Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яши

    Туган як каеннарыдай гүзәл, имәндәй нык ихтыяр көченә ия, һәр кылган гамәле белән гомер юлларын бизәп, намус, вөҗданны юлдаш итеп яшәүчеләр бар.

    Әлеге язмам изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, кайда гына хезмәт куйса да, һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яшәүче көчле рухлы хатын-кыз - "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Фирая Әүхәт кызы Исмәгыйлова хакында.

    Югары Ослан районының Шеланга авылында 1959 елның 8 мартында - нәкъ менә гүзәл хатын-кызлар бәйрәме көнне, гади колхозчы Әүхәт һәм Разыя гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул. Апасы Фәридә һәм абыйсы Фәритнең яраткан, хөрмәт иткән сеңелләре була. Әти-әнисе колхоз эшеннән бушамасалар да, мәктәптә алдынгы, тырыш укучы буларак үзен күрсәтә. Гел "5" ле билгеләренә генә укуы өстенә, үзен оста спортчы буларак та таныта. Иң яраткан фәннәре алгебра һәм геометрия булганлыктан, 1976 елны Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, Югары Ослан районының Янги-Болгар авылында 3 ел алгеб­ра һәм геометрия фәннәрен укыта. Яшьлек хыялларында гизгән кызны башкалабыз үзенә тарта, Казан дәүләт университетының юридик факультетында тырыш хезмәтен куя.

    Аннары язмыш җиле аны безнең якларга алып килә: 1985 елның алтын көз аенда Фирая Әүхәт кызы Саба якларына килен булып төшә. Тормыш иптәше Альберт белән лачын кебек ике малайга гомер бирәләр. Районыбызга килгәч тә, аны яңа үрләр, яңа башлангычлар көтеп тора. 1989 елның август аенда яңа төзелә генә башлаган балалар бакчасына мөдир итеп куялар. Балалар дөньясы - аерым бер кызыклы, мавыктыргыч ул. Монда бары тик сабыйларны ихлас күңелдән яратучы, йөрәге саф җаннар гына хезмәт куя ала. Фирая Әүхәт кызы нәкъ шундыйлардан, хезмәт тудырган кыенлыклардан да каушап калучылардан түгел. Оста оештыру сәләтенә ия җитәкче ныклы, төпле коллектив туплый һәм 2011 елның август аена кадәр "Кыңгырау" балалар бакчасын җитәкли. Биредә үткәргән хезмәт юллары җитәкчебез күңелендә якты хатирәләр генә калдырган. Ул үзе эшләгән әлеге коллективны якын итеп, "минекеләр", "безнең бакча" дип сагынып искә ала. Үзе тәрбия биргән балаларның тормышта югалмауларына, уңышларына куана. Балалар дөньясы белән бәйле 22 ел дәверендә ирешкән уңышлары өчен алган грамоталары, Рәхмәт хатлары санап бетергесез. Ә иң куанычлылары, 2000 елда тапшырылган "Белем бирү өлкәсендә тырыш хезмәте өчен" медале, 2008 елда яуланган Россия Федерациясенең "Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен" Мактау грамотасы.

    Президент программасы нигезендә төзелгән "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылгач, ныклы холыклы, зур тәҗрибәгә ия булган Фирая Исмәгыйлованы мөдир итеп билгелиләр. Әлбәттә, бакчаны алга әйдәр өчен иң беренче мөдирдән бербөтен коллектив туплау, эзләнү, таләпчәнлек, үз көчеңә ышану кебек күркәм сыйфатлар сорала. Әлеге сыйфатлар Фирая ханым өлешенә мулдан тигән. Җиң сызганып эшкә алына ул һәм башкалардан да шуны таләп итә. Мактаулы исемнәр салынган папкалар саны да арта бара.

    Хезмәтендә хөрмәтле җитәкче булса, гаиләсендә кадерле әни, яраткан дәү әни ул. Уллары Рөстәм һәм Илзатка олы терәк булып, ике оныгым, дип җан атып яши. Тормыш иптәшенең кинәт вафатыннан соң да сынмаска, сыгылмаска үзендә көч таба.

    Тормыш алга таба дәвам итә. Гомер дигәнең сизелми дә ага. Ләкин бу еллар һич тә үкенерлек түгел, якты хатирәләр, хезмәт куанычлары гына калдырган. Гомерен хезмәткә багышлаган, вакытын, көчен кызганмый эшләүче, ярдәмчел һәм зыялы шәхес өчен тормышның һәр мизгеле кадерле.

    Лениза Шәмсетдинова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: