Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Таныш булыгыз: авылда - яшь белгеч - зоотехник кыз Резидә

    Гадәттә без хатын-кызларның күпчелеге - хисапчы яки укытучы. Резидә Фәрхуллинаны күргәч тә хуҗалыкка кайткан яшь хисапчы дип уйлаган идем.

    Юк икән, ягымлы, тормышка позитив карашлы бу кыз «Сатыш» филиалы «Кибәче» бүлекчәсеңдә зоотехник булып эшли. Резидәгә тугыз яшь тулганчы Чаллыда яшәгән гаилә коннәрдән беркөнне әтисенең туган авылы Мамалайга кайтып төпләнә. Кызганыч, авылга кайтып күп вакыт та үтми, 12 ел элек әтисе вафат булган. Теләче районы Иске Җөри мәктәбенә яңгыр-буранда да сигез чакрым араны җәяүләп узып белем ала кыз. Унберенче классны яхшы билгеләргә тәмамлап, Казан дәүләт ветеринария академиясенә документларын тапшыра.

    - Шәһәрдә тусам да авылны якын иттем шул. Һөнәр сайлагаңда шул да этәргеч булгандыр. Имтиханнарны үз тырышлыгым белән биреп укырга кердем. Студент елларында күңелле яшәдек. Җыр-бию түгәрәкләрен дә калдырмадым. "Студент язы" конкурсларыңда катнашып 2-3нче урыннар алдык. 3-4 курсларда «Сатыш» филиалына практикага кайттым. Аңда иңде белемнәрне практикага бәйләп ныгыттым.

    Шулай итеп студент чорының биш ел вакыты үткәне сизелми дә кала. Үзебезнең кызлар шәһәргә киткәңдә, балачактан кала тормышына ияләнгән Резидә кызыл дипломын тотып район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эш белешә килә. Аңа «Кибәче» бүлекчәсенә зоотехник булып барырга тәкъдим итәләр.

    - Яңа коллективта ничек кабул итәрләр дип борчылдым башта, - ди Резеда беренче эш көнен хәтерендә яңартып. Ике авыл арасы - 17 чакрым. Ничек йөреп эшләрмен дип тә уйландым. Яшь белгеч буларак «Нива» машинасы бирделәр. Аны да йөртергә өйрәңдем.

    Озак уйлап торырга вакыт юк, менә шулай чып-чын авыл тормышыңа чума ул. Әле ниндиенә, диген! Бүлекчәнең сөтчелек комплексыңда бүгенге көңдә 1456 баш терлек бар. 300е савым сыеры, калганнары таналар, бозаулар, үгезләр. Бер сыерга уртача 23,3 килограмм сөт савыла. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 килограммга артык. Күбрәк ашаткан саен мал сөтне дә күбрәк бирә, тизрәк көрәя дә. Зоотехник та терлек азыгы рационын даими контрольдә тота. Хуҗалыкта ел дәвамында күпме ит һәм сөт җитештерәсен планлаштырырга, шуның үтәлешенә ирешергә кирәк. Сыйфатны да күздән ычкындырмаска кирәк. Отчетлар кабул иткәндә һәм төзегәндә аеруча игътибарлылык таләп ителә. Терлекчелекне алып баруда үзгәрешләр булып кына тора бит. Хәзер малларга төрле азык катнашмалары, витаминлы өстәмәләр дә бирәләр. Нәсел эшендә дә ясалма орлыкландыру кулланыла. Сөтчелек комплекслары да механикалаштырылган. Резидә дә моңа сөенеп бетә алмый.

    - Комплекста һәр эшнең механикалаштырылган булуы савымчыга да, зоотехниккка да, һәркемгә уңай. Ә зоотехникның эше минем уйлавымча, берничә төр юнәлешкә бәйле, - ди Резидә. - Ягъни "кеше-табигать" - терлекләрне үстерү, аларны көндәлек карау. "Кеше-кеше" - эшчеләр белән уртак тел табып, килешенеп эшләү мөһим. "Кеше-машина" - авыл хуҗалыгы машиналарын белү, алар белән идарә итү, яңа заманча технологияләрне белергә омтылу.

    "Кибәче" бүлекчәсенең Төбәк комплексында очраштык без яшь белгеч белән. Авылда һәркөн кызу эш вакыты. Кыр эшчәннәре терлек азыгы әзерли, терлекчеләр мал янында. Ул арада якты, иркен, уңайлы тудыру бүлегендә бер тана үгезбозау китерде. Мал табибы - Фәрхәт Гәрәев, тудыру бүлегендә бозау караучы - Гөлнур Әскәрова, зоотехник та хезмәт урынында.

    Резидә белән танышкач та, авыл хезмәтеннән курыкмыйча аның зоотехник профессиясе сайлавына сокланган идем. Казан дәүләт ветеринария академиясенә имтиханнар тапшырып, читтән торып аспирантурага укырга керүен, үзлегеннән инглиз телен өйрәнүен белгәч тагын бер гаҗәпләндем. Булса да булыр икән өлгерлек һәм максатчанлык!

    - Бүгенге көндә "Яшь белгечләрне тораклы итү" программасы буенча йорт төзү эшләре алып барам. Әлеге программага керүдә булышлык күрсәткән район башлыгы Рәис Миңнехановка, авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга рәхмәт. Дәүләт шундый ярдәм күрсәтә икән эшләве дә күңелле, киләчәккә өмет бар дигән сүз, белемне дә арттырасы килә, - ди Резидә. Ни дисең, инде бу кыю кызга. Афәрин, генә диясе кала.

    Замирә Сәмигуллина.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: