Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Һәр җанның үз дәвасы бар

    Татарстан Республикасы ветеринария табиблары берләшмәсенең атказанган ветеринария табиблары

    эшчәнлегенә багышлап чыгарылган "Татарстан ветеринариясе тарихы" дип аталган зәңгәр тышлы калын китапка безнең районнан кертелүчеләрнең берсе - Нуршат Вафина. Чүпрәле районының Шланга авылы кызының хезмәт һәм тормыш юлы Буа ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң Саба районында дәвам итә. Четердәп торган 19 яшьлек үткен мишәр кызына ике колхозны берләштергән 9 авылга хезмәт күрсәтүче Тимершык ветеринария участогы мөдире вазифасы ышанып тапшырыла. Нуршат иң элек ерак авылларга йөрү өчен ат җигәргә өйрәнә. Участокның ветсанитаркасы Сафия Галимҗанова да үзе кебек ир йөрәкле хатын-кыз булганга күрә, уртак телне тиз табалар. "Һәр җанның үз дәвасы бар. Бар тереклек иясе игътибар сорый. Терлек белән үсемлекләрнең телләре юк, шуңа күрә алар кешеләрнең кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең тирән мәгънәсен аңласаң гына, тормышыңны авыл хуҗалыгы тармагына багышлый аласың"-ди егерме ике ел ветеринария табибы булып эшләгән Нуршат Вафина.

    Ветеринар хезмәтенең асылын авыл җирендә терлек асрап яшәүчеләр генә аңлый. Чөнки терлек тә кеше кебек тәүлекнең төрле вакытында чирләп китә. Ветлечебница хезмәт күрсәтә торган хуҗалыкларда ветеринар көнгә 500 сыердан кан анализы алып, талчыгудан аягын чак өстерәп кайтып керсә дә, капка төбеңдә аннан ярдәм сорап көтеп торучыларның терлеген дәваларга чыгып китәргә мәҗбүр була. Бу - мал табибының гадәти тормышы, яшәү рәвеше итеп кабул ителгән. Ат җигеп авылдан-авылга йөргән вакытларын Нуршат "Алла гына саклады инде" дип искә төшерә. Кышкы буранда Керәннедән кайтканда, каршыга килүче машинадан ат өркеп, юлдан төшеп китә дә, карга кереп батып, тәртәсен сындыра. Атны өркеткән шофер туктамыйча узып китә, юлда икенче мәрхәмәтле кешеләр очрап ярдәм итәләр. Бер елны яз көне боз өстеннән Яңа Мичәнгә барганда атның арбасы боз ярылып, су төбенә төшеп китә. Нуршат белән Сафия чак-көч бер боздан икенчесенә сикереп чыгалар. Ат дулап арбадан төшереп калдыргач, җәяүләп кайткан вакытлары да күп була. Чөнки ветеринария хезмәте шундый: кышкы бураннардан, язгы ташулардан курыкмыйча, үзеңне аямыйча эшләсәң генә уңышка ирешеп була. 1997 һәм 2000 елларда Нуршат Вафина терлекчелек өлкәсендә югары хезмәт уңышларына ирешеп "Районның иң яхшы ветеринария табибы" исеменә лаек була. 2000 елда ТР Президенты указы белән "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исем бирелә. Хезмәттәге уңышларның кешене яңа эшләргә рухландыруы һәркемгә таныш халәт.

    2001 елда Нуршат Сабирулла кызы тормышында олы борылыш булды. Егерме елдан артык халык белән уртак тел табып эшләвен, авыл Советы депутаты булуын да исәпкә алып, ул Тимершык җирле үзидарә рәисе итеп сайланды. 2004 елдан авыл җирлеге башлыгы. Бу вазифаның да эш сәгате ветеринария табибы кебек үк вакыт белән билгеләнмәгән. Авылның төзеклеге, халыкның социаль хәле өчен, беренче чиратта, авыл җирлеге башлыгы җавап тота.

    Авыл хуҗалыгын, авыл кешесенең яшәешен бөтен тулылыгы белән белгәнлектән, Нуршат Вафинага яңа вазифага кереп китү дә кыенлык тудырмый. 2002 елда шәхси хуҗалыклардан 3537 центнер сөт әзерләп, 1 сыердан алдагы елга караганда 19 процентка артыграк һәм җирле әһәмияткә ия булган башка мәсьәләләрне нәтиҗәле оештырып, район буенча икенче урынга чыга һәм район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек була. 2005-2007 елларда "Саба муниципаль районының иң төзек торак пункты" конкурсларында җиңү яулап, II-III дәрәҗә Дипломнар тапшырыла. Тимершык авыл җирлеге 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы, Саба районы оешуга -75, Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган "Батырларга лаек бул!" күргәзмәсендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнәләр. Шушы елны Нуршат Вафина авыл җирлеген үстерүгә керткән хезмәтләре өчен республика бәйгесендә "Иң яхшы муниципаль хезмәткәр" исеменә лаек була. 2009 елда гражданнар оборонасы системасын камилләштерүдә, авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, гадәттән тыш хәлләр булдырмау һәм кисәтү өлкәсендә куйган тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановның "Рәхмәт хаты" бирелә. "Рәхмәт хаты"ның икенчесен быел авыл җирлеген үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган.

    -Авыл халкының көндәлек мәшәкатьләре белән янып яшәп, 50 яшь тулуын да сизми калдым. Хезмәт белән үткән гомер тиз уза дип әйтә торган иде егерме алты ел бергә яшәгән әнкәй, аның сүзләре килеп җитте. Ике балабызның да декрет ялында өч ай гына булдым. Руслан белән Ландышны әбиләре үстерде. Хезмәт бурычыңны тәмамлап өйгә кайткач та, балаларны кочаклап утырып булмады, ирем белән тизрәк үзебезнең абзар тулы терлекне ашатырга-эчертергә ашыктык. Менә шундый очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләре белән тормыш дәвам итә,- ди Нуршат Сабирулла кызы.

    Авыл җирлеге башлыгы кебек җаваплы вазифаны Нуршат Вафина кебек нык холыклы, киләчәккә ачык фикерле, көчле ихтыярлы ханымнар гына башкара ала.

    Г.Галимуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: