Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Зөләйха

    Зөләйханың: "Гомернең соңгы көннәрендә булса да, бергә яшәп калыйк, минем янга кил",- дигән хаты сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Гаян картны урынга екты.

    Үткәннәр белән бәйле хатирәләр өермәсендә ул үзен диңгез дулкыннары өстендә йөзгән кебек хис итте. Аны тәрбияләүче күрше килене Рәхимәгә дә "авыруы"ның сәбәбен аңлатып бирә алмады.

    Карт таң алдыннан урыныннан торып, үзе белән бергә фронт юлын узган кечкенә сандыгын ачты. Иң өстә Зөләйханың хатлары, ул аларны укый-укый эчтәлекләрен ятлап бетерде. Ул кабат шуларны кулына алып, уй дәрьясына чумды.

    ...Гаянга унсигез яшь тулган иде. Күршегә кунакка күз явын алырлык чибәр кыз килде. Егет аның су ташуларын, әбисенең яулык-күлмәкләрен юып элүләрен, башта койма ярыгыннан күзәтте. Ә беркөнне бакчада эшләгәндә Зөләйханың көрәгенең сабы сынды. Гаян аны-моны уйлап тормады, койма аша сикереп, кыз каршына килеп тә басты. Бер-берсенең күзләренә карашып күпме басып торганнардыр, Галимә әбинең: "Харәпләр иткәнсең көрәгемне",- дигән тавышы яшьләрне сискәндереп җибәрде. "Хәзер саплап бирәм",- дип Гаян җәһәт кенә көрәкне алып китте.

    Ярты сәгатьтән, яңа саплы көрәк тотып, егет кабат Зөләйха янына чыкты. Гаянны күргәч, кызның нурлы йөзе тагын да балкыды. "Әбием бик борчылган иде, рәхмәт сиңа күрше егете",- диде ул.

    Гаян бер генә минутка да кызны игътибар үзәгеннән ычкындырмады, аның белән ничек тә очрашу җаен эзләде. Әнә ул, кечкенә кул арбасы тартып, таллыкка таба бара. Гаян да чалгысын тотып, аның артыннан атлады. Кызга күренмичә генә, агач арасыннан аның урак белән үлән уруын күзәтеп тора башлады. Кирәк бит, кыз урагы белән бармагына да ышкып алды. Шул минутта кыз каршында яңадан Гаян пәйда булды. Әрекмән яфрагы белән кызның кан саркып торган бармагын кысып тотты. "Син әүлияме әллә? Миңа бәла килгән вакытта килеп чыгасың?"- диде Зөләйха чын-чынлап гаҗәпләнеп.Гаян шулвакыт турыдан ярды да салды: "Син мине гашыйк иттең. Гел синең янәшәңдә генә буласым килә. Әле бер генә кызның да йөрәгемә ук кебек кадалганы юк иде. Мине тиздән армия сафларына алачаклар, шуңарчы өйләнешик",- дигән сүзе белән кызны телсез калдырды.

    Егет белән кыз арасындагы шушы сөйләшүдән соң, мәхәббәт күпере салына. Гаянның хәрби хезмәткә киткәнче өйләнү ниятенә әнисе белән кияүгә чыкмаган апасы каршы чыгалар. "Әле син бик яшь, тормышыңда Хәлимә оныгы кебекләр күп булыр",- диләр. Гаян өлкәннәр сүзенә карамый, Зөләйха белән мулланың өенә барып никах укыталар. Әмма алар бергә яши башлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Гаян фронтка киткәч, бу йортта Зөләйха да озак тоткарлана алмый. Чөнки суга барырга җыенса, кулыннан чиләген, савыт-саба юарга керешсә мунчаласын тартып алалар. Гаян китеп, тугыз көн узгач, Зөләйха әниләре йортына - Киров өлкәсенә кайтып китә.

    Гаян фронт шулпасын җиде ел "эчә", контузия ала. Госпитальләрдә үлем белән тартышканда да, күз алдыннан Зөләйханың нурлы йөзе китми. Ватан азатлыгы өчен көрәштән, күкрәген орден-медальләр белән чыңлатып кайта ул. Хәбәрсез югалган Гаянны әнисе белән апасы күз яшьләренә манчылып елап каршы алалар. Гаян күзләре белән Зөләйханы эзли. "Син китүгә өйдән чыгып китте, җүнле нәрсә булмады ул",- диләр өлкәннәр кырт кисеп. Гаян күңелендәге мәхәббәт ялкынына су сипкәч, ул беразга сүнеп тора. Чөнки әтисе салган йорт яртылаш җиргә иңгән, абзарга терәү салынган. Гаян электрик һөнәрен үзләштереп, йорт-җирләрен яңартырга керешә. Иске өйнең чормасын сүткәндә бер төргәк таба. Анда Зөләйханың Гаянга атап, авылга язган хатлары була. "Хатларыма җавап бирмәсәң дә, тагын язам әле. Чөнки синнән башка яшәвемнең мәгънәсен күрмим. Уйларым гел сиңа барып тоташа". Гаян Зөләйханың мәхәббәт хисләренә төрелгән хатларын елый-елый укыды ул чакта. Ни өчен аның хатлары чормада яшеренеп калган, фронтка килеп җитмәгән? Гаянның аяк астындагы җир уртага ярыла барган кебек тоелды ул чакта. Зөләйханы бу йорттан әнисе белән апасы китәргә мәҗбүр итүләрен аңлады ул, һәм тыела алмыйча: "Сез мине бәхетсез иттегез",- дип ярсып, күз яшьләре белән елаган иде...

    Гаян алты почмаклы йорт җиткереп чыкты. Ул өйдә әнисе генә яши алмады, гүр иясе булды. Көннәрдән беркөнне апасы: "Энем, икебез дә ялгыз калмыйк дип, сиңа күрше авылдан бер хатын белештем, бүген сорарга барыйк",- дигәч, Гаян ризалаша. Ире фронтта үлгән, тол хатын була Әнисә. Өйләнеп яши башлау белән Зөләйха онытылыр дип өметләнә Гаян. Йөрәгенә кадалган исемне авырттырмыйча гына алып ташлыйсы килә аның. Әнисә тыныч холыклы, эшчән хатын-кыз була. Гаян үзен аны яратырга мәҗбүр итәргә тырышса да, булдыра алмый. Әнисәдән көннән-көн бизә генә бара. Хатын моны йөрәге белән сизә һәм китәргә карар кылуын әйткәч тә, Гаян аны туктатмый.

    Еллар уза, ул үзенә кырык яшь тулган көнне, Зөләйха белән вәгъдәләшкән урыннарына - таллыкка бара. Болында чәчәк җыеп йөрүче бер хатын белән кыз баланы күреп ала. Гаянның аяклары үзләреннән-үзләре аларга таба атлый. Бу хатын - Зөләйха була. Ул, кулындагы кыр чәчәкләрен Гаянга суза: "Кызым белән сиңа атап җыйдык, туган көнең белән",- диде ул.

    -Сөмбел, тагын җый, өйгә алып кайтырбыз,- дип, кызын үзләреннән читкәрәк җибәрде. Сөйләшәсе сүзләре шулкадәр күп, әмма үткәннәрнең кайсы урыныннан башларга?

    -Монда ничек килеп чыктың?-дип сорады Гаян.

    -Иремне Казанга санаторийга алып килдем, шуннан монда сугылдым. Әбинең нигезендә булдык, синең йортыңны да күрдек, бик матур итеп җиткергәнсең. Кичке электр поездына кадәр вакытны шушында үткәрәсе килде, безнең вәгъдәләшкән мәхәббәт аланыбыз бит,- диде ул, күз яшьләренә ирек биреп.

    -Синең гаиләң бар, ә мин ялгыз, апай белән генә яшим.

    -Нишләп өйләнмәдең?

    -Өйләнгән идем, уртада син йокладың. Үзең генә белмисең, мин бит һаман да хыялымда синең белән яшим,-диде Гаян.

    Зөләйха бер сүз дә дәшмәде, бары тик, тирән сулап, өзлексез аккан күз яшьләрен генә сөрткәләп алды. Ул чакта кабат Гаянның яралы йөрәген телгәләп китте...

    Алар яңадан егерме елдан соң очраштылар. Бу юлы Зөләйха зиратка әбисе каберенә оныгы белән килгән иде. Гаян Зөләйханың каршы килүенә дә карамастан, өйләренә чакырды. "Өч ел элек апай үлде, бер үзем калдым. Ялгызлыкта яшәрмен дип башыма да китермәгән идем",- диде ул яшьлек мәхәббәтенә. Өч сәгатьтән артык рәхәтләнеп сөйләшкәннәр иде ул чакта. Аш өлгергәнче ике тапкыр гөрләшеп чәй эчеп алдылар. Зөләйха сүз арасында ике тапкыр иренең вафат булуы турында искә төшереп алды. Аңа шул чакта үз янына күченеп килергә тәкъдим ясамавына гомере буе үкенеп яшәде Гаян. Ул чактагы сөйләшүдән унҗиде ел узганнан соң: "Минем янга яшәргә кил",- дип чакыра.

    Рәхимә кергәндә, карт чемодан тутыра иде. "Гаян бабай кайда җыендың?"- дигән соравына каршы: -Яшьлек мәхәббәтем чакыра, шуның янына күченәм",- дип җавап бирде. Ул картның сүзләрен чынга алмый, шаяру гына дип кабул итә.

    Икенче көнне авыл халкы көтү куганда, Гаян бабайның кулына чемоданын тотып, олы юлга таба атлый. Рәхимә бу хакта тизрәк иренә хәбәр итә. Икәүләшеп, артыннан куып җитәләр.

    -Гаян бабай, нишләвең бу?! Сиксән яшьтә нинди мәхәббәт булсын, алышынгандыр ул карчык? Картлык көнеңдә акылдан язган карчык тәрбиялисең киләме әллә? Борыл, кайт өеңә, синең өчен без җаваплы,- дип ачуланып, машинасына утырта.

    ...Бичарак карт, шул көннән соң боегып кала. Көн саен иртәнге сәгатьтә кулына конверт тотып почтага атлый. Күрәсең, йөрәгенә ук булып кадалган мәхәббәте Зөләйхасына хат язып күңелен юата...

    Гөлсинә Галимуллина.

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: