Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Һәркемнең үз кыйбласы...

    -Әгәр шулай булмаса, өйдән педагогия институтына документлар тапшырырга китеп, ветеринария институтына укырга кереп кайтмаган булыр идем. Әти-әниебез, дүртебезнең дә югары белемле, минем укытучы булуымны теләделәр.

    Минем күңел авыл хуҗалыгына якынрак һөнәргә тартылды. Шул елны Исмәгыйль абый ветеринария институтын тәмамлады. "Сеңлем, өйдә бер мал табибы булгач җитәр", дигәч, мин зоотехник булырмын, дип җавапладым. Сүзем фәрештәләрнең "Амин" дигән сәгатенә туры килде. Шулай итеп, тормышымны авыл хуҗалыгына багышладым,-ди "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте баш зоотехнигы Энҗе Хаҗиева.

    Энҗе Югары Шытсу авылында туып үскән. Белгечлек дипломы алгач, эшкә "Искра" колхозына (хәзер "Юлбат" җәмгыяте) селекция эше буенча зоотехник итеп билгеләнә. "Җаны теләгән елан ите ашаган" дип белми әйтмәгәннәр. Энҗе дә бөтен белемен, күңел җылысын, яшьлек энергиясен салып эшкә керешә. Үзе чибәр, үзе таләпчән, эш дип янып йөргән кызны хуҗалык җитәкчеләре дә, коллектив та үз итә. Чәчәк кебек бөреләнгән гүзәл кызның мәхәббәтен колхозның алдынгы шоферы Айрат Хаҗиев яулый. Егет тимерне кызуында суга, бер елдан Муллахмәт абый белән Әлфинур апа йортка килен төшерәләр.

    Шулай итеп, Энҗе Юлбатның үз кешесенә әйләнә. Аңа декретка чыгып, бала үстергәндә дә озаклап ял итүләр насыйп булмый. "Өеңдә торып булса да "командовать" ит, әмма ферма мөдире булып эшлә",-дип чакыралар аны хуҗалык җитәкчеләре. Өйдәге өлкәннәрнең рөхсәте белән ризалашып, яңа вазифага керешә. Энҗе үзендә коллективтагы һәр хезмәт кешесе белән аңлашып эшләү, хәленә керү, матур уңышларга ирешү өчен кызыксындырып эшләтә белү кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Хуҗалыкта җитәкчеләр еш алышынып торса да, "Юлбат" җәмгыятендә терлекчелек продукциясе җитештерү кимемәде.

    2004 елдан Энҗе Хаҗиева хуҗалыкның баш зоотехнигы булып эшли. Ирләр ныклыгы сорый торган җаваплы вазифаны башкарган хатын-кызлар районда бармак белән генә санарлык. "Үзем сайлаган һөнәр булганга, хезмәтемне яратып башкарам. Дөрес, өч авылда урнашкан фермалар арасында яхшы юллар салынганчы йөрү җиңел түгел иде. "Нива" машинасы белән чак-көч барып җиткән чаклар күп булды. Былтыр Йосыф-Алан авылына кадәр юл салынуы күп мәшәкатьләрне җиңеләйтте. Чөнки терлекчелектә бүгенге эшне иртәгегә калдырырга ярамый, һәр чара көнендә-сәгатендә башкарылырга тиеш. Хуҗалык буенча тотрыклы продукция алынуның да бөтен сере шунда",- дип Энҗе терлекчеләргә булдырылган кызыксындыру чараларының эшкә этәргече турында сөйләп алды. Сыерларның продуктлылыгына уртача 16 килограммнан башлап продукциягә бәйле үсә баручы тәртиптә 60 сумнан 200 сумга кадәр премия түләнә. Сыерларның продуктлылыгын саклауга яңадан өстәмә премия исәпләнелә. Әйтик, алты тапкыр бозаулаган сыерның сөте 18 килограмм булган очракта -200, җиденче бозавыннан соң да унҗиде килограмм сөт бирсә, 300 сум премия ала. Савымчы Сания Гыйззәтуллина кебек үз эшенең осталарының ай саен 3000 сумнан артык премия алуларына соклануын белдерде. "Һәр сыер савучы да Сания кебек эшләсә, дип хыялланам инде мин",- дип елмая Энҗе.

    Зоотехникның эше, кем әйтмешли, тавык чүпләп тә бетерә торган түгел, азыкның сыйфатына лаборатор анализ ясау, рационны витаминлы өстәмәләр белән тулыландыру, контроль савым уздыру, кыскасы, барысы да бер максатка - продуктлылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе дә куанычлы: "Юлбат" җәмгыяте 2011 елны һәр сыердан уртача 7500 килограмм сөт савып тәмамлады.

    Хезмәт уңышлары һәркемне канатландыра, яшәү офыгын киңәйтә, тагын да яхшырак эшлисе килү теләген көчәйтә. Энҗе Хаҗиеваның да күңеле шундый халәт кичерә. Ул бит әле баш зоотехник кына түгел, тугызынчы дистәне ваклаган Әлфинур апа белән Муллахмәт абыйның яраткан киленнәре, ир хатыны, ике кызының әнисе. Абзар тулы мал-туар, тавык-чебеш белән гөр килеп торган тормыш кайный. Йорт-җирнең капкасыннан керүгә, ишек алдындагы тәртиптән үк, тырыш кешеләр яшәгәнлеген чамаларга була. Авыл Энҗе һәм Айрат Хаҗиевлар кебек төп нигездә әти-әни белән гомер итеп, милли гореф-гадәтләребезне саклап, яшь буынга үрнәк күрсәтеп яшәүче гаиләләре белән күркәм.

    Г.Галимуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: