Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яраттыра белә иде...

    Татар дөньясының каһарман халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, 51 китап авторы Фәнис Яруллин баш өстенә кулын куеп саубуллашып, Камал театры каршыннан мәңгелек йортка күчте.

    Аның иҗатына, горурлыгына, эчке югары культурасына гашыйк укучыларының күңел түрендә ул мәңгелек якты йолдыз булып яшәр. Чөнки яраткан кешеләр онытылмый. Фәнис Яруллинны табигать үзен яраттыра торган итеп яраткан. 53 ел урын өстендэ ятып кына торса да, аңа һич кенә дә авыру яки гарип итеп карап булмый иде. Чөнки аның кешеләргә һәрвакыт елмаеп карый торган күзләре "сихерле" иде, ахры. Фәнис Яруллин һәм аның җәмәгате Нурсөя апа белән беренче тапкыр 1998 елда алар Мусин урамында яшәгән фатирларында очраштык. Авыру кешене озаклап ялыктырып булмас дип, интервьюның сорауларын язып әзерләп бардым. Бүләккә Лесхозның сувенир цехында җитештерелгән кухня наборы белән чәк-чәк алдым. Ишек төбендә Нурсөя апа каршы алды. Зал ягындагы бүлмәдән: "Саба кызлары, килеп җиттегезме?",- дигән тавыш ишетелде. Фәнис абый безне әнә шундый җылы сүзе, якты карашы белән каршы алды. Без, Нурсөя апаның яңа мичтән чыккан тәмле камыр ашлары белән сыйланып, тормыш, яшәеш, гүзәл холыклы кешеләр, Фәнис абыйның әсәрләрендәге матур образлар турында сөйләшә-сөйләшә дүрт сәгать вакыт узганын сизми дә калганбыз. Шул көннән алып бу йортка безнең сукмаклар салынды.

    2000 елда район мәгариф бүлеге начальнигы Шамил Зиннуров (авыр туфрагы җиңел булсын) Балалар иҗат үзәгендә Фәнис Яруллин белән очрашу оештырды. Шамил Зиннур улы аларны үзе барып алды. Аның Фәнис абыйны күтәреп, залга кертеп утыртуы һаман да күз алдымда. Очрашуда легендар урманчы Нургали абый Миңнеханов та катнашты. Ул каһарман язучыга соклануын әйтеп, Фәнис абый өчен махсус ясалган түгәрәк эш өстәле бүләк итте.

    2002 елның июнь аенда без аны Сабага үзебезгә кунакка чакырдык. "Игенче" хуҗалыгы (хәзерге "Алтын Саба-М" җәмгыяте) җитәкчесе Рүзәл Мөбарәковның шоферы Эдуард Казанга барып алып кайтты. Мондый хәбәр тиз тарала, районның төрле авылларыннан, Фәнис абыйның иҗатына гашыйк кешеләр безгә килеп, матур әңгәмәләр кордылар. "Арымадыгызмы?"-дип сорыйм: "Үземне яраткан кешеләрдән ничек арыйм ди инде",- дип җавап бирде ул. Икенче көнне иртәнге якта Эзмә урта мәктәбендә очрашу булды. Анда укучылар гына түгел, тирә-якта яшәүчеләр дә җыйналган иде. Аннан соң, Рүзәл Галимҗан улы борынгы Калатау өстендәге умарталык янындагы аланлыкка кунакка чакырды. Фәнис абыйны анда милли татар ашларыннан әзерләнгән сый-нигъмәтле өстәл артында безнең Мишә буенда үскән җитәкчеләр каршы алды. Хәтерлим әле, алар арасында танылган балалар табибы, депутатыбыз Васил Миңнехан улы Зарипов та (авыр туфрагы җиңел булсын) бар иде. Язучы Тәлгат Нәҗмиев, Фәнис абый иҗаты белән бәйләп, мәҗлесне тиешле югарылыкта күтәреп утырды. Дөрестән дә, Фәнис абыйга һич кенә дә авыру кеше итеп карап булмый иде.

    Фәнис абый кешеләрнең яхшылыгын бәяли белә торган шәхес иде. Бер баруымда: "Гөлсинә, биш томлык сайланма әсәрләрем басылып ята. Кичә миңа күрсәтергә китерделәр, шуларны сиңа бүләк итәсем килә",-дип, бишесенә дә култамгаларын салып бирде.

    Ел саен 9 февраль көнне Фәнис абыйның туган көненә бардык. Аларга туган ягы Баулы, Әлмәт районнарыннан кунаклар күп килә иде. Нурсөя апа Фәнис абыйның "җидесе"нә чакыргач, шушы гаилә белән бәйле бөтен истәлекләр яңарды... Үзенең кырык алты ел гомерен Фәнис абыйга багышлаган Нурсөя апа белән иртәнге сәгать икегә кадәр сөйләшеп ятсак та, безнең сүзләр бетмәде, керфекләр генә түзмәде, йокыга йомылды.

    Гөлсинә Галимуллина.

     

     

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: