Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Завод тулай торагын авылга күчерсәләр, күпме егет бәхеткә тиенәчәк

    Әгәр йортыгызда уенчыклар аунап ята, стенадагы обойларга ручка белән чәчәк, күбәләк рәсемнәре ясалган һәм көн саен балалар киеме юарга кирәк, вак-төяк - энә, кайчы, кәтүк, дару ише кирәк-ярак түшәмгә кадәр биеклеккә куелган икән...

    димәк, сезнең йортта БӘХЕТ яши!!!

    Пәрәвез челтәрендә менә шушы язуны укыйм да күзләремә яшьләр килә. Мин Казан шәһәренең бер завод тулай торагында яшим. Үземә генә аерым, уналты квадрат метрлы бүлмәм бар. Яшәргә җитә, Аллага шөкер. Атна азагы җитүгә авылга, әти-әни янына кайтып йөри идем. Хәзер инде алар да юк. Әти-әнием икесе дә җитмеш яшьне узып мәңгелеккә киттеләр. Алар исән чагында тормышның яме бар кебек иде әле. Үзем генә калгач яшәвемдә яктылык калмады. Туганнарым бар барын, тик күңелдә алар урыны башка, әти-әнинеке тагын аерым урын булган. Ә хатын-кыз өчен гаилә, әни төшенчәсе барыннан да өстенрәк икән дә бит. Менә миндә анысы юк.

    Авылда мәктәп тәмамлагач та, сиксәненче еллар башында Казанга эшкә килдем. Урысча белемем дә чамалыга күрәдерме, укыйсым да килмәде. Заводка эшкә урнаштым, шуннан ерак түгел тулай торакта өч кыз яшәдек башта. Авылдан шәһәргә килеп яшәү цивилизация иде инде ул чакта. Тик, безнең чор кызлары бүгенгеләр кебек, әти-әни канаты астыннан иреккә чыктык, дип бәйдән ычкынып йөрмәдек. Камал, Тинчурин театрларында тамаша карау безнең өчен бәхет иде. Сагынып авылга кайтабыз да, бәрәңге, ит төяп тагын шәһәргә юл алабыз. Авыл егетләре дә йөреп карады артымнан, ике дә уйламыйча авылга кайтмыйм мин, йөрмә артымнан, дия идем. Менә шул чакларны уйлыйм да, их, диям хәзер. Авылымның чишмәләрен шәһәрнең хлорлы суларына алмаштырганмын бит. Шәһәргә китеп мин дә әллә нинди биеклекләргә менә алмадым. Һаман да шул заводта, яшәвем дә шуның тулай торагында. Монда сиксәненче еллардагы кибәк, таракан кебек бөҗәкләр генә юк, бар да элеккечә. Ә минем классташым Гөлшат мәктәпне алтын медальгә тәмамлады ул чакта. Педагогия училищесына укырга керде, сагынуга түзә алмыйча, бер елын да укып бетермәде. Өч айдан ташлап кайтты да, фермага эшкә урнашты. Башта сыерлар сауды, аннары бозаулар карады. Ферма юлында салкын җилдә дә, карлы-яңгырда да йөри торгач, бераз таушалган таушалуын. Тешләрен дә ясалманы куйдырган, куллары да, битләре дә җыерчыкланган. Тик, ул хәзер шул таушалган куллары белән беренче оныгын сөеп яши. Ә минем тормышта һаман да шул бертөрлелек. Завод белән тулай торак маршрутында йөреп торам. Хәзер инде театрларга да йөрисе килми, олыгая барам ахрысы. Һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, кызлар сезгә әйтәм, тормышка чыкмый калмагыз. Һич югы бер бала булса да алып кайтырга кирәк.

    Кешегә әйтсәң бу заманда һичбер кем ышанмаячак. Егетләр белән йоклау түгел, егетләр кулының минем кулны тотып та караганы юк. Тормышның мәгънәсе егетләр кулы тотуда гына түгел, билгеле. Шулай да, Аллаһ Тәгалә без - хатын-кызларны ана булыр өчен бу дөньяга яраткач, аңа каршы килмәскә кирәк икән. Узган гомеремне уйлыйм да, вәт бушка үткән гомер бу дип гаҗәпләнәм.

    Мин ичмаса зина кылып йөрмәдем, дип куанам. Күршемдә бер хатын яши. Аңа хәзер кырык өч яшь. Егерме сигез яшендә бер егеттән алданып бәбиен төшерткән. Шуннан тормышка да чыкмаган. Хәзер ул да бик үкенә. Шул вакытта бар авырлыкны җиңеп, баламны алып кайтып үстергән булсам хәзер монда ятмас идем дип үрсәләнә ул да. Тик соң инде.

    Безнең икебезне дә бер нәрсә - ялгызлык берләштерә. Хәер, безнең кебекләр бик күп тулай торакта. Үзе бер авыл кебек. Тик безнең торак яшьләрнеке түгел, кияүгә чыкмый олыгайган апайлар, карт кызларныкы. Өеребез белән авылларга таралышсак, күпме егетләрне бәхетле итәр идек кебек. Ләкин, без хәзер үзебезчә яшәп өйрәнгән шул. Ә үзгәрәсе килә, бик тә килә кайвакыт.

    Тәвәккәллимме икән әллә, дип бервакыт белдерү аша бер егеткә шалтыратып карадым. Мөслим ягыннан Чаллыга эшкә килгән егет. Безнең арада мондыйрак сөйләшү булды. Хәтта нәтиҗә дә ясап торасы юк. Кайсы яктан, кем булуыбыз, профессиябезне белешкәннән соң, егет мине үзенә кунакка чакыра.

    -Әйдә, минем янга кунакка кил, мин дә тулай торакта яшим.

    -Ник, шушы яшемә җитеп, мин егетләр артыннан барырга тиеш булам мени?

    -Хәзер заманы шул.

    -Заманы шулдыр да бит, без - кырык яшьлекләр теге заманныкы, комсомол буыны бит.

    -Алайса ят шул Казаныңда картаеп. Мин кызларның үзләре килгәнен көтәм, күңелем кайтты минем алардан, ышанмыйм сезгә.

    -Ник шулкадәр үк рәнҗеттеләр мени соң?

    -Кунакка килсәң сөйләрмен, кил.

    Менә шулай сөйләштек егет белән. Кырык яшенә җитеп тә тулай торакта яшәгән егет тә кызларның үзе килгәнен көтә. Безгә нишләргә кала инде?! Безне бит комсомол намуска, тәртиплелеккә өйрәтте. Ялгыз калуымда комсомолның гаебе юк, билгеле.

    Элек заводта бергә эшләгән Ритага барам да кызыгып кайтам. Марҗа кызы Тәлгаткә кияүгә чыгып өч бала үстерделәр. Әле уку башлангач барган идем, 7 сыйныфтагы малае кайтып керде, өр-яңа чалбарын ертып кайткан, Миләүшәсе кайтты да биология китабы сатып алырга акча кирәк, ди. Кечкенәсе Динараны балалар бакчасындагы Саша кулыннан тешләгән. Рита: "И синнән дә рәхәт кеше бармы икән, бер мәшәкатен, борчуың юк", - ди. Тормыш шул мәшәкате белән күңелледер инде ул. Бар да җай гына барса ни була тагын?! Мәшәкать артыннан шатлыклары да килә бит аның. Менә минем мәшәкатем дә юк, шатлыгым да шул чамалы гына. Тулай торакта мунчала бәйләп, үзем кебек "буйдак" кызлар белән ялгызлыгыбыздан зарланып, хөкүмәтне әрләп яшәп ятабыз.

    Тулай торакта яшәүче карт кызның моң-зарларын

    Замирә Сәмигуллина язып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: