Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Бергәләп бүләк сайлыйбыз

Әле күптән түгел генә якыннарыбызны Яңа ел, Гашыйклар көне уңаеннан бүләкләргә күмгән идек. Инде менә 23 февраль белән 8 март ишек шакый.

Әйтерсең, ел гел бәйрәмнәрдән генә тора. Бәйрәмне буш кул белән, бүләкләрсез генә каршы алып булмый инде, килешәсездер! Шулай булгач, акча янчыгыбызны алыйк та, киттек бүләк сайларга!

Кызлар колагына

23 февральне - Ватанны саклаучылар көне түгел, ә шаяртып, кырыну күбеге көне дип атыйлар. Бу тикмәгә түгел - без, кызлар, тәмам рәхәтлеккә чыктык, сөйгәннәребезне ел да кырыну әсбаблары белән "сөендерәбез". Әйе шул, бәясе дә арзан, өстәвенә һәр кибеттә сатыла да. Егетләребез бу бүләкне елмаеп кабул итеп алсалар да, ул аларны шатландыра микән?

Кайберләре егетләргә галстук яки кием-салым бүләк итүне кулай күрә. Азапланмагыз, кызлар! Минемчә, аларга туры килгәнне сайлап алу бик кыен булачак. Әгәр кием-салым бүләк итү теләгегез бик көчле икән, кибеткә егетегез белән бергә барыгыз. Бергәләшеп аның йөзенә, буй-сынына туры килгәнне сайлап алу дөресрәк булыр, мөгаен. Сөйгән ярыгыз ни белән кызыксына? Бүләк сайлауны нәкъ шушы сораудан башларга киңәш итәр идем. Бәлки ул рәсем ясарга яратадыр, яки шигырь язамы, бәлки психология белән кызыксынадыр? Егетләргә кирәкле әйберләр бүләк ит! Мәсәлән, яхшы кәгазьдән басылган китап, затлы, кыйммәтле каләм, рәсем ясау әсбаплары... Егетең салкында туңмасын дисәң, матур шарф, бияләй, йон оекбашлар, башмаклар бәйләп бирүнең дә бер ояты юк. Мондый бүләкләр өчен егетең алдында гына түгел, уңганлыгың, булганлыгың өчен аның әнисе яки туганнары каршында да хөрмәтең артыр. Компьютер белән "җенләнгәннәргә" флешка яки компьютер кирәк-ярагы бүләк итәргә мөмкин.

Кем әйтмешли, хатын-кызлар колак белән яратса, ирләрнең йөрәгенә юл - ашказаны аша. Шуңа күрә, егетләрегезгә яраткан ризыкларын пешерсәгез, аларның кәефләре 100 процентка күтәреләчәк! Тәмле таба исе чыгарып, яраткан кешегезне өчпочмак, бәлеш, кыстыбый белән сыйлауга ни җитә!

Егетләргә бер-ике киңәш

Хатын-кызга нинди генә бүләк алсаң да, иң мөһиме - асыл затка аның нинди гүзәл, чибәр, кадерле булуын белдертергә кирәк. Әлбәттә, иң шәп бүләк - ул чәчәкләр! Алар һәрчак сөендерә. Гөлчәчәкнең агымы, кызылымы, әллә лилияләрме - барысы да матур! Әмма чәчәк белән генә чикләнеп калырга ярамый. Затлы букет белән бергә, купшы савытка салынган конфетлар бирергә мөмкин. Шулай ук косметика, парфюмерия бүләк итү һәрчак отышлы булачак. Атаклы киноактриса Мэрилин Монро "Кызларның иң яхшы дусты -ул бриллиант!"дип әйтергә яраткан. И-и, кайсы хатын-кызга гына ошамас икән ул затлы йөзекләр, алка- муенсалар! Монысын колагыгызга гына пышылдап әйтәм, кесә калынлыгыгызга карап, ювелир кибеткә сугылып чаксагыз да зыянга булмас. Әгәр ярактан кешегез өй хайваннарын ярата икән, аларга аквариум балыклары, попугай, ташбака, песи баласы бүләк итәргә мөмкин. Ләкин башта сөйгән ярың белән бу турыда киңәшләшергә онытма. Күп егетләр картина, ваза, кечкенә мендәрләр бүләк итәргә ярата. Шуны истә тот: кызлар картиналар, ваза бүләк итүгә төрлечә карыйлар. Әллә ошый ул аңа, әллә юк. Әле өйдәге интерьерга туры килмәскә мөмкин. Киңәшем шул: алдан уйлап эш ит!

Ә сезне якын кешегез нинди бүләкләр белән иркәли? Киләчәктә нинди бүләкләр бирүен теләр идегез? Бу сорау белән кайбер танышларыма да мөрәҗәгать иттем.

Искәндәр, студент: Иң истә калган бүләкме: яраткан кешем мунчадан чыккач кия торган йомшак халат бүләк итте. Аны кирәкле әйбер дип санамасам да, бүләк иткәч, сөенеп алдым инде. Миңа яхшы диск бирсәләр куаныр идем, кул сәгате дә зыян итмәс.

Асия апа, 48 яшь, офиста эшләүче: Ирем ел 8 Мартка ел саен яхшы хушбуй бүләк итә. Аны икенче бәйрәмгә кадәр җиткерәм. Үзенчәлеклерәк бүләк алыр идем. Кыйммәтле булмаса да ярый. Күңел ниндидер яңалык көтә.

Рөстәм, 23 яшь, эшче: Мин спорт белән җенләнгән кеше. Узган ел йөргән кызым "Ак Барс"нын бер уенына билет алып бүләк иткән иде, матчны бергә карадык, ахырдан кафега кереп сыйландык, бик истә калырдай көн булды ул. Быел да шулай сөендермәсме дим әле менә.

Динә, укытучы. Минем иң истә калган буләк: укучыларым тарафыннан үз куллары белән төсле кәгазьдән ясалган "валентинкалар". Ә якын кешемнең ак гөлчәчәк бүләк итүен теләр идем.

Суфия апа, 56 яшь. Кыз вакытта сөйгәнемнең 20 яшемә кара чәчле курчак бүләк иткәне исемдә калган. Аны иптәшләре белән чак-көч тапкан, чөнки ул заманнарда курчаклар сары чәчле булып чыга иде. Курчак кышкы киемнән, чөнки туган көнем дә 31 гыйнварда бит! Шуның янында "дамский комплект" - хушбуй һәм ак ясалма чәчәкләре дә бар иде. Аз гына курсант акчасына шундый буләк әзерләве җиңел булмагандыр, яраткач, әмәлен тапкан инде. Бугенге көн кузлегеннэн карасак, хәзер кая да булса да ял итәргә бару - минем өчен зур буләк булыр иде.

Бүләк сайларга Алсу Галимуллина булышты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X