Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

«Балалар» дип тибә йөрәге

Һәркем тормыштагы уңыш­лары өчен үзен әти-әнисенә бурычлы саный, чөнки Ходай тарафыннан бирелгән сәләтләребезне ачарга,­ уй-хыялларыбызны тормыш­ка ашырырга иң беренче алар ярдәм итә.

Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлимә ханым Нәҗипова да булачак һөнәрен сайлаганда әти-әнисе киңәшләренә таянгандыр, мөгаен. Һөнәрләре буенча педагог булмасалар да, Латыйфа апа белән Сәхабетдин абыйның тәрбия үрнәкләрен һәр укытучыга әзер кулланма итеп алырлык, ди язмам герое.

Балачагын яратып та, бераз моңсулык белән дә искә ала Хәлимә ханым. 6 балалы гаиләдә ул өченчесе булып дөньяга килә, билгеле, артыннан үсеп килүче энеләре белән сеңлесен тәрбияләү дә аның җилкәсенә төшә. Төпчекләре - Сөембикәнең генә сәламәтлеккә туена алмавына эче поша Хәлимәнең. Тумыштан килгән авыруы аңа башкалар кебек сабый чакның тәмен татырга мөмкинлек бирми, кызчык мәктәпкә да бара алмый. "Үскәч, укытучы булсам иде дә, сеңлем кебек авыру балаларны укытсам иде",- дип хыяллана Хәлимә. Дини кануннарын олылап яшәү­че Сәхабетдин абый да балаларына туган җанлы булып үсүләрен, гомумән, һәр­кемгә карата рәхим-шәф­катьле, кече күңелле булуларын сүз саен тәкрарлап тора. Әнисе газизләре күңе­ленә кечкенәдән: "Яхшылык эшләргә тырышыгыз, балам, үз яхшылыгыгыз үзегезгә кайта ул," - дигән төшенчәне сеңдерә.

(Дщвамын газета би

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X