, - дип бүгенгедәй күз алдына китерә оныгының балачагын. Ирек Миңнәхмәтов бүгенге көндә Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе.

Шәмсүнә әби биш вакыт намазын укый, балаларына оекбашлар бәйли, бакчасында бәрәңгесен, яшелчәсен үстерә. Шул арада бассейнга барып су коенырга да вакыт таба. "Суның шифасы бик күп, су коеныгыз", - киңәш итте ул безгә дә.

«Әбием!», дип өзелеп торган онык һәм оныкчыкларына сөенеп, тормышына шөкер итеп, ил-көнгә тынычлык теләп яши. Ә балачагы сугыш чорына туры килгән буын бүгенге муллыкны җитмеш ел элек күз алдына да китерә алмады шул.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: