Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Аяклар тыңламаса да, сынарга ярамый

Саулыклары чикләнеп тә, рухи кыйблаларын югалтмаган, тормыштан яктылык, матурлык күреп, җиңүләргә омтылып яшәүче егет-кызларга сокланам мин.

Ә тормышта, сәламәтлекнең кадерен белмичә, азып-тузып йөрүчеләр күпме?!

Тормыш китабын язу үзебездән генә торса, барыбыз да имин, тигез юлда гына йөрер идек тә, үзебез теләгәнчә рәхәт яшәр идек. Юк шул, язмышка ни язылган адәм балаларына шуны кичерәсе, сабыр итәсе, күрәчәгең белән ризалашасы. Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәров та һәлакәткә очрыйсын сизенсә, ул көнне юлга да чыкмас иде. 19 яшьлек егет биш ел элек дуслары белән бозда шуып кайтышлый һәлакәткә очрый. Машинадагы калган егетләргә зыян килми, ә Раилне авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.

"Умыртка баганасы имгәнү". Бу диагноз кешене сындырып калу гына түгел, ә яшәү дәртен бөтенләй сүндерерлек. Аяклар йөрүдән туктагач авыр, ләкин сынарга ярамый. Егет ич ул! Һәм Раил дә бирешми. Өч-дүрт ай хастаханәдә ятып, операция кичереп чыкканнан соң, авыр физик күнегүләр ярдәмендә аякка басарга тырыша. Барлык өметен, көчен, хыялын бер йодрыкка туплап түзә алмаслык авыртулар китергән хәрәкәтләр ясый. Тырышлык бушка китми. Хастаханәдән кайтканда урында ятып кына торган егеттә уңай үзгәрешләр күренә башлый. Акрынлык белән булса да хәле яхшыра. Әти-әнисенең, якыннарының аңа көч биреп торуы яшәү дәртен арттыра. Хәзер махсус аппарат киеп басып торган хәлдә буыннарын да язып ала.

Ачык күңелле Раилнең дуслары да, спорт белән шөгыльләнер өчен кызыксынулары да күп. Чаңгы, өстәл теннисы буенча күнегүләргә йөри ул. Сабадагы йөзү бассейнында, тренажер залында да бик көтеп алалар үзен. Мәктәп елларында берникадәр уйнап караган өстәл теннисы, чаңгы тагын да кызыклы булып тоела, ныклап торып шөгыльләнә башлый.

-Тик кенә утырсаң, беркайчан да максатыңа ирешә алмаячаксың. Инвалид булу - бу әле хөкем түгел, ә башка тормыш рәвеше генә. Алар да бар нәрсәне эшли ала. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт бигрәк тә кирәк. Ике ел элек спорт белән ныклап дуслаштым. Әти колясканы чаңгыга көйләп биргәч Шәмәрдәндәге әйләнгеч юл янындагы урман буена чыгып шуа башладым. Шуннан күңел күтәрелеп китте, - ди ул.

Ә теннис буенча тренеры - Фарход Исмаилов.

- Андый тренер бүтән юктыр да, - дип өстәп куйды егет горурланып аның хакында сөйләшкәндә. - Кайгыртучан, игътибарлы, миңа җайлашу өчен утырган хәлдә дә теннис уйный ул.

Үзенең максатчанлыгы, якыннарының булышлыгы ярдәмендә кырыс тормыш белән алышта Раил җиңеп чыга - ул узган ел физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның Түбән Камада үткән республика чемпионатында җиңүче, быел Русия чемпионатында үз категориясендә алтынчы урынга лаек булды.

Раил инде үзе машина йөртеп теләгән җиренә бара, дуслары белән аралаша ала. Иң мөһиме, аның дөньяга карашы якты, фикерләре акыллы.

Көчле рухлы, бернинди авырлыклар алдында да каушап калмаган, язмышына буйсынмаган егетнең юлындагы кешеләр гел үзе кебек якты күңелле. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X